Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кечкенә авылда зур кайгы

Янгында җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе 2016-2019 елларда туган балалар.

Сәетавылындагы шәхси йортта янгын 18 июньдә көпә-көндез, 13 сәгать 17 минутта кинәт башлана. Ут 100 квадрат метр мәйданны тиз арада камапала, янгынчылар килеп җитеп 14.05 сәгатьтә янгынны сүндерүгә ирешәләр. Коткаручылар кисәүләр астында җиде кешенең, шул исәптән дүрт баланың мәетләрен табалар.

Агач йорт тулысынча янып бетә. Анда сигез кеше яшәгән, бер хатын-кыз-әниләре исән кала, ул ирен, балаларын, абыйсын һәм әнисен югалта.

Фаҗига урынына РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Башидарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Айрат Галимәрданов килде.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, янгыннын чыгусәбәпләрен әлегә әйтүавыр - экспертиза нәтиҗәләрен көтәргә кирәк.

- Гаилә социаль хезмәтләр контролендә иде. 2021 елда әлеге йортта газ һәм электр җиһазлары алыштырылды, - дип билгеләп үтте министр. Янгын чыга калса хәбәр итә торган җайланмалар урнаштырылган. Аларны узган ел тикшерделәр, алар эш хәлендә иде. Нәрсә булганын без әлегә әйтә алмыйбыз. Янгын чыгуны тикшереүчеләр тарафыннан үткәрелгән экспертиза ачыклаячак. Әйткәнебезчә, 2021 елда йортта автоном янгын җайланмаларыурнаштырылган. 2022 елның ноябрендә приборларда энергия элементлары алыштырылган, ә агымдагы елның февралендә аларның эшчәнлеген тикшерүүт-кәрелгән, ул җиһазларның төзек хәлдә булуын күрсәткән.

Гаилә имин булган, күршеләре әйтүенчә, барлык өлкәннәр рәсми рәвештә «Ирек» җитеште рүкооперативында эшләгәннәр, эш сөючәнлек һәм эшкә җаваплы караш белән аерылып торганнар, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаганнар.

Янгыннан соң ТР буенча тикшерү комитеты РФ ҖК 109 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгаткан (саксызлык аркасында үлемгә китерү). Бувакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерүэшләре алып барыла. 20 июнь көнне Сәет авылы зиаратында янгында мәрхүм булганнар белән хушлашу җеназасы булды.

Кайгыны уртаклашырга район башлыгы Фаил Камаев,
«Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, район Советы һәм Башкарма комитетының, социаль хезмәтләрнең җаваплы хезмәткәрләре килде. 

Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, муниципалитет житәкчесе:

«Бу авылда зур кайгы булды. Гаиләнең барлык әгъзалары да җирле хуҗалыкта намуслы хезмәт куялар, лаеклы хезмәт хакы алалар, дүрт баланы тәбиялиләр иде, бугаиләне авылдашлары хөрмәт итә. Әлбәттә, һәр күп балалы гаиләгә ярдәм кирәк, «Ирек» җитештерү кооперативы һәм район
администрациясе булышлыккүрсәтте. Әмма, минемчә, бубәла янгында балаларның үлеменә юл куюга өлкәннәр гаепле. Балалар безне җирләргә тиеш, киресенчә түгел. Чын күңелдән үкенәбез, кайгырабыз, мондый хәл беркайчан да кабатланмасын», - диде саубуллашу чыгышында Фаил Камаев.

Үз чиратында, «Ирек « хуҗалыгы җитәкчесе фаҗига аның өчен көчле тетрәнү булды, дип билгеләп үтте.

"Бу югалтуны авыр кичерәм. Әнисе дә, улы да, кияве дә бик яхшы эшчеләр булды. Аларнын балаларын да шәхсән белә идем, безнең кооператив аларга игътибар һәм ярдәм күрсәтте. Балалар бик актив иделәр, мин үзем дә бу гаиләгә еш килдем, бу күп балалы гаиләнең ничек яшәве, нәрсәгә мохтаж булү-булмавы белән кызыксындым. Гаилә дус яшәде, балаларны бакчага, мәктәпкә алып бардылар. Бездә зур кайгы, янгында бөтен гаиләсен югалткан әнигә һәртөрле ярдәм вәгъдә итәбез. Искә алучыгымнарын да үз өстебезгә алабыз," - дип ассызыклады Рөстәм Рәхимович.

Аннары районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Сәуүбанов янгында һәлак булганнарга җеназа намазы укыды.Без гаиләне белгән кешеләр белән сөйләшеп алдык.

«Илмираны һәм аның абыйсын мин мәктәптә укыттым. Алар бик тырыш, җаваплы һәмтыңлаучан укучылар булдылар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Илмира
Минзәләдә аш-су остасы булырга укыды, анда булачак ире Айнур Гарданов белән таныша. Матур туй үткәрдек, туган авылында эшли башлады. Бер-бер артлы шатланып балалар туды. Ильмира аларны урамда да пөхтә киен-
дереп алып чыга иде. Үз балаларына яхшы тәрбия бирә алдылар. Кызганам, бик кызганам», - диде ветеран педагог, авылның хөрмәтле кешесе Гөлсинә Гәрәйшина.

Авылдашы Фәйрүзә апа Илмира турында җылы сүзләр әйтте. "Алар тавыклар, казлар, үрдәкләр асрадылар. Эштән курыкмадылар. Ел саен зур бакча, бәрәңге, яшелчәләр утыртылар. Балалар һәрвакыт тук булды, каралды. Безнеңавылда андый балалар барлыгын күреп, шатландык. Үз-үземә: менә авылның киләчәге үсә, аңлы киләчәк. Ләкин менә ничек килеп чыкты, - диде.

Мәрхүмнәрне җирләүдә ярдәм иткән өчен Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка мәрхүмнәрнең ерактан килгән туганы Рамил Солтанов рәхмәт әйтте.

Хәзерге вакытта Илмира Гарданова әтисе йортында яши. Район хакимиятендә ышандырганча, аңа психологик, социаль һәм матди ярдәм күрсәтелә. Аңа эшкә урнашырга, реабилитацияләнергә ярдәм итәчәкләр, торак мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев