Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иҗтиһад кылучылар

Арыслан шикелле бул – синең табышыңның артып калганыннан башкалар да файдалансын. Иштирәклеләр – әтиле-уллы Закировларның эшгамәл, яшәеш девизы әнә шундый.

Арыслан бул!

«Шундый риваять бар. Бер кеше сәфәргә чыккач төнне тынычсыз кырда үткәрергә мәҗбүр була. Ерткыч җанварлардан куркып агач башына менеп утыра. Беркадәр вакыт үткәч күрә: бер зәгыйфь төлке килеп шул агач күләгәсенә сузылып ята. Агач башындагы кеше: «Бу мескен төлке нәрсә ашап, нәрсә эчә икән?» – дип уйлый. Озак та үтми арысланның килгәнен күрә – җанварның авызында зур гына хайван түшкәсе була. Төлке аны күргәч яшеренә. Арыслан тамагы туйганчы ашаганнан соң үзеннән арткан ризыкны калдырып китеп бара. Аксак төлке яшеренгән урыннан чыгып арысланнан артып калганны ашый. Кеше: «Аксак җәнлекнең ризыгын Аллаһ аның янына китерде, ач калдырмады. Нигә көне­төне тырышып эшләп йөрергә? Моннан соң эшләмичә, ризыгымны көтеп кенә торыйм», – дип уйлый һәм ризыгын көтә башлый. Ике­өч көн үтә, ризык китерүче булмый. Агач башындагы кеше ачлыктан хәлсезләнеп җиргә егылып төшә дә йоклап китә. Төш күрә. Бер кеше аңа: “Әй, инсан! Ялкауланма. Тәнең, акыл­зиһенең – сәламәт. Эшлә! Нигә үзеңне гарип төлке урынына куясың? Арыслан шикелле бул – синең табышыңның артып калганыннан башкалар да файдалансын!” – ди. Бу – риваятьнең мәгънәсе бик киң», – ди крестьян фермер хуҗалыгы тотучы Мурад Закиров.

Әти – олы юлга маяк булды

Ел фасыллары, һава торышы, көне-сәгате белән исәпләшеп булмый аларның эшендә. Мурад Самат улының: «Үз-үземне белә башлаганнан бирле авыл хуҗалыгы тармагыннан аерылып торганым юк!» – дип әйтүендә мең кәррә хаклык бар. Кул арасына керә башлауга шәхси хуҗалыкларында да, совхозның бетмәс-төкәнмәс эшләрендә дә йөзеп эшли. “Совхоз директоры малае кул кушырып утыра” дип беркем дә әйтә алмый. Гаделлек! Атадан – улга, улдан оныкка күчкән асыл сыйфат. Ике дистә елдан артык «Бүләк» совхозын җитәкләгән Самат Закировны иштирәклеләр сагынып, олы ихтирам белән искә ала. Шушы авылда туып-үскән һәм совхозда – авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән Асия Метшина: «Самат Закирович хезмәт кешесенең кадерен белде, һәрвакыт игътибарлы булды. Ул салып калдырган юллардан барганда ихластан аның рухына дога кылам», – ди күңелендәге рәхмәт хисләрен белдереп. – Совхоз директоры буларак үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен зур тырышлык куйды: совхоз хезмәтчәннәре өчен яңа торак йортлар, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты төзетте. Бөтен уңайлыклары булган зерноток һәм гараж салдырды. Эре терлекчелек комплексы төзетте. Совхоз ул чорларда җиләк-җимеш бакчасы белән тирә-якта дан тотты. Чәчүлек җирләрне эшкәртү, игенчелек һәм терлекчелек тармагы үсте. Бу – халыкны эшле дә, ашлы да итте. Самат Закирович безнең күңелләрдә якты хатирәләр калдырып китте. “Изгелек җирдә ятмас” дигән әйтем бар. Аның игелекле эш-гамәлләре балаларына яхшылык булып әйләнеп кайта. Улы Мурад, оныгы Искәндәр Саматның эшен дәвам итә. Бу – олы бәхет», – ди өлкән яшьтәге иштирәклеләр.

Авылны яшәтүчеләр династиясе

Көчле инсан кем ул? Рухы нык, иманы көчле, иҗтиһад итүче – ике дөньялыкны да тигез алып барырга тырышучы кеше ул. Искәндәргә шушы тәгълиматны аңлатып торуның кирәге дә булмаган. Ул аны әтиәнисенең үз-үзләрен тотышыннан, яшәешеннән күреп, сабый чагыннан аңына сеңдергән.

«Мин сабый бала гына идем әле. Әти фермерлык эшен җәелдереп җибәрде – сарыклар үрчетә башлады. Малай кеше әтигә тартыла. Кулдан килгәнчә аңа ярдәм итә идем. 2010 нчы елда әти мөгезле эре терлек асрауга күчте. Ул вакытта мин инде үсмер малай идем. Мөгезле эре терлек асрый башлау берничә баш сыер тотудан башланды, бүгенгесе көндә (бозауларны да исәпкә алып) йөздән артык. Әти белән кооператив оештырдык. Киңәшләшеп эшлибез. Кирәк булганда берберебезне алыштырабыз. Әтиәни һәрвакыт баласына хәерлефайдалы киңәшен әйтә, изге нәсыйхәтен кыла. Ир бала атаананың таянычы, гаиләсендә тормыш тоткасы дигән фикер бәләкәй чактан кереп урнашты. Әти, имам буларак, мәчеттә вәгазьләрен, нәсыйхәтләрен ничектер гади дә, шул ук вакытта үтемле дә итеп сөйли белә. Кешеләргә үз фикерен аңлаешлы итеп җиткерә. Әниемнең чын педагог булуы тәэсир итми калмады, билгеле. Өчебезне дә кадерләп, шул ук вакытта таләпчәнлек дилбегәсен йомшартмыйча тәрбияләделәр», – ди Искәндәр әти-әнисенә рәхмәтен белдереп.

«Искәндәр “Чаллы-Бройлер”­ да “Хәләл” комитетында белгеч буларак эшли башлады. Тиз арада участок башлыгы итеп куйдылар. Өч елдан артык анда эшләве эш тәҗрибәсе туплау булды. Фермер хуҗалыгыбызны тулысынча Искәндәргә тапшырып хаҗ кылып кайттым. Эшнең рәтен-җаен белгәнгә күңелем тыныч булды. Без балаларны исәя башлауга кул арасына керттек. Файдалы шөгыле, кулында эше булганда бала илгә-көнгә игелекле булып үсә», – диләр Венера белән Мурад Закировлар балалары белән горурланып.

Күптән түгел Мәскәүдә авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашу булды. Татарстаннан дүрт-биш фермер барды. Алар арасында иң яшь фермер Искәндәр Закиров була. Искәндәр нәкъ әтисе сыман, фермерлык эшен алып бару, терлекләр турында сөйләгәндә күзләре очкынлана. Ул гел елмая. Хезмәтеннән тәм тапканга аның авырлыгын да сизми кебек. Ә үзе бу хакта гади генә: «Әйтәләр бит әле: “Яраткан хезмәтеңне башкар – бер көн дә эшләргә туры килмәс!” – дип. Эшемне ихластан яратам. Мал асрарга теләгән кешегә шартлар тудырылган. Дәүләт программасы буенча грант алуның шартлары, таләпләре бар. Әнә шуларга җавап бирерлек итеп балл җыя алсаң грантка ия булырга мөмкин. Үткән елны биш миллион сум грант оттык һәм бер “Беларусь” тракторы, 44 баш мөгезле эре терлек (таналар) сатып алдык. Фермерның, аеруча сөтчелек тармагын алып баручының эш сәгате чикләнмәгән. Хәзер аеруча җаваплы вакыт – сыерларның бозаулау чоры», – диләр әтилеуллы фермерлар. – Менә, бүген таңда шушы сөйкемле җан иясе дөньяга килде. Әнисе дә, бозавы да үзләрен яхшы хис итәләр», – дип сөенечләре белән уртаклашалар.

Замана белән бергә атларга кирәк!

«Автоэчергеч, транспортер ТСН – тирес түгү җайланмасы безнең өчен яңалык түгел. Күптән түгел сөт үткәргеч линияне сафка бастырдык. Ике ярдәмчебез бар – алар үз эшләренә җаваплы карыйлар. Сөт барлык таләпләргә җавап бирерлек булсын өчен иң элек сыерларның сау-сәламәт булуы кирәк. Ә бу, үз чиратында: йогышлы авыруларга каршы чараларны куллану; терлекләрне ашату рационын төгәл үтәү; малларның гигиенасын кайгырту; биналарны һәм утарларны чиста тоту. Сөт үткәргеч линияне өч төрле режимда юдырабыз. Малны ветеринария хезмәтеннән башка асрап булмый. Үземнең авыл хуҗалыгы тармагы буенча югары белемем бар. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Шуңа күрә Искәндәргә: “Улым, син оештыру, технология процессын өйрән. Шул юнәлеш буенча белем ал” дип киңәш бирдем. Искәндәр һөнәре буенча технолог. Сөт үткәргеч линиядән суыту җайланмасына җыелган сөттән төрле ризыклар ясарга мөмкин. Әлегә гаиләбез һәм якыннарыбыз өчен эремчек, каймак, май, сыр, катык ясыйбыз. Киләчәктә бу эшне киңәйтергә – сөт эшләнмәләре ясау цехы ачарга ниятлибез», – дип алда торган эш планы белән таныштыра Мурад Закиров.

Сыерлар көн яктысында, чиста-пөхтә утарларда кояш ваннасы ала, рәхәтләнеп печән күши. Ул арада Йолдызкашка (атның маңгаенда ак йолдызы бар!) юыртып яныма килеп баса. «Их, кесәмә алма, һичьюгы берәр уч шикәр салган булсам!..» дигән уй йөгереп уза. Йолдызкашка Фатыйманы бик тә ярата икән. Хуҗалар белән атның бер-берләрен күз карашыннан аңлаулары күренеп тора. Мурад атларның аеруча акыллы булулары хакында сөйли: «Фатыйманы әллә каян күреп ала да ялларын тузгытатузгыта юыртып кына янына килеп баса. Серләре килешә. Үткән елны атыбыз берара чирләп алды. Фатыйманың догалары Аллаһка барып иреште – ат терелде. Безнең гаиләдә терлек-туар, җанвар, кош-корт яратмаган кеше юк. Кияү дә, килен дә безгә охшаганнар. Иң мөһиме – иманлы-тәкъва булулары. Ике дөньяны да тигез алып барулары. Алар әнә шулай яшәргә тырыша», – ди балаларының тәүфыйкълы булуларына сөенеп.

Ерак юлларда йөргәндә күңелгә ятышсыз манзара – ярымҗимерек, хәрәбә хәлендәге фермалар күреп йөрәк әрни. Ә биредә, мөгезле эре терлек, бозаулар асрала торган чиста-пөхтә биналарда һәм утарлардагы көр, тук малкайларны күреп күңел сөенә. Терлекләр тотыла торган биналарда даими рәвештә чисталыкны саклаганга яман ис сизелми, һава җилләтү системасы эшләгәнгә пар бәреп тормый. Ә бозаулары?! Сабый малкайлар йомшак уенчык сыман. Яман күзләрдән, чирләрдән Аллаһ сакласын! Уемның телемә чыгуын сизми дә калдым. «Бик дөрес әйтәсез. Аллаһ: “Сакланганны саклармын!” дигән. Таналарны читтән сатып алмыйбыз. Үзебезнең районда үскән малны белеп торасың. Аннары шунысы мөһим: терлекләрнең сәламәтлеген һәрвакыт кайгыртабыз. Район ветеринария берләшмәсе йогышлы чирләр кермәсен, алынган продукция сыйфатлы булсын өчен һәммәбезне контрольдә тота. Һәр ун көн саен килеп сөт анализын алып торалар. Әле моннан тыш, сөт сатыла торган шәһәрдәге лаборатория дә тикшерә. Хуҗалыгыбызда җитештерелә торган продукция барлык күрсәткечләр буенча әйбәт. Тырышлык нәтиҗәсендә җитештерелгән продукцияне реализовать итү җиңел түгел. Аңа карап күңелне төшермибез. Мал азыгы әзерләү өчен үзең эшкәртә торган җирләрнең булуы яхшы. Сөрүлек җирләре 180 гектар тәшкил итә. Бу – якынча йөз баш мал асрау өчен генә җитә. Шуңа күрә бу мәсьәләне озакка сузмыйча хәл итәргә кирәк. Әти салдырган һәм заманында гөрләп эшләп торган терлекчелек комплексы бүгенгесе көндә яши! Менә шунысы күңелгә тынычлык, эшләргә көч бирә», – ди фермер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев