Исемең матур – кемнәр куйган?
Россиядә соңгы ун елда фамилия, исем һәм атасының исемен үзгәртү турындагы актлар саны 50 000 гә диярлек арткан. Тукай районында да әлеге күренешнең үсеш тенденциясе күзәтелә.
Тукай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Мостафина мәгълүматы буенча, ел башыннан исем алыштыру турында гариза белән 66 кеше мөрәҗәгать иткән. 2022 елда исә шундый 20 акт кына теркәлгән булган.
Исемнәрен үзгәртүчеләр шул рәвешле, үз язмышларын да үзгәртерләр, дип уйлыйлар. Икенче сәбәп – исемнең катлаулылыгы яки киресенчә, аның еш очрый торган булуы. Өченче сәбәп – үткән тормыш белән бәйле күңелсезлекләрне оныту, тормышны яңадан башлап җибәрү. Дүртенче урында – иренең фамилиясен йөртергә теләмичә фамилия үзгәртү. Бишенче урында – дингә бәйле сәбәпләр, – дип уртаклашты безнең белән Эльвира Ринатовна.
Мондый адымга этәрүче сәбәпләр хакында тукайлыларның үзләреннән белергә булдык. Билгеле сәбәпләр аркасында, без аларның исемнәрен тулысынча күрсәтмибез.
«Әти-әниләр туганда Ленар исемен биргәннәр, бу расшифровкада «Ленин армиясе»дигәнне аңлата. Миңа 50 яшь тулды, мәчеткә йөрим, Шуңа күрә исемемне Камилгә үзгәртергә булдым. Бу исем миңа ошый, туганнарым һәм якыннарым да хуплады», – дип хәбәр итте ир-ат. «Минем паспортымда дефис аша Вәгыйф кызы дип язылган. Мин әтиемнең исеме бөтен кешедәге кебек яңгыравын телим, шуңа аны Вәгыйфовнага үзгәрттем», – дип хәбәр итте яңа документ алганнан соң Тукай районында яшәүче, милләте буенча азербәйҗан кызы.
Гариза бирүчеләрнең берсе Миләүшә исемен Сәидәгә алыштырырга карар кылган. Икенче бер егет, япон мәдәнияте белән мавыгып, гадәти татар исеме урынына гадәти булмаган Рё исеме алырга хәл иткән.
Чиркәүнең исем кушуга ничек каравы турында без протоиерей, Изге Николай храмы настоятеле Андрей Дубровин белән сөйләштек.
Исем алыштырудан кешенең язмышы үзгәрә аламы? Әлбәттә, юк. Бу тамырлары мәҗүсилеккә барып тоташкан хорафат. Православие чиркәве чукындыру йоласы вакытында баланы үз канаты астына ала. Исемне үзгәртү дә, киредән чукыну да кирәкми. Ә исем сайлауга килгәндә, шуны әйтәсем килә, динле кеше өчен проблемалар юк, ул баланы чиркәү календаре буенча, изгеләр буенча атый ала. Мәсәлән, ата-аналар Изге Николай Чудотворецка табыналар, аларга бала бүләк итүләрен сорыйлар, бала тугач, рәхмәт йөзеннән балага Коля дип исем кушалар. Тулаем алганда, исем сайлауга бөтен җаваплылык белән карарга кирәк, – диде атакай Андрей.
Инсаф Хәзрәт Сәүбанов бу мәсьәләне ислам диненнән чыгып аңлатты.
Барлык исемнәр дә өч категориягә бүленә. Беренчесенә яхшы мәгънәле исемнәр керә (дини исемнәр) – мөселман исемнәре. Мәсәлән, Мөхәммәд, Ислам, Әминә, Хәдичә. Икенчесенә безнең дингә каршы килүчеләр, начар мәгънәгә ия булганнар керә. Мәсәлән, борынгы грек мифологиясендә күк күкрәү Алласын белдергән Зевс исеме. Өченче төркем үз эченә мин «буш» дип атаган исемнәрне ала. Бу ташларның исемнәре, Менделеев таблицасы элементлары һәм башкалар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд заманында (Аллаһы Тәгалә фатихасын бирсен һәм сәламләсен) Хәзин исемле кешегә (исеме «кайгы-хәсрәт» дигәнне аңлата) ул исем урынына «бәхет» мәгънәсендәге Сәгыйть исеме биргән очрак билгеле.
Миләүшә исеменең дини, мөселманча исемгә алыштырылуына килгәндә, болай дип әйтә алам: безнең диндә мондый үзгәреш тыелмый да, хупланмый да. Һәр атаана аңлы рәвештә исем сайларга, модага иярмәскә тиеш. Чөнки теге дөньяда барыбызга да нинди исем кушсалар, шул исем белән мөрәҗәгать итәчәкләр. Ул яхшы, матур мәгънәгә ия булсын. Әгәр кеше исемен үзгәртергә ниятли икән, мәчеткә мөрәҗәгать итә ала, документны үзгәртергә кирәкми, – дип хәбәр итте район мөхтәсибе.
Быел район халкы нинди исемнәр сайлаган соң? Соңгы вакытта ирләр өчен бу киң таралган Гадел (Гадел, Әдел, Әдил), Әнвәр, Әнәс, Дмитрий, Иван, Ислам, Елисей, Кемаль, Аман, Даян кебек сирәк вариантлар. Кызлар өчен күнегелгән Азалия, Вера, Кира, Лиана, Роза, Мария. Сирәк очрый торганнары – Николь, Раена, Риналия, Милиса, кызлар өчен Милания.
Октябрьдә туган сабыйларның иң киң таралган исемнәре – Мирон һәм Әмир, кызлар өчен Ралина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев