Миһербанлылык
Әлфинә Тимергали кызы Нурлина Мусабай Завод авыл җирлегендә яшәүче социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ булган биш һәм Белоуста яшәүче ике өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.
Миһербанлы булганга күрә, социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ булганнар үзләренең Әлфинә карамагында булуларын телиләр.
«Римма апаның көндез кан басымы югары иде. Тагын бер кат хәлен белим әле», – дип Әлфинә расписаниедән тыш та һәрвакыт өлкәннәрнең, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булганнарның хәлен даими белеп тора.
Өлкәннәр һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләр (инвалидлар): «Әлфинә – тиешле көндә, тиешле вакытта хезмәт күрсәтү белән генә чикләнми. Бу хезмәт минем вазыйфама керми дип эш сәгатен исәпләми. Шуңа аны үз кызыбыз, туганыбыздай якын күрәбез, сөенеп каршы алабыз», – диләр. Әлфинә өлкәннәрнең һәрвакыт үзен көтеп торуын белә – кирәк икән, берничә тапкыр урый ул аларны. Гәрчә, хезмәт килешүе буенча, атнасына ике-өч тапкыр үзе карамагындагы өлкәннәрнең хәләхвәлләрен белү; дару, көндәлек кирәк-ярак, ризык алып кайту; газга һәм электрга түләүләрне башкару белән чикләнсә дә бернинди дә дәгъва белдерә алмыйсың. Ә ул, кирәк очракларда йорт эчендәге һәм ихатадагы эшләрне дә башкара. Изгелеге үзенә, газиз балаларына, якын кешеләренә меңе белән әйләнеп кайтсын», – дип рәхмәтләрен җиткерәләр.
Сүз дә юк, өлкән яшьтәгеләргә, сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле кешеләргә медицина ярдәме кирәк тә кирәк. Ә менә күңелгә һәм җанга дәва булырлык аралашу, сөйләшү... Анысы һәркемгә дә бирелмәгән шул. Әлфинә әнә шундый зур байлыкка ия ханым.
Кызыл Байрак авылында яшәүче Рафаэль Фәнил улы Мәхмүтов урын өстендә ятучы, өлкән яшьтәге авыру кеше. Сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле энесен тәрбияләп-карап торучы бертуган апасы Октябрина Фәнил кызы Әюпова: «Энем – ипле, күркәм холыклы. Шулай булса да, алтмыштан узган ир-егетне карау үземә генә авыр булыр иде. Бәхеткә, ирем Таһир – төп таянычым. Шуңа өстәп, социаль хезмәткәрнең булуы – зур ярдәм. Район халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге баш белгече Гөлнур Рифкать кызы Исмәгыйлова киңәше һәм ярдәме белән зур нигъмәткә ирештек. Әлфинә Нурлина – искиткеч гүзәл холыкка ия кеше. Социаль хезмәткәр буларак та, авылдаш буларак та, гомумән бар яклап та ярдәм итә. Энем белән матур итеп аралашалар. Рафаэль аның килгәнен көтеп ала: укылган китапларның эчтәлеге, кинофильмнар хакында сөйләшәләр. Әлфинә эш сәгате белән исәпләшми – кичке якта да кереп хәл белә. Мәскәүгә – гаилә бәйрәменә (улыбызның туена) тыныч күңел белән бардык – Әлфинә Рафаэльне яхшы карады, тәрбияләде. Рәхмәтебез иксез-чиксез. Игелеге меңе белән үзенә кайтсын!» – ди ихластан.
Әни янында яшибез!
Актаныш районы Татар Ямалысы авылы кызы яшьтәшләре сыман шәһәргә килә һәм җиң сызганып эшли – хезмәт коллективында аны яраталар. Ак калада – яшьлек шәһәрендә Флүс белән танышалар һәм гаилә коралар. Кызыл Байрак авылына юлны суытмыйлар. Унбер бала тәрбияләп үстергән Әнисә апа янына балалары һәр ялда кайталар, хуҗалыктагы бөтен эшне бергәләп эшлиләр. Бер кайтуларында түгәрәк өстәл артында Әлфинә белән Флүснең төпле нигез корулары хакында бергәләп фикер алышалар. «Калада калыргамы, әллә салада төпләнергәме?» дигән сорау көн үзәгенә куела. Шунда Әлфинә: «Ничек итеп әнине калдырып китәбез? Төпчек малай төп нигездә калырга тиеш. Әни белән яшибез!» дип кистереп әйтә. Төпле фикерне барысы да хуплый.
Әлфинә бу хакта болай дип сөйли: «Каенанам белән каенатам унбер бала тәрбияләп үстергән. Шуның дүртесе – Фәем белән Фирдәвес, Флүс белән Флүсә – игезәкләр. Фирдәвес апалар күрше нигездә төпләнде. Өй салганда бездә яшәделәр. Алар белән ике арада уртак капка. Бәйрәмдә дә, мәшәкать килеп чыкса да бергә җыелабыз. Каенанам белән ике дистә елдан артык төп нигездә тату итеп яшәдек. Әнкәйнең фатихасын алдык. Бәхилләшкәндә балаларына: «Әлфинәне һәрвакыт якын күреп яшәгез!» диде. Әнкәйнең ел ашын уздырганда санадым – бертуганнар (гаиләләребез белән) 98 кеше җыелганбыз. Иремнең туганнары, барысы да! бик иплеләр. Игезәкләр Фәем белән Фирдәвес: «Апаем, ни кирәк?» дип кенә торалар. Миңа алар үз сеңелләре итеп карыйлар, шуңа да якын итеп апаем дип дәшәләр.
Алты кыз, биш ир баланы аякка бастыру өчен әнкәйгә күпме йокысыз төннәр кичерергә туры килгәнен үзе генә белгәндер. Элек безнең халыкта кунакка йөрешү гадәте бар иде. Сабантуйга шәһәрдән туган-тумача кайта, ә инде кышларын, сугым чорында авыл халкы күчтәнәчен төяп калага – туганнарына кунакка бара иде. Әни сәфәрдә дә эштән бушамаган. Хәтеремдә әле әнкәйнең: «Бала үстергәндә бер күзеңне йомып кына йоклыйсың. Шәһәрдәге туганнарга кунакка барганда – юлда да кул эше тоттым. Оекбаш-бияләй бәйли торган идем. Һәммәбезгә берәр кием оекбашбияләйдән генә дә 13 пар кирәк була иде бит. Кыш чыкканчы бала-чага әллә ничә пар оекбаш туздыра. Күп бала табуыма бер дә үкенмәдем. Балалар – тәүфыйкълы, игелекле булдылар. Ана җанлылар. Кияүкиленнәрдән уңдык», – дип шөкер итеп яшәде. Үз ягыма килсәк, анда да тулысынча тәртип. Әнием Гөләндәм исемле, аңа 85 яшь. Гаиләдә биш бала үстек. Әни абыем гаиләсендә яши. Авылда, хуҗалыклары зур. Гаиләбез белән аларга ярдәм итәргә ашкынып кайтабыз. Флүс: «Әйдә, җыен, Актанышка кайтабыз!» дип күңелне үстереп тора. Татулыкка ни җитә?! Балалар өчен дә бу яхшы үрнәк. Олы улыбыз Данил мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Аннары КФУда белем алды. Бүгенгесе көндә НТЦда (фән техника үзәгендә) инженер булып эшли. Шушы арада эше буенча Кытайга, Мәскәүгә барып кайтты. Икенче улыбыз Данияр Яр Чаллыда техникум тәмамлады. Ба ла ларның акыллы, зирәк булуы ата-ана өчен зур бәхет. Тормышның түгәрәк булуы әнкәйнең риза- б әхиллеген а лу, кешеләргә игелек кылуның әҗере дип уйлыйм», – ди миһербанлылыкның асыл җимешләренә басым ясап.
Шәфкать
– Һава торышы алышынуга, җирнең магнит кыры үзгәрүгә өлкәннәрнең организмы аеруча сизгер, күбесенең кан басымы күтәрелә йә төшә, йә башы әйләнә... Аеруча кичке якта үзләрен начар хис итәләр. Шуңа күрә үземнең карамакта булган өлкәннәрнең даими күз уңында тотам, – ди социаль хезмәткәр.
Флүс Нурлин «Кама» агрофирмасының Яңа Бүләк бригадасында агроном булып хезмәт куя. Эше җаваплы, сәгать белән исәпләшә торган түгел. Өлкәннәрнең бәхетенә Флүс Нурлин тормыш иптәше башкара торган эшнең бөтен нечкәлеген белә. Белү генәме? Хатынының эшен җиңеләйтү өчен кулыннан килгәнчә ярдәм итә, тормыш иптәшенең эшендә булышлык күрсәтә. Кирәк чагында Мусабай Заводка да алып бара. Ә бит ул хатынына: «Тиеш булганын эшлә, калганы синең проблема түгел» дип әйтсә дә дәгъва белдерә алмыйсың.
«Әлфинә зирәк, акыллы. Безне юата да белә, яхшы киңәшен дә бирә. Үзе дә, ире дә: «Бу эш безгә кагылмый. Без монысын башкарырга тиеш түгел» дип эшләрен бизмәнгә салмыйлар», – дип сөйли Римма Ибәтуллина.
«Оясында ни күрсә – очканында шул булыр», ди халык. Әлфинә дә, Флүс тә күпбалалы гаиләдә яхшы тәрбия алып үскәннәр. Алар олыларга хөрмәт белән карау, итагатьлелекнең ни икәнен эш-гамәлдә күргәннәр. Әнә шуңа да алар миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларына ия. Тәрбиянең иң үтемлесе – үз үрнәгең белән кешеләрне тәрбияләү. Әлфинә белән Флүс Нурлиннар авылда яшәүче кешеләргә матур үрнәк күрсәтүләре белән дә олы ихтирамга лаек кешеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев