Рөстәм Миңнеханов: «Тукай районының өстенлекләре күп, алардан файдаланырга кирәк»
«Тукай районы авыл хуҗалыгы районнары арасында республикада лидерлар рәтендә. Яхшы эшлисез, ләкин сезгә эшмәкәрлекнең кече формаларын тагын да үстерүгә игътибарны арттыру мөһим. Булдыклы кешеләрегез күп, районда 32 гаилә фермасы бар, диелде. Аларны күбәйтергә кирәк, чөнки сезнең өстенлегегез бар - фермерлык продукциясен сату мәйданыгыз киң: якында Яр Чаллы һәм Түбән Кама...
Районда шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек башының, шул исәптән савым сыерларның да кимүен һәм шуңа бәйле рәвештә сөт җитештерүнең дә кимүен ассызыклап үтте Президент. «Якындагы шәһәрләрдә сату базарын киңәйтү өчен без барлык мөмкинлекләрне тудырырга әзер», - дип мөрәҗәгать итте ул Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка. Үз чиратында шәһәр халкын чиста продукция белән тәэмин иткәннәре өчен тукайлыларга рәхмәтен белдерде.
Үз чыгышында Татарстан Президенты республиканың ел нәтиҗәләренә кагылды. Иң мөһиме - без күрсәткечләрне, инвестицияләр җәлеп итү күләмен саклап кала алдык дип белдерде. «Төп бурычларыбыз республиканың социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә билгеләнгән. Иң мөһим проектларның берсе - алты территорияне, шул исәптән Тукай районын да үз эченә алган «ИнноКам» территориаль инновацион-җитештерү үзәге. Алдагы биш-алты ел эчендә биредә эре җитештерү мәйданчыклары ачу планлаштырыла. Бүген танышкан ике предприятиенең эшчәнлеге районда эшмәкәрлек рухының көчле булуы турында сөйли. Сезнең территориядә Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга кебек зур сәнәгать үзәкләре, аэропорт, тимер юл - болар кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә мөмкинлекләрне тагын да арттыра», - дип басым ясады Президент.
Башка темаларга кагылып, Тукай районында җир участоклары мәсьәләсенең кискен торуын билгеләп үтте. Сессиядә ясаган чыгышында район прокуроры Айрат Галимәрданов та бу тармакта хокук бозуларның күп булуын, аерым алганда авыл җирлекләрендә хуҗалык кенәгәсеннән ялган белешмәләр бирелүен, урман фонды составындагы җирләрнең арендага бирелүен, муниципаль милектә участокларда шәхси төзелешләр алып барылуын әйтеп үткән иде. «Бу өлкәдә контроль көчле булачак, кырын эшләрнең ахыры яхшы тәмамланмаячак», - дип кисәтте Президент.
Рөстәм Нургалиевич районның республика программаларында актив катнашуын билгеләп үтте. Ләкин узган ел Бәтке авыл җирлеге территориясенә кергән Кама яры буе зонасын төзекләндерү буенча проблема килеп чыккан иде. Бу мәсьәләне ул ярдәмчесе Наталия Фишманга үз контроленә алырга кушты.
Районга кагылышлы проблемаларга тукталып, мәгариф бүлегенең республика рейтингында 22нче урында гына булуыннан канәгатьсезлеген белдерде. «Әлеге күрсәткечне күтәрү мөмкинлегегез бар, сез 10нчы урыннан да арткарак калырга тиеш түгел», - диде Рөстәм Нургалиевич. Шулай ук ул демография мәсьәләсендәге аңлашылмаучылыкларны бетерергә кушты. Статистика ничек бар, шулай теркәлсен, диде. Суд приставларын Менделеевск шәһәренә күчерүнең дөрес гамәл түгеллеген белдерде. Яр Чаллыда бина табып, әлеге хезмәтне шунда күчерергә кушты.
Шулай ук районга гына түгел, гомумән, республиканың яшәешенә, халыкның куркынычсызлыгына кагылган мәсьәләләргә дә тукталды. Янгын, юл-транспорт һәлакәтләреннән саклану буенча катгый чаралар күрергә, хокук саклау органнарына экстремизм һәм радикализмга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә, мигрантлар мәсьәләсенә контрольне тагын да көчәйтергә чакырды.
Чыгышын йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов район үсешенең тотрыклы булуын билгеләде. Утырышка кадәр танышкан ике предприятиенең - кош үстерү белән шөгыльләнүче «Ханов» крестьян-фермер хуҗалыгының һәм азык өстәлмәләре җитештерүче «Камский сапропель» оешмасының эшчәнлеген югары бәяләде. Сессия ахырында төрле тармакларда аеруча югары уңышларга ирешкән райондашларга мактаулы исем бирелү турында таныклыклар, медальләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев