Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәптә тәүлегенә ничә сәгать тормыш кайный?

Быелгы уку елы мәгариф хезмәткәрләре алдына тагын бер бурыч куйды - хәзер республиканың һәр мәктәбе "Дәрестән тыш мәктәп" дип аталган яңа мегапроектны гамәлгә ашыру өстендә эшли. Төп һәм өстәмә белем бирүне берләштерүнең мөһимлеге уку елы башланыр алдыннан үткәрелгән киңәшмәләрдә төп тема буларак алга чыгарылды, ел дәвамында эшне шул юнәлештә алып...

Узган уку елында да районда өстәмә белем бирү эше тукталып тормады, дәресләрдән тыш чараларда барлык укучыларның 88 проценты шөгыльләнде, дип белдерә район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Галия Гәрәева. Үзәктә ун төрле юнәлеш буенча эш алып барылган. Ә быел исә барлык укучыларның 93,8 проценты, ягъни 2624 бала дәрестән тыш шөгыльләнә, ди Галия Имамовна. Мәктәптән тыш эшләр үзәге аша алып барыла торган ун юнәлеш быел да эшчәнлеген дәвам итә. ШуУзганңа өстәп, районда балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәпләре бар. Шулай ук балалар Чаллыга өстәмә белем бирүче учреждениеләргә дә йөри.

Авылларда балалар сәнгать мәктәбенең 10 филиалы эшли. Бу уку елында Кече Шилнә һәм Боерган авылларындагы филиаллар төрле сәбәпләр аркасында ябылган, ә ике авылда ачылган. Иштирәктә - сәнгать бүлеге, Комсомолец поселогында сәнгать һәм хореография бүлеге эшли башлаган. Гомумән, бүген балалар сәнгать мәктәбе филиаллары музыка, сәнгать һәм хореография юнәлешләре буенча эшли. Быел алар 197 баланы сыйдыра. Бу узган елдан 11гә күбрәк. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнү түләүле. Бәяләр чагыштырмача кыйммәт түгел. Атнага ике-өч мәртәбә йөрү, нинди бүлектә булуга карап, айга уртача 130-190 сум тәшкил итә. Һәм, әйтергә кирәк, район башкарма комитетының моннан өч ел элек кабул ителгән карарында нинди сумма күрсәтелгән булса, ул бүген дә үзгәрешсез калган. Шул ук вакытта аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, инвалид балаларга, шулай ук бер гаиләдән ике яки аннан артык бала шөгыльләнгәндә ташламалар да каралган. Район сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишинаның әйтүенчә, түгәрәкләргә йөрергә теләүчеләр тагын бар, ләкин финанслау күләме аз булу сәбәпле, балаларны чикләнгән санда гына алырга туры килә. Шулай ук белгечләр җитмәү проблемасы бар икән. Үзендә яшәмәсә, мәсәлән, юк кына акчага районның ерак авылларына йөреп эшләргә теләүчеләр бик сирәк.

Район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе исә барлыгы 927 баланы берләштерә. Узган ел ул сан 614 булган. Авыллардагы филиаллар саны да былтыргыдан 3кә артып, 17гә җиткән. Быел Сосновый Борның "Яшьлек" спорт комплексында, Иштирәктә, Иске Абдулда яңа филиаллар барлыкка килгән. Мәктәпләрдә спортның 13 төре - шайбалы хоккей, җиңел атлетика, милли көрәш, волейбол, чаңгы, ирекле көрәш, гер спорты, кул сугышы, дзюдо, баскетбол, аэробика, өстәл теннисы, футбол буенча шөгыльләнәләр.

Укучы балаларның өстәмә белем бирү чараларында ни рәвешле катнашуын аерым мәктәп мисалында ачыклау максатыннан без Мәләкәс гомуми белем бирү мәктәбенә чыктык. Биредә быел 112 бала укый. Җитәкчелекнең исәпләп күрсәтүенчә, аларның 91 проценты түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Шәһәргә музыка мәктәбенә, спорт гимнастикасына йөрүчеләр бар. Ә инде бер түгәрәккә дә йөрмәүче тугыз укучының һәрберсенең үз аңлатмасы бар. Мисал өчен, тугызынчылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә, унберенчеләр БДИга әзерләнә. Консультацияләр күп вакытны ала, шулай ук репетиторга йөриләр. Дәрестән тыш шөгыльләнмәүчеләр исемлегендә физик мөмкинлеге чикле бала бар. Мәләкәс мәктәбенә Круглое Поле, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калининодан килеп белем алалар. Һәр авылдан автобус йөри. Мәктәп җитәкчелегенең әйтүенчә, чит авыллардагы ата-аналар балаларын өстәмә шөгыльләнүдән мәхрүм итмәскә, түгәрәкләргә йөртүнең нинди дә булса җаен табарга тырышалар. Кемдер баласын кич белән үз машинасы белән килеп ала. Кайбер түгәрәкләр дәресләр тәмамлануга ук башлана, кайберләре кичке якка кала. Чит авыллардан йөрүчеләрнең күбесенең әби-бабасы Мәләкәстә. Көтеп торган арада алар шунда керәләр. Дөрес, автобуска өлгерәсе булмаса, тагын язылыр идем, диюче дә булды. Ә болай, балалар өстәмә белем бирү чараларына бик теләп йөриләр, диләр укытучылар. Арада 4әр, 5әр түгәрәккә өлгерүчеләре бар. Мәләкәс мәктәбендә быел риторика, "Булачак математик", белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын үз эченә алган "Умники и умницы", "Саннар илендә", "Музей эше", хореография, бәйләү түгәрәкләре эшләп килә, балалар сәнгать мәктәбе филиалына 42 укучы йөри, спорт мәктәбе филиалында 20 яшүсмер шөгыльләнә.

Белгечләр белән, укучыларның үзләре белән сөйләшүдән шул аңлашылды: белем һәм тәрбия бирүче өстәмә шөгыльләр үсеп килүче буынга бик кирәк. Баласының файдалы эш белән мәшгуль булуын белеп торган ата-ананың да күңеле тыныч. Сүз дә юк, чит авыллардан укырга йөрүчеләрнең барысының да мәктәп булган авылда әби-бабайлары да юк, автобустан калган баласын бар ата-ана да кичен барып та ала алмый. Өстәмә белем алуда киртәләр шул вакытта килеп чыга да инде. Миңа калса, балаларның мөмкинлекләрен чикли торган бу киртәләрне бетерү бүгенге көндә мәгариф хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђгариф