Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тәвәккәл – таш ярыр

Күперледә фермер хуҗалыгы тотучы Наил Рафаиль улы Габдрахманов – тәвәккәл кеше. Холкы шундый. Тумыштан.

Әни тәрбиясе!

Наил үзе бу хакта: «Әнием – бик булдыклы, тәвәккәл кеше булды. Хатын-кызлар башкара торган эшләр, шөгыльләр турында әйтмим дә инде, иратлар гына үти ала торган хуҗалык эшләрен дә биш бармагы кебек белә һәм җиренә җиткереп эшли иде. Баһадир ана дип әйтер идем, бар яклап та. Безне – дүрт малайны чын ир-егетләр итеп тәрбияләүдә әнинең роле искиткеч зур булды. Әтине һәм дүрт улын – биш ир-атны тәрбияләп тору үзе генә дә олы хезмәт. Колхоз эшен дә сыпырып башкарды. Мич чыгару – ирләр эше бит инде, бер уйлаганда. Ә әни шундый һөнәргә дә ия иде. Сиксән биш яшендә дөнья куйды. Чирләгәч яныбызда яшәде. Шушы эшне башлагач, ягъни фермерлыкка тотынгач, терлекче өен төзедем. Анысы да бик кызык кына килеп чыкты – утынга дип биргән бүрәнәләрне эшкәртеп бура кордым һәм менә шушы терлекче өен җиткердем. “Өй салуның ние бар – мүклисе дә чутлыйсы”, – дип халкыбыз авыр эшне җиңеләйтергә теләп булса кирәк, шаян әйтем чыгарган.

Мүкләп-чутлап бетергәч мич кирәк булды. Мичче табып булмый. Шунда әни: “Улым, мичне үзебез чыгарабыз!” димәсенме?! – Әни, урын өстендә бит инде син. Нинди мич чыгару? – дим. – Син тотынасың бу эшкә! Мин шунда, караватта яткан килеш өйрәтеп торырмын”, – ди. Менә шул рәвешле мичле булдык. Әни хәлле гаиләдә үсеп тәрбияләнгән. Бабай белән әби, балалары белән берлектә, үз көчләре белән мал тапканнар һәм мул тормышта яшәгәннәр. Әни дүртебезне дә кече яшьтән тормыш иткәндә кирәк була торган һөнәрләргә өйрәтте. Әти күпчелек вакыт колхоз эшендә булды. Дөресен генә әйткәндә, әни белмәгән берәр эш булдымы икән? Юктыр. Минем төрле өлкәләрдә хезмәт куюым, үз эшемне ачуым, инде алтынчы дистәне ваклаганда фермерлыкка тотынуым бер уйлаганда, русча әйтсәк, кемгәдер безбашенность кебек тоеладыр. Ләкин холкым шундый – яңалыкка омтылам, курыкмыйча яңа эшкә алынам. Ә яңа һөнәргә ябышу, булган маяңны, акчаңны ниндидер эшкә салу – тәвәккәллек (риск). Кайда табасыңны, кайда югалтасыңны төп-төгәл исәпли алмыйсың. Ләкин шуннан башка да булмый», – дип фермер тормыш юлында очраган “су асты ташлары”на да туктала, уңышлары-табышлары хакында да әйтеп китә. Ни генә әйтмәсен, сүз җебенең очы әнисенә килеп тоташа.

Вәсимә ханым Түбән Кама районы Ташлык авылында туып-үскән. Зәй районы Кәрәкәс авылы егете Рафаильгә кияүгә чыккан. Туган авылын сагынып яшәгән, килен булып төшкән Кәрәкәслене, аның халкын якын күргән, яраткан. Вәсимә апа олыгаю чорына кергәч авылдашларын соңгы юлга озату эшләрен башкаруда зур ярдәм күрсәткән – хатынкызларның җәсәден юган. Мәет юуу – зур батырлык һәм олы савап. Шуңа өстәп, бу өлкәдә тиешле гыйлемең булу да сорала торган йола. Гомумән алганда, Вәсилә ханымның авыр хәлдә калган кешегә тиз арада ярдәмгә килүе һәм эшне оештыру сәләте, кайгылы кешене тиешле сүзләрен табып юата белүе, зирәклеге аркасында авыл халкы арасында абруй казанган. Вәсилә апаның игелеге хакында авыл халкы шигырьләр яза. «Әни үлгәч аны сагынып авыл халкы бәет чыгарды. Соңгы юлга озатырга халык сабантуйга җыелган сыман килде. Әни – дөнья бәясе кеше иде!» – дип кадерле кешесен сагынып искә ала Наил әфәнде.

 «Су астында да чыныктык»

Наил Габдрахманов уенынчынын кушып шулай ди. Армия хезмәтенә чакыру килгәч Наил медкомиссияне уңышлы үтә. Хәрби комиссариатта: «Кайда хезмәт итәргә телисең?” – дигән сорауга егет: «Су асты көймәсендә!” – дип ике дә уйламыйча җавап бирә.

Төньяк флотта су асты көймәсендә өч ел хезмәт итеп кайткан егет Казан елга техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Аннан төрле өлкәләрдә: мелиорация һәм су хуҗалыгы идарәсендә, «Татсельхозводстрой», «Камдорстрой» трестларында хезмәт куя. Узган гасырның туксанынчы елларында Красноярскийда сезонлы эштә – алтын юуу кебек авыр хезмәтне башкара. Наил бу эш турында: «Дөресен генә әйткәндә, алтын чыгару карьерында эшләү – каторжан хезмәте. Тәүлегенә унике сәгать, шимбә-якшәмбеләрсез, айлар буена эшлисең, ягъни көн күрәсең. Шул рәвешле ул заман өчен искиткеч зур суммада акча эшләдем – егерме дүрт меңгә ул чорда өч “Жигули” алып була иде. Ләкин... ул акчалар банкка исәп-хисабыма күчүгә “янды”. Бу – 1991 нче ел иде. “Мартышкин труд” дигәннәре шул буладыр. Аңа ул хәтле көенмәдем. Мин – оптимист кеше. Эш яратам. Саусәламәт кеше эшләп торса тормыш алга бара. Төзелеш белән шөгыльләндем. Тапканымны әрәм-шәрәм итмәдем. Суровкада йорт салып үз хуҗалыгым белән яши башлагач үгезләр асрадым. Шул елларда күңелемдә сарык асрау хыялы бөреләнде», – ди фермер.

 Хыяллар тормышка ашканда

Күперле авылындагы ярты-йорты ферманы “аякка бастыру” өчен Наил Габдрахманов кулында булган сәмәнен, фермерлык эшенә керткән. «Ел ярым элек фермерлык белән шөгыльләнә башладым. Тукай районы хакимиятенә, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Василович Хәбетдиновка һәм белгечләргә рәхмәт – грант алуда рәсми кәгазьләр тутыруда бик булыштылар. Миллион ярым грантка 160 баш сарык сатып алдым. Хәзер сарыкларның баш саны, бәрәннәрен кертеп, 400 баш чамасы. Токымлы тәкә алып кайттым. Менә монда – яследә яңа гына бәрәнләгән сарыклар. Җәмгысе – җиде баш. Араларында өчәр бәти китергәннәре дә бар. Бәтиләрне үтә нык салкыннарда терлекче өенә кертәбез», – ди фермер. Бөдрә тунлы нәни бәтиләрне әниләре бик нык ярата һәм саклый. Кешене якын китермиләр – “шак” итеп аяклары белән идәнгә басып куялар. – Бу – сөенечле хәл. Димәк, болар яхшы аналар. Араларында төрлесе була – кайберсе бәтиен кабул итми. Шул очракта бәтине миһербанлы сарыкка кушарга туры килә. Аның үз ысулы бар. Башта читкә тибәрелгән бәтине юасың – үз әнисенең исе бетсен өчен. Аннары яңа туган бәтигә кабул итеп алган сарыкның – сөт анасының исе сеңсен өчен тиешле процедураны үткәрәсең», – дип бу эшнең катлаулы яклары турында җиңел генә итеп сөйли Наил.

Чынлыкта, мал аср ау – җанлы терлек белән эш итү – җаваплы, авыр хезмәт. «Ярдәмчеләрегез бармы? Терлек азыгы белән эшләр ничек тора? Җир – ашата да, яшәтә дә! Фермер булу өчен җир кирәк. Болынлыкларыгыз, сөрүлек җирләрегез бармы?» – дигән соравыма Наил: «Ике ярдәмчебез бар. Аларны гаилә әгъзасы кебек исәплибез, үзебез белән көньякка ялга да алып барабыз. Әйбәт кенә эшлиләр. Җәйге айларда көтү көтәбез. Зур булышчым – атым бар. Бик акыллы малкай. Дүрт йөз баш малга сиксән төргәк печән, 250 төргәк салам, ун тонна фураж сатып алдым. Зәйдән шикәр чөгендере түбе (жом) ташып торам. Тоз, акбур ише өстәмәләр – алларында. Ә менә сөрүлек җирләргә килгәндә исә, анысы әлегә – юк. Бу мәсьәлә уңай хәл ителгәндә фермер хуҗалыгының киләчәге өметле. Шунысын да әйтәсем килә, мал – тере җан – ул игътибар ярата. Әнә, күрдегез инде, мин килеп керүгә сарыклар өерләре белән бәэлдәшеп каршыга килделәр. Сөйләшәсең алар белән. Җавап бирәләр. Мал яраткан кеше генә фермер булып эшли ала. Егәр барында бу эшне ныклап аякка бастырырга – якын киләчәктә сарыкларның баш санын меңмең ярымга җиткерергә уйлыйбыз. Улыбыз Ислам мал җанлы. Атка атланып чаба. Киләчәктә бу эшне аңа тапшырырбыз дип ниятлибез. Алдагысын Аллаһ белүче», – диләр Альбина белән e Наил Габдрахмановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев