Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Район хуҗалыкларында үз эшен белүче, тырыш игенчеләр эшли

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда 24 апрельгә район буенча 16 мең гектар җирдә дым каплатылган, 5 мең гектар күпьеллык үлән, 1 мең 650 гектар уҗым тырмаланган. Сабан культураларыннан 150 гектар мәйданда арпа чәчелгән. Алдынгылар исемлегендә шул ук Сәйдәшев исемендәге, «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыклары, «Кама» агрофирмасы һәм...

Илфир Хөрмәтуллин «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында 10 нчы язын эшли. Ун ел элек Мөслим районы егете гаиләсе белән Бәтке авылына килеп төпләнә. Гомер буе җирдә тир түккән әти-әнисе үрнәгендә, ул да авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәрне сайлый: чылбырлы тракторын иярләп ел саен яз-көз кырларны иңли, җирне чәчүгә әзерләп, чәчүдә катнаша, көзен исә, игеннән бушап калган басу-кырларны эшкәртеп, кышка кертә.
- Авыл хуҗалыгында җәмгысы 24 ел эшлим. Армиягә киткәнче дә, солдаттан кайткач та җир белән бәйләнешне югалтмадым. Һәм бер генә дә үкенмим. Эш шартлары, хуҗалык җитәкчелеге, бергә эшләгән хезмәттәшләремнән канәгать. Хезмәт хакы да ярыйсы. Тырышып эшләгән кешегә зарланырлык түгел, - диде ул.
Аның хезмәттәше, шушы ук хуҗалыкта «КамАЗ» машинасында шофер булып байтак еллар эшләүче Нургаяз Хисмәтов та аның сүзләре белән килешә. Сишәмбе көнне алар «Чаллы яшелчәсе»нең Круглое Поле поселогы янындагы кырда эшлиләр иде. Нургаяз Хисмәтов йөк машинасында арпа орлыгы ташый, Илфир Хөрмәтуллин чәчү агрегаты тагып, орлыкны буразналарга сала. Аның белән бергә Сергей Андреев, Александр Егоров һәм Дмитрий Калистратов эшли. Удмуртия республикасыннан булган бу ир-егетләр «Чаллы яшелчәсе»ндә икенче сезон ялланып эшлиләр. Хуҗалыкның баш агрономы Василий Лысенков аларга тел-теш тидерми: «Тыныч, тырышып эшли торган егетләр», - дип кенә телгә алды. Биредә күп еллар хезмәт иткән белгечләр белән бергә читтән килеп эшләүчеләр дә бар. Кыскасы, «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятендә эш гөрли. Туктап торыр, тын алыр вакыт юк.
- Тырмалауда барлыгы 12 агрегат эшли. Хуҗалыкларда хәзер сирәк очрый торган СГ-21 агрегатыннан файдаландык. Дүшәмбе көнне арпа чәчүгә керештек. Әлегә чәчүгә бер агрегат чыкты. 360 гектарда игеләсе «нур» супер элита сортлы арпаның 70 гектары чәчелде, - диде хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.
Хезмәт хакы мәсьәләсенә килгәндә, «Чаллы яшелчәсе»ндә язгы кыр эшләре башланганчы ук җыелыш җыеп, эшчеләргә хезмәт өчен түләү тәртибе, аның күләме турында бәйнә-бәйнә сөйләп, аңлатканнар. Баш агрономның сүзләренә караганда, игенчеләргә хезмәт хакы көненә 1000 сумга кадәр түләнәчәк. Эш яхшы башкарылган вакытта ул 1200 сум да булачак.
Шул ук көнне «Биклән» җитештерү кооперативында да булып, андагы хәлләр белән таныштык.
Без килгәндә хуҗалык тракторлары 500 гектар җирне тырмалап чыкканнар иде инде. Бу вакытка 400 гектар уҗым һәм 400 гектар күпьеллык үлән тукландыру тәмамланган иде.
- Көннәр җылы торса, җомга көнне чәчүгә керешәчәкбез. Анда хезмәт хакының күләме эшләүгә карап билгеләнәчәк. Көненә 35 гектар җиргә орлык чәчүчегә 1500 сум күләмендә акча язылачак, - диде хуҗалык башлыгы Рафаэль Хаматов.
Ашату-эчертүгә килгәндә, чәчү вакытында эшчеләрне көненә өч тапкыр ашату каралган. Җитәкче сүзләренә караганда, көн дә мунча ягып, игенчеләргә юыну, ял итү мөмкинлекләре дә тудырылган.
«Биклән» җитештерү кооперативындагы кадрларга килгәндә, алар күбесенчә - читтән килеп эшләүчеләр. Араларында сезон саен килүче, башкаларга үрнәк булырдай кыр хезмәтчәннәре дә бар. Тырмалау, дым каплатуга ДТ-75 чылбырлы тракторында эшләүче Рөстәм Сафин да шундыйлардан.
- Чистай якларыннан килгән бу механизатор «Биклән» хуҗалыгында 2005 елдан бирле хезмәт куя. Шул вакыт эчендә ул кыр эшләре алдынгылары рәтендә торып, өч ел рәттән икенче урын яулап, район башлыгы призын да алды. Бик тырыш, яхшы кеше, - дип мактады аны Рафаэль Габделхәй улы.
Хуҗалыкта яшь белгечләр дә юк түгел. «Биклән»нең баш агрономы Фидаил Кадыров биредә инде биш ел эшли. Шул кыска гына вакыт эчендә ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә алган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган югары белемле агроном егеткә әле нибары 30 яшь. Ә ул инде республиканың 10 иң көчле агрономы исемлегендә.
- Узган елның декабрь аенда Казанда республика агрономнары арасында узган аттестациянең теоретик һәм гамәли өлеш сынауларын уңышлы узып, Фидаил 48 кеше арасыннан, республиканың иң көчле агрономнары рәтенә керде. Тукай районы данын яклап, Фидаил сынатмады, - диде горурланып Рафаэль Хаматов.
Менә шулай һәр хуҗалыкның үзенең горурланыр кешеләре дә, күрсәтер эшләре дә бар. Аларга көннәрнең аяз торуын, техниканың ызанда сынатмавын гына телисе кала.
P.S. Чәршәмбе төнендә вак яңгыр сибәләп, пәнҗешәмбе иртәсенә җиргә кар ятты.
Шулай да хуҗалыклар эшләрен туктатмады. «Чаллы яшелчәсе» тырмалау, дым каплату эшләренә чыкты. Пәнҗешәмбе иртәсенә биредә 670 гектар уҗым тырмаланган, 1 мең 550 гектар җирдә дым каплатылып, 150 гектар арпа чәчелгән. Бүген исә хуҗалыкта тырмалау эшләре тәмамланырга тиеш. «Биклән» җитештерү кооперативында шул ук вакытка тырмалау эшләре 80 процентка үтәлеп, 1 мең гектардан артык мәйданга тырма керде. Бүген чәчүне башлап җибәрергә ният иткән булсалар да, кичә яуган кар, планнарны чәлпәрәмә китерде: чәчкечләр кырларга чыкмады, дип хәбәр итте хуҗалык җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләре