Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кош гриппы янаса

Тукай районында кош гриппына каршы тору буенча өйрәнүләр узды. Чарада район ветеринария берләшмәсе, үзәк район дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге, «Россельхознадзор», МЧС һәм биологик ресурслар буенча комитет хезмәткәрләре җәлеп ителде. Эш барышын гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин, «Чаллы-бройлер» hәм «Камский бекон» ҖЧҖләренең ветеринар табиблары күзәтте. Әлеге чарада без дә булып, анда катнашып кайттык.

Сценарий буенча, мал табибларына Кызыл Байрак авылындагы Зиатдинова шәхси хуҗалыгында авыру турында хәбәр килеп ирешә. Махсус ветеринар тикшерү һәм патологик материал сайлап алу төркеме әлеге хуҗалыкка юнәлә. Алар инфекция учагына беренче булып керәләр. Биоматериаллар алынгач, үрнәкләрне лабораториягә җибәрәләр. Авыру бармы әллә юкмы әнә шунда билгеләнә: кош гриппына исә уңай нәтиҗә күрсәтә. Моннан соң инфекция белән көрәшкә җыелма эпизоотик отряд кушыла. Өйрәнүләр максаты да бит инфекция учагын юк итүгә мөнәсәбәте булган барлык ведомстволарның үзара бәйләнешен булдыру, – дип ассызыклый районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин:

– Татарстанда җитештерелә торган итнең якынча 37 проценты Тукай районына туры килә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә hәм шәхси хуҗлыкларда 4 млнга якын баштан артык кош-корт, 15 меңгә якын мөгезле эре терлек һәм 9,6 меңгә якын мөгезле вак терлек исәпләнә. Терлекләр һәм кош-кортлар барысы да ветеринарлар күзәтүе астында. Мал табиблары төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чараларын hәрдаим үткәреп тора. Төп максатыбыз – районда авыруларга юл куймау.

Шулай, халык иген игә, терлек үстерә, кош-кортын асрый, тормыш имин булсынга зур көч куя. Районның да бит уңышы бигрәк тә терлекчелектә, игенчелектә, башкарыла торган эшләрнең сыйфатлы уздырылуында чагылыш таба.  Тулаем продукция буенча Тукай районы яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Икътисадны үстерүгә саллы өлешне авыл хуҗалыгы, эшмәкәрләр, фермерлар, шулай ук шәхси ярдәмчел хуҗалыклар да кертә. Шуңа күрә эпизоотиягә (терлекләр, кошкортлар арасында киң таралган йогышлы чиргә) юл куймау максатыннан чыгып, районның ветеринар хезмәткәрләре көн саен диярлек төрле чаралар башкара. Районга кошларны кертү һәм чыгару катгый күзәтүдә тора, дип тә өсти баш ветеринар:

– Тукай районында кош гриппына даими мониторинг үткәрелә. Бүгенге көндә 480 проба алынып тикшерелде. Кыргый кошкортларда – аучылар ярдәме белән исә 78 проба. Районда эре авыл хуҗалыгы оешмалары – «Чаллыбройлер» ҖЧҖ, «Фаррахов», «Ханова», «Закиров» крестьян-фермер хуҗалыкларында 1700 дән артык. Алдагы көннәрдә дә бу эш дәвам итәчәк.

Саклык чаралары күрелсә дә, бүгенге көндә Россиядә һәм республикага якын регионнарда кош гриппы очракларының теркәлүе актуаль булып кала бирә. Хәлнең кискенләшүе турында кайбер хәбәрләр йөри. Кош-кортларда авыру ачыкланган очракта нинди план буенча эш итәргә кирәклеге hәм моңа районда алдан ук чаралар күрергә кирәк, – дип билгеләп үтте өйрәнүләрдә катнашкан гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе, район Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин. Ул бүгенге өйрәнүләргә бәя бирде:

– Искәртик, 2021 нче елда районның Калмаш авылындагы бер крестьян-фермер хуҗалыгында да әлеге чир теркәлде. Ул авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләргә аяк чала язды. Ә бит ул ел зур сынау елы булды. Ул вакытта нәкъ менә районның барлык ведомстволарының – бу район ветеринария берләшмәсе, үзәк район дәваханәсе, эчке эшләр бүлеге, «Россельхознадзор», МЧС һәм биологик ресурслар буенча комитет хезмәткәрләренең үзара оператив эшчәнлеге белән авыру тирәюньгә таралмады, биредә тиз арада 42 мең тирәсе кош-корт юк ителде. Бүгенге өйрәнүләрнең дә инфекция учагын юк итүгә мөнәсәбәте булган барлык ведомстволарның үзара бәйләнешен булдыру. Чарадан күренгәнчә, әлеге максатка ирешелде.

Шуны да әйтеп узу мөhим, Тукай районында кош гриппына каршы махсус эш даими рәвештә алып барылуы өчен район ветеринария берләшмәсе махсус техника, җиhазлар, үлгән кош hәм терлекне саклау өчен махсус җайланма белән тәэмин ителгән. Димәк, авыру килеп чыккан очракта – аның таралу вакыты кими.

Ә кош-кортларның авыруы яисә үлү очраклары теркәлсә, тукайлыларга кичекмәстән районның дәүләт ветеринария хезмәтенә 8(8552) 46-80-42 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев