Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Марс Гарфтдинов: «Без китсәк, алар киләчәк»

«Мин бармасам, кем барыр?! Рәис өчен, Саша өчен сугышырга барам», – дип аңлаткан үзенең карарын Марс Гарфтдинов, РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул куеп. Иске Җирекле сугышчысы Ватанны саклаган вакытта аның гаиләсенең ничек яшәве турында – безнең репортажда.

– Бу – ирем имзалаган икенче контракт. Беренчесендә ул «Вагнер»да хезмәт итә. Бахмут янындагы сугышта җитди яра ала һәм дәвалануга җибәрелә. Табиблар аяктан ярчыкларны чыгарганнар, әмма иңбашында һәм кул чугындагыларын, нерв җепселен зарарламас өчен, шул килеш калдырырга булганнар. Реабилитация һәм тернәкләнү процессын Чаллыдагы сугыш ветераннары госпиталендә уза. Әйтергә кирәк, анда үз эшләренең чын профессионаллары, тәҗрибәле табиблар эшли. Дәваланудан соң ул күпмедер вакыт заводта хезмәт куя. Марсның куллары алтын бит, ул оста газэлектр белән эретеп ябыштыручы, озак вакыт кузовларны буяуда эшләде, шуңа күрә барлык нечкәлекләрне белә. Вакыт узу белән, яралар борчымый башлады, ирем эш көненнән соң телевизор карый иде, күрсәтмәскә тырышса да, аның борчулы булуы сизелеп торды. Марс ниндидер шалтырату көтә кебек тоелды, – дип башлады сүзен тыныч һәм ышаныч тулы тавышы белән сугышчының тормыш иптәше Анна Борисовна. Бик чибәр, сөйкемле ханым, үзенә тартып тора. Ныклыгы сизелә, мондыйлар җебеп тормас, дип уйлап куйдым мин.

– Дөрес сизенгәнмен. Быелның гыйнвар аенда иремнең элекке хезмәттәшләре өебезгә килделәр, аның яңа килүчеләрне укыту өчен махсус хәрби операция зонасына баруын үтенделәр. Сугыш хәрәкәтләрендә үзе катнашкан, хәрби эшләрдә тәҗрибәсе булган кеше кирәк иде. Марска ялынырга туры килмәде, ул моңа әзер иде. Төп сәбәпләрнең берсе – аның өлкән абыйсы Рәис Шиһаповның МХО зонасында батырларча һәлак булуы, ул үлгәннән соң Батырлык ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнә. Марс нәкъ шулай диде дә: «Әгәр мин бармасам, кем барыр? Рәис өчен, Саша өчен сугышырга барам». Саша – Александр Бурлаков – Марсның сугышчан иптәше. Ул махсус операция башында ук безнең чикне саклаганда һәлак булды. Мин аның карарына каршы килмәдем, башкача булдыра алмавын аңладым, – дип дәвам итте Анна Борисовна.

Хәзер Марс Мөнәвирович МХО зонасына яңа килүчеләрне хәрби хезмәт серләренә төшендерә. Тукай районыннан 45 яшьлек инструктор үз подразделениесендә иң өлкәне булып чыга. Яшьләрне үзе өйрәтә, үзе алар белән сугышка керә. Ә анда дәресләрне өйрәнмичә килеп булмый, һәр хата өчен үз сәламәтлегең һәм кайвакыт гомерең белән түләргә туры килә.

– Минем өстә зур җаваплылык, мин яңа килгән хәрбиләрне әзерләү белән шөгыльләнәм. Анда сугыш хәрәкәтләре арасында – гадәти тормыш. Без анда – бер гаилә. Әниебезнең 9 баласы бар, һәрберсе якын һәм кадерле, менә сугышчан иптәшләрем, минем кул астындагылар да шулай ук, – дип сөйли Тукай хәрбие тормыш иптәшенә.

Хәрби фән нечкәлекләренә төшендерүдән тыш, инструктор сугышчыларны техниканы ремонтлау нигезләре, «яраланганнан» соң аны торгызу ысуллары белән таныштыра. Марс Мөнәвирович, егетләре белән бергәләп, дошман утына эләккән иске мотоциклны җыеп, аны буяп куйган. Аннары, күмәк эшләре белән горурланып, туган ягына мотоцикл белән видео җибәргән.

– Марс, рәхмәт йөзеннән, илебезнең төрле почмакларыннан алган гуманитар ярдәмне фотога төшереп җибәрә, анда өйдә ясалган коры ашлар, киптерелгән җиләк-җимеш һәм чикләвекләрдән ясалган тәмтомнар, балалар хатлары һәм рәсемнәре була. Сугышчылар өчен тозлы яшелчәләр әзерләүче бер бабай турында бик җылы итеп сөйләде, – дип уртаклашты Анна, телефонындагы фотоларны күрсәтеп. Шул вакытта аның йөзенә елмаю таралды. Ә фотоларның берсен ул бик озак сыйпады – анда хәрби киемдә ире, Ватаныбызны саклаучы, күкрәге тулы медальләр иде.

Гарфтдиновларның улы Марсель әтисе эзләреннән бара, газэлектр эретеп ябыштыручыга укый. Әнисе аңлатканча, ул гади эретеп ябыштыручы түгел, ниндидер бик тар белгечлеге булачак. Укуын егет эш белән бергә алып бара, пилотсыз аппаратлар җитештерүдә хезмәт куя.

– Улыма 20 яшь. Политехник колледжны тәмамлагач, әтисе кебек контракт буенча хезмәт итәргә тели. Мин аның идеясен бик хупламыйм да инде, әмма каршы килмәячәкмен. Безнең нәселдә беркайчан да куркаклар булмаган. Әгәр илебезгә куркыныч яный икән, аны сакларга кирәк, – дип, җитдилек белән уртаклашты ханым.

Ул шулай ук инде 17 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләве, еш кына балалар белән патриотик темага дәресләр һәм чаралар үткәрүе, балаларның солдатлар өчен кул эшләре ясавы, нәни куллары белән шулпа өчен сохари әзерләве турында сөйләде. Шушы сабыйлар, аларның киләчәге, илебезнең бәйсезлеге өчен бүген махсус хәрби операция зонасында аның яраткан кешесе көрәшә. Башкача була алмый. Өйгә кайтуларының берсендә ире: «Без китсәк, алар киләчәк», – дигән. Дөрес сүзгә җавап юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев