Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Коеп куйган китапханәче генә түгел

Алия Закирова Иштирәк авыл китапханәсендә ундүрт ел китапханәче булып эшли. Үз һөнәренең остасы булу белән беррәттән эшен мәгънәви иҗат белән баетып яшәве белән дә зур ихтирамга лаек.

Китапханәдә утырып кешене китап укырга җәлеп итеп булмавы көн кебек ачык. Шуңа да үзеннән-үзе: «Хәзерге заман китапханәчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» дигән сорау туа.

Үз эшенең остасы

– Дөньяны таныпбелүдә китап – ачкыч булып тора. Кеше күңеленә ачкыч табу өчен үз эшеңә баштанаяк чуму, кешеләрне ярату кирәк, – дип башлады әңгәмәбезне Алия ханым.

Ул авылда, район күләмендә уздырыла торган бәйрәм чараларының сценариен язучы, әкиятләрне сәхнәләштереп спектакльләр куючы режиссер да, китап яратучы балалар катнашында район һәм республика күләмендә үткәрелә торган төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаучы оста оештыручы да.

2017 нче елда «Лучшее учреждение по территории РТ» конкурсында җиңү яулады. Кызыксындыру чарасы итеп бирелгән йөз мең сум акча китапханәнең уку залын ремонтлауга тотылды.

Сер түгел, буш вакыты булуга яше дә, карты да телефонга «кереп чума». Җир шары гаджетлар тирәсендә «әйләнгән» заманда, кешенең игътибарын файдалы юнәлешкә бору өчен китапханәчедән зур тырышлык, эрудиция һәм чын мәгънәсендә үз эшен ярату сорала. Балаларны бары тик кызыклы чаралар, мавыктыргыч шөгыльләр белән генә китапханәгә тартып була. Алия Закирова ТР Мәдәният министрлыгы оештырган чара, конкурсларда актив катнаша. Мисал өчен, Мәдәният министрлыгы балалар өчен оештырган «Биб травел» конкурсында (2018 елда) Иштирәк авыл китапханәсе җиңү яулап йөз меңнән артыграк акчага ия булды. Хәләл көч белән алынган грант белем мәгарәсенең «йөзен» яхшы якка үзгәртүгә зур этәргеч булды – ремонтка, мебель сатып алуга тотылды. «Балалар “Биб травел” клубына бик теләп йөриләр. Алар Җир шарының төрле кыйтгаларында булалар, диңгез-океаннарда рәхәтләнеп «сәяхәт» итәләр. Кызыклы, мавыктыргыч ысул аша балага белем бирү, дөньяны танып-белергә өйрәтү – үзенә күрә уен да, шул уквакытта җитди шөгыль дә», – ди китапханәче. Алия Закирова 2020 елда «ТР территориясендә иң яхшы мәдәният учреждениесе хезмәткәре» исеменә лаек булды һәм шәхси бүләкләнде. Ике ел рәттән район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган «Яшьләр арасында иң яхшы проект» җирле конкурсында җиңде. 2022 елда «Сибур» компаниясе оештырган «Яхшы эшләр формуласы» исемендәге грант бәйгесендә откан 105 мең сум акча китапханә хаҗәтләренә тотылачак. Төгәл итеп әйткәндә китапханәгә ноутбук, төсле принтер, балалар өчен әдәби китаплар һәм өстәл уены сатып алу планлаштырылган.

Алия Закирова – коеп куйган китапханәче булу белән беррәттән мәдәни чараларны оста итеп оештыручы, режиссер сәләтләренә дә ия. Шунысын да әйтергә
кирәк, милләтпәрварлек – үз халкын яратучы һәм аның һәрьяклап үсүенә булышлык итүче сыйфаты эшендә матур нәтиҗәләрен бирә. Үзе яшәгән җирлекнең данын яклап район, республика күләмендә уздырыла торган КВНнарда катнаша. Кыскасы, яшьнәп яши, гөрләтеп эшли Иштирәк килене.

Әни булу – иң бөек вазыйфа

Алия Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән. Ул ак калада гына түгел республикабызда дан казанган Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче санлы татар гимназиясен уңышлы тәмамлый. Аннары икътисад буенча һөнәри белем ала.

– Әтием – Зәй районы Кәрәкәс авылыныкы. Җәйләрен Аулаш елгасы буена урнашкан авылга – әби-бабай янына еш кайта идем. Булачак ирем белән шунда таныштык. Рөстәмнең әтисе дә Кәрәкәснеке. Менә шулай, яшүсмер чагыннан дуслыгыбыз башланды. Рөстәм институтны тәмамлагач өйләнештек – 2005 нче елда Иштирәк авылына килен булып төштем. Каенана белән каенатам абруй казанган кешеләр. Алар мине үз кызлары сыман кабул иттеләр. Берничә ел төп нигездә бер гаилә булып яшәдек. Аннары төп йортка өй аша булган йортны сатып алып башка чыктык. Яшәешебез дә, эшебез дә гел бергә, аерым яшәгән кебек тә түгел, – ди гаилә җанлы Алия ханым. Авыл халкын, Иштирәкне үз итүе уңган-булган киленнең сүзендә чагылу белән беррәттән эшгамәленнән дә күрергә була. «Китапханәче эше түгел бу» дип тормый, авылның тирә-юнендә пөхтәлек булдыруда һәрвакыт җиңе сызганулы.

Алия Мансур кызы белән Рөстәм Илдус улы Закировлар ул һәм кыз тәрбиялиләр. Әни буларак Алия ханым күпләргә үрнәк. Кызлары Зәлия – мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, кече яшьтән төрле яклап сәләтен үстерү буенча түгәрәкләргә, студияләргә йөрде. Район, республика күләмендә уздырылган мәдәни чараларда сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсларында призлы урыннар яулый. Спорт белән шөгыльләнә – «Акчарлак» йөзү бас- сейнына йөри. Хәзер яшүсмер кыз күпчелек вакытын инглиз телен өйрәнүгә бирә. Бу – бик яхшы, телләр өйрәнү кешенең зиһен офыкларын ача. Ун яшьлек уллары Шамил – районда
уздырыла торган һәрбер мәдәни чарада сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән тамашачы күңелен яулады. Балаларның бу уңышларында әни кешенең роле искиткеч зур. Балалардагы тырышлык, башлаган эшне ахырына җиткерү нәселдән килә торган сыйфат. Әти-әни, әби-бабалары үрнәгендә тәрбияләнүче балалар милләтнең йөз аклыгы булырлык шәхес булып үсәрләр, ин шәә Аллаһ.

***

Китап – акыллы киңәшче. Якын дустың сыман «йөгерәсең дә аңа киләсең» – гаделсезлектән йөрәгең әрнегәндә, рухың талчыкканда иң элек Коръәнне ачасың – җаныңа шифа була. Рухи азыкка сусаганда китапка үреләсең. Яраткан китабыңны мең дә бер кат укып җаныңа ял табасың. Булган заманалар, кышкы озын кичләрдә күрше-күлән җыелышып, сукыр лампа яктысында «Кыйссаи Йосыф»ны көйләп укыган, Тукай шигырьләрен күңеленә салган, «Мең дәбер кичә»ләрне йөзенче кабат тыңлаган. Укымышлы, китап сөюче халкым буыннан буынга шушы асыл сыйфатны күчерә килсен. Алия ханым әнә шундый игелекле эшне башкаруы белән дә милләтебезне саклауда үзеннән зур өлеш кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев