Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Прокуратурада ярдәмчел кешеләр эшли

Еш кына гади халык белән закон сагында торучылар үтә дә кырыс, коры кешеләр итеп кабул ителә. Ләкин бу беренче карашка гына шулай.

Хезмәтләре үтә дә җаваплы шул. һәрвакыт игътибарны законның төгәл үтәлешенә юнәлдереп тору, мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерләрен үтәү, закон кысаларында аларга ярдәм итәргә тырышу – җиңел эш түгел, әлбәттә. Ләкин шуның белән бергә алар да гаиләсе, сөйгән кешеләре булган ир-егет, хатын-кызлар, әтиләр һәм әниләр. Менә шуның һәммәсе турында уйлысың да: «Ни өчен алар шушы һөнәрне сайлаган икән?» – дип кызыксына башлыйсың. Без исә уйларга гына бирелеп калмадык, ә шушы сорауны аларның үзләренә үк биреп, эш көннәренең нәрсәдән башлануын, нәрсәдән гыйбарәт булу турында да сөйләшеп алдык.

Һәркем үз эшен белә

– Иртәнге сәгать сигезгә эшкә киләм дә миңа иң элек полициядән районда булган хәлләр турында сводка китерәләр. Аннары хезмәттәшләремне җыям да алда бирелгән эшләрнең үтәлеше белән кызыксынам, бергә без тагын бер кат куелган планнарны карап чыгабыз. Моннан кала, көн дәвамында безгә берничә тапкыр судка барырга, дәүләт гаепләүчесе ягыннан чыгыш ясарга туры килә. Без шулай Тукай районы, Чаллы шәһәре судлары белән эшлибез. Судтан кайткач исә халыкның мөрәҗәгатьләре, гаризалары белән утырам: аларны карап чыгам, һәркайсын укыйм. Шулай ук хезмәттәшләремнең мөрәҗәгатьләргә бирелгән җавапларын да тикшереп алам. Килгән гаризаларны карап чыкканннан соң, аларны төрләренә карап, ярдәмчеләремә җибәрәм. Эш көнем бик сирәк кичке сәгать бишләрдә бетә. Озак утырган чаклар да бар. Приемга килгән кешене дә «Нигә иртә килдегез, соңрак килегез», – дип борып җибәрмибез, килгән вакытында кабул итәбез, тыңлыйбыз. Калган эшне өйгә дә алып кайтып, тәмамлап киләбез, – дип сөйләде үзенең гадәти эш көне турында Илдар Рамазанов.

Аның сүзләренә караганда, һәр иртәдә прокуратура хезмәткәрләре эшкә килгәндә, алар һәркайсы үз бурычын, нәрсә белән шөгыльләнәчәген төгәл белә. Компьютердагы махсус программа хезмәткәрләргә башкарыласы эшләрне күрсәтә, каралган мөрәҗәгатьләр исә тикшерүгә прокурорга китә.

«Психолог та булырга туры килә»

Коллективка килгәндә, прокуратурада бүгенге көндә 7 кеше эшли. Бу 5 оператив хезмәткәр, канцеляриядә эшлүче әйдәп баручы белгеч һәм шофер.

– Җиде елдан артык мин прокуратурада эшлим. Моңа кадәр Чаллы шәһәренең салым инспекциясендә эшләгән идем. Аннары тормыш иптәшем белән Казанга күчтек, соңыннан янә Чаллыга кайттык һәм мин ирем кебек үк прокуратурада эшләргә ният кылдым. Ул шәһәр прокуратурасында, мин Тукай районы прокуратурасында эшлим булып чыгабыз. Әтием дә прокуратурада эшләгән кеше, аннары ул суд системасында хезмәт куйды. Ләкин мин үзем хакымда: «Әти эзеннән киттем», – дип әйтә алмыйм, чөнки кечкенә яшемнән үк бик гадел идем, юрист булырга хыялланып үстем. Аннары беләсезме, прокуратурада эшләүчеләр һәрвакыт бер-берсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Илнең кайсы почмагында яшәп-эшләсәк тә, кайвакыт район прокуратурасына Россиянең чит төбәкләрендә булган коллегаларыбыз шалтыратып, эшкә бәйле сораулар бирәләр, тәҗрибә белән уртаклашуыбызны сорыйлар. Әлбәттә, без булышлык итәбез. Һәм менә шулай ярдәмләшеп эшләү – прокуратурада бик таралган әйбер. Хезмәтемнең шул ягы да нык ошый, – дип сөйләде безгә Тукай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Чулпан Галиева.

Икенче бер бүлмәдә Альберт Ильясов утыра. Ул да прокурор ярдәмчесе. Әлеге хезмәткә кергәнче, төрле оешмаларда эшләп чыккан һәм урау юллар аркылы үзен нәкъ шушы системада тапкан.

– Мин торак - коммуналь хуҗалыгы, хезмәт хакларына кагылышлы социаль юнәлештәге мөрәҗәгатьләрне кабул итәм. Аннары, тикшерүләр белән объектларга да чыгабыз. Кайвакыт, эшебездә психолог та булып алырга туры килә. Чөнки приемга төрле кешеләр килә, һәрберсен аңларга, хокук кысаларында ярдәм итәргә кирәк, – ди Альберт Марат улы.

Аның хезмәттәшләре, район прокуратурасына узган ел гына эшкә килгән Гөлинә Хәйруллина һәм Денис Крылов та аның сүзләре белән килешә. Үзләреннән өлкәнрәк булган хезмәттәшләре кебек үк алар да прокуратурада эшләүне кешеләргә ярдәм итү, гражданнарның хокукларын саклау теләге белән сайлаган.

– Әлеге һөнәрдә булуыбызга бер дә үкенмибез. Башкарган эшебез ошый, кешеләргә ярдәм итә алуыбыз, аларның хокукларын яклауны тәэмин итә алуыбыз безгә кәнагатьләнү хисе китерә. Аннары, хезмәттәшләребез дә бик яхшы. Кыенлыклар килеп чыкканда киңәш белән дә, башкасы белән дә булышлык итәләр, – ди яшь хезмәткәрләр.

Иң мөһиме ул – аңлашу

Әлбәттә, эш турында гәпләшеп алу белән бергә без прокуратура хезмәткәрләре белән аларның шәхси тормышлары, гаиләләре, балалары, сөйгән ярлары турында да сөйләшеп алдык.

– Без дә бар кеше кебек үк эштән соң шул ук уртак мәсьәләләр, эшләр белән янабыз, яшибез. Балалар үстерәбез, һәр ата-ана сыман балалар бакчалары, мәктәпләрдәге җыелышларга йөрибез, гади кеше тормышы белән яшибез, – ди Чулпан Галиева.

Гаиләсе булган һәм әле гаилә корырга гына җыенучы прокуратура хезмәткәрләренең һәркайсына: «Эшегез шәхси тормышыгызга, якыннарыгыз белән мөнәсәбәткә зыян салмыймы?» – дип сорау биреп карагач, алар бераваздан «Юк», – дип елмаеп җавап бирделәр.

– Алар безнең нинди хезмәт башкаруыбызны бик яхшы аңлыйлар, ниниди дә булса ризасызлык белдергәннәре, аңлашылмаучанлык чыкканы юк. Моның өчен без аларга бик тә рәхмәтлебез. Гаиләбез безнең ныклы терәгебез ул, – дип әйтте Илдар Рамазанов.

Очрашуыбыз ахырында Тукай районы прокуратурасы хезмәткәрләренә без һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан эшләрендә уңышлар, гаиләләренә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы теләп калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев