Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тамчылардан күлләр җыела

Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең республикада, районда яшәүчеләр хәрбиләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Волонтерлык белән шөгыльләнүче, әлеге эшне тормыш рәвешенә әверелдергән кешеләр көннән-көн арта бара. Бүгенге язмабыз да Тукай районында яшәүче һәм эшләүче шундый киң күңелле, ярдәмчел кешеләргә багышлана.

– Безнең янга килеп китсәгез, һәммәсен дә үз күзегез белән күреп, белеп китәр идегез. Без авыл клубында һәр дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан төш вакытына кадәр булабыз. Килегез, бик шат булачакбыз, – дип, сөйләште безнең белән телефоннан Олы Шилнәдә яшәүче Лариса Глухова. Әлеге ханым авылда яшәүче хатын-кызларны бергә җыеп, волонтерлык эшен башлап җибәрүчеләрнең берсе.

Аның белән элемтәгә кергәннән соң, артык кыстатып тормадык, чәршәмбе иртәсендә туп-туры Олы Шилнәгә юл алдык.

Шәмнәрдән башланган эш

Авылның Киров белән Титов урамнары биредә иң иске урамнарның берсе булып саналалар. Яшәүчеләр дә күбесенчә олы яшьтәге кешеләр.

– Шул олы яшьтәге кешеләр яшәгәнгәме яки башка сәбәп беләнме икән, баштарак клубыбыз башлыча бәйрәм чараларында, каникулларда балалар өчен чаралар уздырганда гына җанлана торган иде. Хәрбиләргә шәмнәр, коры душ, мендәрләр һәм башкасын ясап җибәрә башлагач, клубыбыз ешрак ачыла башлады. Чөнки волонтерлык белән бәйле эшне без биредә очрашып башкарабыз, – дип сүз җебен сүтәргә тотына авыл активисты Лариса Глухова.

Баксаң, клубта башкарылучы волонтерлык эшчәнлеге дә блиндаж шәмнәреннән башланып киткән. «Бер ел үтте, ә мин фронт өчен бернәрсә дә эшләмәдем әле», – дип, Олы Шилнә авылы активисты Лариса Глухова шәмнәр ясап җибәрергә ният кыла. Моның өчен ул интернет кибетеннән парафин сатып ала, каникулларда оныкларын да әлеге эшкә җәлеп итәргә уйлый.

– Ләкин мин авырып киттем дә, ниятем барып чыкмады. Аннары, савыккач, әлеге шәмнәрне әкеренләп үзем ясый башладым. Аларның беренче партиясе начаррак килеп чыкты – янганда алар кара төтенли торган булды. Хәзер исә, бер ел вакыт узганнан соң, без аларны ничек ясарга кирәген яхшылап өйрәндек. Ләкин, кире әйләнеп кайтык. Шул булган парафиннан беренче партия шәмнәрне ясаганнан соң аларны ничек итеп фронтка җибәрергә белми йөрдем. Аннары, шулай эзләнә торгач «Челны – сети» волонтерлык хәрәкәте турында белем алдым да, блиндаж шәмнәрен аларга илтеп бирдем. Сүз арты сүз чыгып аның җитәкчесе Наилә Гудовских белән танышып, аралаша башладык. Аның ярдәме белән безнең Олы Шилнә авылында да әлеге волонтерлык хәрәкәтенең тагын бер филиалы барлыкка килде. Безнең белән бергә районда аларның алты филиалы бар. Тагын икесе – башка район авылларында. Җәмгысы – сигез филиал бар, – дип сөйләде авылдагы волонтерлык эшенең ничек башланып китүе турында Лариса Глухова.

«Бездә ярдәмчел кешеләр яши»

 Социаль мессенджер хезмәтләреннән файдаланып, Лариса Михайловна үзе кебек ярдәмчел кешеләрне туплап, атнасына өч тапкыр алар белән авыл клубында җыела башлаган. Биредә алар блиндаж шәмнәре, «коры душ» ясыйлар, яралыларга дип мендәрләр, эчке кием тегәләр, маскировка челтәрләре өчен ленталар кисәләр. Маскировка челтәрләре дигәннән, «Челны – сети»ның сигез филалының Олы Шилнәдәгесендә генә челтәрләр үрмиләр, ә ленталарны башкаларына әзерләп җибәрләр. «Безнең монда башка эшләребез бихисап, шулар белән ныклап шөгыльләнәбез», – ди бирегә йөрүчеләр. Чыннан да, минем белән сөйләшкән арада да, алар мендәр тышларын тегеп, эчлекләрен тутырдылар, эчке киемгә җыйма кидертеп, тегү машинасы, кайчы белән җитез эшли тордылар. Артларында исә дәү-дәү капчыкларда хәрбиләргә дигән әйберләр үз сәгатен көтеп утыра.

– Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәргә теләп, мин бирегә үткән елның сентябрь аеннан йөри башладым. Үземә бик ошый. Кирәкле эш белән шөгыльләнеп файда да китерәбез, бер-беребез белән аралашабыз да. Менә, күреп торасыз, әлеге вакытта тукыманы кисеп, маскировка челтәрләре өчен ленталар әзерлибез, – диде эшеннән аерылып волонтер Галина Костромина.

Клубның икенче бер ягында тегү эшләре белән мәшгульләр. Алар белән дә сөйләшеп алабыз.

– Волонтерлык белән беренче тапкыр клубта җыелганнан бирле шөгыльләнәм. Өйгә кайткач та, кире клубка барасы, эшлисе килеп тора. Солдатларга ярдәм итәргә кирәк. Анда аларга бик авыр бит. Шуңа күрә гел киләм. Аннары, килмичә дә булмый, чөнки мин булачак эшләнмәләрнең өлгесен кисеп торучы, тукыма белән һәрвакыт мәш киләм – дип әйтте Марина Бояринцева.

Гадәттә, клубка һәрдаим рәвештә уникегә якын хатынкыз йөри. Кайбер чакларда, Лариса Михайловна өстәмә эшләр өчен күрше-күләндә яшәүче ханымнарны үз йортына дәшеп, волонтерлык эшчәнлеген кичләрен дә дәвам итә.

– Безнең районда, гомумән, Татарстанда, күрше Башкортостан районнарында да бик ярдәмчел кешеләр яши. Гуманитар ярдәмне хәрби зонага илтүче волонтерлар сөйләвенчә, чиктәгеләр ике республика волонтерларының барысын да танып-белә. Бездә яшәүче кешеләрнең шундый ярдәмчел булуларына сөенеп бетәрлек түгел, – дип елмаеп куйды Лариса Глухова.

Бергәлектә көч

Шулай да, Олы Шилнә авылындагы клубка йөрүчеләр тукыма, парафин, башка кирәк-яракларны сатып алыр өчен акчалата ярдәмнең дә, әйберләрне складларга илтәр өчен булышлык һәрвакыт кирәк икәнен билгеләп үтәләр. Моңарчы һәм хәзерге вакытта да, волонтерлык белән шөгыльләнүче өлкән яшьтәге ханымнар бар кирәкле әйберләрне авыл кешеләре, битараф булмаучыларның матди ярдәме белән сатып алганнар һәм алалар. Үзләреннән дә өлеш кертәләр.

– Хәзерге технологияләр заманында матди ярдәмне җыюда безгә социаль мессенджерлар бик нык булышлык күрсәтә. Анда бит авылда яшәүчеләрнең, пенсионерларның һәм башка кешеләрнең төркемнәре бар. Без шунда бер-беребез белән аралашып, хәбәрләр, игъланнар урнаштырабыз. Аннары, һәр теләгән кеше безгә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Әнә шулай, әкеренләп тамчыдан күл җыела инде. Алга таба да шундый ачык күңелле, кеше хәленә керә белүче булып кына калсыннар. Һәммәсенә бик зур рәхмәт, – дип әйтте Лариса Михайловна.

Менә шулай, Олы Шилнә авылында яшәүче ханымнар гына түгел, районыбызны башка җирлекләрендә көн итүче хатын-кызлар ир-егетләребезне кайгыртып волонтерлык белән шөгыльләнәләр. Аларның кулларыннан чыккан оекбашбияләйләр, эчке кием, коры ашлар һәм башкасы хәрби операциядәге хәрбиләребезнең кул-аякларын җылытып, тамакларын туйдырып кына калмый, ә туган өй җылысын, аның исен бүләк итеп, күңелләрен дә күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев