Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Язның бер көне ел туйдыра

ҖЧҖ «Кама» агрофирмасының 26172 гектар сөрүлек җире бар. Шуның 5 мең гектарына уҗым культуралары чәчелгән. Бүгенгесе көнгә көзге ашлык – уҗымнар тулысынча тукландырылган.

Дүшәмбе көнне, районда беренчеләрдән булып, «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе көздән сукалап калдырылган басу-кырларны тырмалау эшенә кереште. Бу мөһим эшне башкару өчен 6 берәмлек техника – тырмалау агрегаты җәлеп ителгән.

Реклама

Новотроицкое бүлек чәсендәге басуларда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Тракторлар гөрелтесе еракларга ишетелеп тора. Без килгән басуда заманча техника белән тәҗрибәле механизатор Александр Суров идарә итә иде.

– Атна башыннан, һава торышы уңай килүгә үк, басуларны тырмалауга керештек. Кичә 21 гектар җир тырмаланды. Бүген, көннәр шулай әйбәт торса, 40 гектар чамасы тырмаларбыз дип ниятләп торам. Куәтле техника белән эшләү җан рәхәте. Һава торышы яхшы булсын дип теләп торабыз инде, – ди тәҗрибәле механизатор.

– Тракторга СГ-21 тырмалау агрегаты тагылган. Бу – бик рациональ техника. Басуны иңләп бара. Һава торышы менә хәзергечә дәвам итсә, иртәнге уннан кичке бишләргә кадәр эшләргә мөмкин. Җирдәге дымны саклау, язның һәр көнен бәрәкәтле итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. «Кара яз» дигән гыйбарә бар бит халык телендә. Әнә шул кап-кара җирне тырмалаудан башлана безнең эш, аннары үсентеләрнең кыяклаганын көтеп алабыз. Шулай, эш белән сизелмичә дулкын—дулкын иген басуларына килеп кергәнебезне сизми калабыз. «Кама» агрофирмасының шушы бүлекчәсендә унбер ел җитәкчелек итәм. Сыйфатлы, мул уңыш алыйм дисәң басудан кайтып кермисең инде. Берара мәктәпкә эшкә кергән идем. Басу-кырларны, җирне сагынып кире үз эшемә кайттым. Яраткан эшнең авырлыгын җиңел итеп күтәрәсең икән ул, – дип сөйли ди чирек гасыр авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы Равил Фәйзукан улы Илдарханов.

Бу басу – 200 гектар җирне тәшкил итә. Басуларның трактор керә алырлык җирләрендә тырмалау эшен уңышлы гына башкарабыз. Көннәр кояшлы торса алты-җиде көндә безнең бүлекчәдә тырмалауны төгәлләрбез, – дип сүзгә кушыла бүлекчәнең әйдәп баручы агрономы Сергей Александрович Волков.

– «Кама» агрофирмасы көнгә 3500 гектар җирне тырмалау куәтенә ия. Әгәр дә ки һава торышы уңай килсә, менә бүгенгечә дәвам итсә, бер атна эчендә алар тырмалау эшен төгәлли алачак. Үзвакытында тырмалау – басу культурасын төгәл үтәү – тиешенчә дым саклау дигән сүз. Җитәрлек дымы булган, кислород йөреп торган җир куенына салынган орлыкта өмет бар. Бүген «Гигант» ҖЧҖ җитештерү кооперативы да тырмалауга кереште, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Васил улы Хәбетдинов.

Тизләнеш заманасы, җир дә үз таләпләрен куя – язның бер көне түгел, бер сәгате ел туйдырырлык вакыт. Менә шуны кулдан ычкындырмыйча эшләргә дә эшләргә. Шунысы сөенечле, җирлегебездә хезмәт куючы игенчеләребез кояшлы, матур һава торышына сөенеп эшләргә атлыгып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X