Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Солдат өчен якыннарыннан килгән хатлардан да кадерле нәрсә юк

Кнәз авыл җирлегендә һәр ел саен «Солдат хатларын укыганда» дигән кичә үткәрү матур традициягә әверелде. Быел мондый очрашу 22 февраль көнне оештырылачак. Тойгыларга, хис кичерешләргә бай булган әлеге очрашуга ветераннар, кайнар нокталарда һәлак булган егетләрнең ата-аналары, армиядән исән-сау әйләнеп кайткан батыр ир-егетләр һәм бүген хезмәт итә торган солдатларның ата-аналары, туганнары,...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Кнәз мәдәният йортында армия сафларыннан әйләнеп кайткан өч ир-егет белән очрашу булып үтте инде. Инсаф Фәйзелхаков Кызыл Байраклы Латыш Укчылары исемендәге мото-укчы Севастополь бригадасында хезмәт иткән. Данила Решетников Севастополь шәһәренең бухта Казачья дип аталган җирендә урнашкан диңгез пехотасы гаскәрләрендә Ватан алдында бурычын үтәгән. Ә Илнур Шәйхетдинов Мари-Эл Республикасының Речной поселогында урнашкан ракета дивизиясендә, сак һәм разведка батальонында булып кайткан.

- Җирлекнең бу ир-егетләрен очрашу алдыннан махсус чакырдым. Алар белән армиягә кадәр булган һәм армиядән соңгы тормышлары хакында кызыксындым. Берсе дә Ватан алдында изге бурычларын үтәп кайтканнарына үкенмиләр, ә киресенчә, шатланалар гына. «Армия егетне чыныктыра, көчле, тәвәккәл, үз эшеңне төгәл башкарырга, авырлыклар алдында сынып калмаска, тырышырга, үз өстеңдә эшләргә өйрәтә. Гомумән, үзеңне чын, гаярь ир буларак формалаштырырга да ярдәм итә», - дип сөйләделәр алар, - диде безгә телефон аша Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Без үзебез исә телефон аша Илнур белән элемтәгә кереп, аның белән сөйләшеп алырга булдык.

- Мин армия сафларыннан 2015 елның 29 маенда кайттым. Бер сүз белән генә әйткәндә, армия кирәк дип саныйм. Хезмәтне үтәгәндә сабыр булырга, дисциплинага өйрәнәсең. Аннары якыннарыңның, дусларыңның кадерен тагын да белә башлыйсың, аларның исән-сау гына булуларын теләп йөрисең. Үземә килгәндә, тормышка икенче күзлектән карый башладым дисәм дә була, боларның барысын да армиядә генә өйрәнеп була. Ватан алдында бурычны үтәгәндә якыннарыңнан килгән хатлардан да кадерле нәрсә юк кебек ул. Үземә минем хатлар бик күп яздылар. Туганнарга, дусларыма, эштәгеләргә үзем дә армия сафларыннан хатлар «яудырдым». Армиядән хезмәт итеп кайткач, элек эшләгән җиремә бардым. Мине шатланып, кабаттан эшкә алдылар. Хәзер инженер-конструктор булып хезмәт итәм, әле категорияне дә арттырдылар. Ни генә әйтсәң дә, анда булып кайтканнарга ихтирам һәм хөрмәт белән карыйлар. Бүгенге көндә тормыш иптәшем белән малай көтәбез. Берүк исән-сау булырга язсын. Бик яратам мин аларны, - дип фикерләре белән уртаклашты Илнур Шәйхетдинов.

«Солдат хатларын укыганда» дип аталган кичәгә килгәндә ул, гадәттәгечә, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә торган солдатларның һәм командирларының Рәхмәт хатларын уку белән башланып китәчәк. Тамара Егоровна белдерүенчә, һәрбер хат җентекләп укыла, кичәдә катнашучылар аларны һәрвакыт кызыксынып, аерым горурлану хисе белән тыңлый.

- Бу елны да традициябездән читтә калмаячакбыз. Очрашуга килгәннәргә эчтәлекле программа әзерлибез. Үзешчән сәнгать осталары җыр-биюләр әзерләде. Очрашу-кичәбез һәр елдагыча җылы мохиттә үтә, аны ел саен көтеп алалар, - дип алга куелган планнары белән уртаклашты Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев