Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сәламәтлек – иң зур байлык!

Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә Калмашта заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча салынган социаль объект районыбызда уналтынчысы булып санала.

Районыбыз өчен сөенечле вакыйгада катнашырга, калмашлыларның зур шатлыгын уртаклашырга тирә-як авылларда халыкка медицина хезмәте күрсәтүче фельдшерлар, Тукай районы үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев, район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, Россия пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина, Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногъманов, Яр Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе баш табибы урынбасары Людмила Репиналар килде. Алар зур вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләделәр, җылы сүзләрен ирештерделәр.

Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров ФАП ачылу тантанасында ясаган чыгышында: «Республикада милли проектлар – гамәлдә. Районыбызда «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча уналтынчы ФАП ачылды. Бу – инфраструктура үсеше хакында сөйли. Халыкның сәламәт булуы – дәүләт иминлеге нигезе. Шуңа да, сәламәтлек саклау, халыкка медицина хезмәте күрсәтү, профилактик чаралар күрү өчен авыл җирлекләрендә заманча медпунктлар ачылып тора. Фельдшерларга – эшләр өчен, халыкка медицина хезмәте алу өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Афәтләр, фаҗигаләр булмасын. Бирегә сәламәтлегегезне саклау, профилактик чаралар үтү өчен генә килергә язсын. Барыгызга нык сәламәтлек, имин тормыш телим», – диде.

Тукай район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев: «Бу – безнең өчен куанычлы вакыйга. Калмаш фельдшер-акушерлык пункты квалификацияле кадрлар – фельдшерлар һәм аларның ярдәмчесе белән тәэмин ителгән. Биредә тәҗрибәле шәфкать туташлары хезмәт куя. ФАП – заман таләпләренә җавап бирерлек социаль объект. Медицина хезмәткәрләре үз эшләренә җаваплы карыйлар. Халыкка шуны әйтәсем килә – үз сәламәтлегегезне үзегез кайгыртырга тиешсез. Профилактик чаралар, диспансеризация – барысы да сезне кайгыртып башкарыла торган гамәлләр. Сау-сәламәт булыгыз», – диде һәм ФАП төзелешенә кагылышы булган һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.

Фельдшер-акушерлык пункты ачылу чын-чынлап зур бәйрәм төсен алды. Көтеп алынган вакыйга авыл бәйрәменә әйләнде. Тышкы яктан матур итеп бизәлгән яңа бина ерактан ук халыкны үзенә тартып торды. Шуңа өстәп, җыр-моңнар да калмашлыларны үзенә җәлеп итте. Халык бәйрәмчә киенгәнясанган. Йөзләрендә шатлык нуры балкый. Безнең халык көенечен дә, сөенечен дә моңга сала. Атлас Әмируллинның бәйрәм сәламен – «Туган як» җырын халык алкышлар белән кабул итте. Калмашлыларның шигъриятне сөюче халык икәнлеге билгеле. Бу юлы да алар бу сәләтләрен килгән халыкка ирештерделәр. Төркемтөркем җыелган халык журналистлар белән бик теләп аралаштылар.

Ут ы з җ и де е л х а л ы к сәламәтлеге сагында торган, үз эшен яратып башкарган, авылның мөхтәрәм кешесе Рәзинә Шәмис кызы Мәг ъ сүмова: «Бу – чын мәгънәсендә халык бәйрәме. Сөенечем зур. Гомеремнең дүрт дистәгә якын елын фельдшер булып эшләдем. Хәзер – лаеклы ялда. Без мондый ФАП күрдекмени? Коллегаларым, элек бергә эшләгән хезмәттәшләрем өчен шатмын. Җылы, якты, иркен бина салып куйдылар. Шәфкать туташларының кул астында кирәкле аппаратуралар бар. Без салкын бинада хезмәт куйдык. Хезмәтемнең соңгы елларында гына бер тапкыр кулланыла торган шприцлар кулланылышка керде. Хәтта ки шприцларны өйдә кайнатып, стерильләштереп куя идек. Чир кешедән сорап тормыйча килә. Безнең эштә көн-төн, ял вакытлары белән исәпләшү юк. Өйгә чакырулар булганда медицина чумаданы әзер торсын дип бөтен нәрсәне алдан хәстәрләп куя идек. Үзебез сайлаган язмыш – без халык сәламәтлеге сагында торучы солдатлар. Нәселебездә табиблар, стоматологлар, шәфкать туташлары байтак. Оныгым Ләйлә минем юлдан китте – Ижау шәһәрендә медицина университетында гомуми практика табибы һөнәрен үзләштерә. Шушы авыр да, саваплы да, җаваплы да һөнәрне сайлаганыма үкенгәнем булмады. Хәзер менә шушындый ФАП биналары төзелеп тора. Районыбызда алар байтак. Милли проектлар буенча салына торган социаль объектлар гел сафка басып торсын. Халкыбыз сәламәт булсын», – ди хөрмәткә лаек ханым. Калмаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Фәндәлия Кәрамова: «Мин күп еллар Игенче авылы халкына медицина хезмәте күрсәттем. Биредә эшли башлавыма байтак инде. Калмаш авыл җирлегендә теркәлеп 1800 кеше яши. Теркәлмичә яшәүчеләр дә күп. Мәктәбебездә 170 бала укый, 65 бала – балалар бакчасына йөри. Аларның сәламәтлеге торышын даими күзәтеп торабыз, профилактик чаралар күрәбез, прививкалар ясыйбыз. Быел, шушы елның октябренә, Аллаһка шөкер, унөч нарасый дөньяга килде. Бу – зур шатлык. Балалар – авылны яшәтүчеләр. Урында ятып авыручыларның өйләренә бару, патронаж хезмәте – барысын да дүртәү башкарабыз. Фельдшерлар: Әминә Мингалимова, Ландыш Әхмәтсәгыйрова һәм фельдшер ярдәмчесе Гүзәлия Кашапова – халык сәламәтлеге сагында. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торабыз. Шуны әйтәсем килә – фельдшер ярдәмчесе булу – зур ярдәм. Шундый штат кертүләре өчен зур рәхмәт. Бу бина – күпләрнең хыялы. Безгә шундый бәхет елмайды. Эшләргә дә эшләргә!» – ди сөенечен белдереп.

Гомеренең кырык елын халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Роза Әлфәт кызы Мингалимова тыйб буенча төпле киңәшләре, ягымлы күз карашы, күңел җылысы белән пациентларны дәвалаган. Илгә-көнгә файдалы өч ир бала үстергән үрнәк ана булуы белән дә ул хөрмәткә лаек. Роза ханым ФАП ачылу тантанасында сөенече белән уртаклашты һәм килене – Әминә Мингалимова өчен горурлык хисләрен белдерде.

Рәзинә Мәгъсүмова: «Бу җирлекнең суы шундый булса кирәк – бирегә эшкә килгән шәфкать туташлары Калмаш килене була. Җиренең тарту көче бар дип уйлыйм. Мин дә язмышымны Калмаш белән бәйләдем. Яшь киленнәр төшә һәм шушында төпләнә. Димәк, авылның киләчәге бар!» – диде зур горурлык белән.

Шулай булсын! Авыллар яшәсен! Моның өчен республикада, районда шартлар тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев