Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Язгы хезмәт – көзге хөрмәт

Һәр яз үзенчәлекле. Быел апрельдә үк көн җылынды. Җир өлгерде, дым җитәрлек дип аграрийлар чәчү эшләренә кереште. Әмма тиз арада яз үз “холкын” күрсәтте.

«Ялкау сәбәбен, уңган кеше – әмәлен табар» дип халкыбыз бик белеп әйткән. Район аграрийлары һава торышының көйсезлеген сылтау итмичә язгы чәчү эшләрен оешкан төстә башкаралар.

«Безнең җирлектә басу-кырлар – үзенчәлекле»

«С.Сәйдәшев исемендәге» ҖЧҖ җитештерү предприятиесендә сөрүлек җирләрнең гомуми биләмәсе 6150 гектар тәшкил итә. Элек-электән ата-бабаларыбыз басу-кырларга исем кушкан. Сәйдәшлеләр дә кайсы җир кишәрлегендә нинди эш башкарылачагын басу исемен әйтеп сөйләшә. Аларның атамалары төрле һәм, һәрберсенең – үз “холкы”. Берсендә иртә язда чәчелгән бөртекләр шытып чыгып зөбәрҗәти “диңгез” булып дулкынланып утырса, икенчеләрендә әле тырмалау, бәгъзеләрендә орлыкны җир куенына салу – чәчү эше бара. Җитештерү предприятиесе директоры урынбасары Тимур Сафин: «Безнең җирлектә басукырлар – үзенчәлекле. Майның беренче декадасында төннәрен аеруча салкын булды. Шулай булуга карамастан табигать көйсезлеген сылтау итмибез. Җир – тере организм. Аның “тын алуын” тоярга, агротехник таләпләргә тулысынча җавап бирерлек итеп эшне оештырырга кирәк», – дип җир хакында, эше турында яратып сөйли. – Басу-кыр өсләреннән пар күтәрелә. Бу – чәчүлек җирнең авыл хуҗалыгы культуралары орлыгын кабул итәргә әзер булуын белдерә. Күктә – тургай сайрый. Бу – игенче өчен күңелле дә, җаваплы да чор. Көзге культуралар әйбәт. Иртә язда өлгергән басуларда чәчелгән арпа, берьеллык үләннәнр һәм борчаклар матур гына тиешелеп чыкты.

”Ни чәчсәң шуны урырсың” дигән әйтем тормыш тәҗрибәсе белән сыналган. Бездә чәчүлек орлык – яхшы сыйфатлы. Үзебезнең тәҗрибә участогында үстерелгән, сыналган – “җиз иләк аша” аша үткән. Яхшы уңышка өметләнәбез. Басу-кырларга бар яклап та тәрбия кирәк. Үзвакытында җирне сөрү, тырмалау, чәчү, катоклау,  бөртекле һәм мал азыгы культураларын төрле этапларда тукландыру; корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшү, агротехник чараларны төгәл үтәү – уңышның нигезе. Шунысы сөенечле,  механизаторлар – үз җирлегебездән. Барысы да замана таләпләренә җавап бирә торган аграрийлар. Яз айларында чәчү агрегаты белән идарә итәләр: тырмалыйлар, чәчәләр, катоклыйлар; аннары үсемлекләрне тукландыру, ашлау эшләрен башкаралар. Күп көч куеп үстерелгән һәм көтеп алынган уңышны җыю да алар вазыйфасына керә. Үз эшләрен белеп һәм яратып башкаралар», – ди.

«С.Сәйдәшев исемендәге» ҖЧҖ җитештерү предприятиесе директоры Марат Тәлгать улы Сафин: «Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы тармагы тулысынча кадрлар, белгечләр белән тәэмин ителгән дип авыз тутырып әйтеп булмый. Аеруча терлекчелек тармагында эшләү өчен хезмәткәрләр җитми. Без бу  мәсьәләне хәл итүнең иң отышлы юлын таптык һәм аны гамәлгә куйдык. Үзебезнең стипендиатларны булдырдык. Югары белем алып кайткан яшь белгечләр ихластан эшлиләр. Бүгенгесе көндә аграр университетта белем алучы ике стипендиатыбыз бар. Өметебезне аклардай белгечләр булырлар дип уйлыйм. Җәйге сессияне уңышлы тәмамласыннар. Алар каникулда эшләргә үзебезгә кайтачаклар. Әнә шул рәвешле студентларга –  белемнәрен ныгыту, аграр өлкәдә тәҗрибә туплау мәйданы бирәбез. Басу-кырларда эш гөрләп барсын өчен заманча техника белән дөрес идарә итү, авыл хуҗалыгы техникасын саклау һәм тиешенчә хезмәт күрсәтү кирәк. Барлык техниканы да кыштан яхшылап әзерләп куйган идек. Язгы кыр эшләре барышында техника белән көйсезлекләр килеп чыкса да эштә тоткарлыклар булмый. Үз стипендиатыбыз – югары белем алып кайткан баш инженер Раил Сәйфуллин эшенә бик  җаваплый карый»,  – ди хуҗалыктагы фидакарьләр белән горурланып.

«Бу – минем вазый фа!»

Авыл хуҗалыгы тармагында кырык алтынчы елын хезмәт куючы Рафаиз Рәис улы Бариев әнә шулай ди. Ул кырыгынчы ел рәттән кукуруз чәчү эшен башкара. «Бу эшне аеруча яратам. Нигәдер, бу вазыйфаны мин башкарырга тиеш дип кабул иткәнмен. Җаен беләм, кулдашым белән эшем җайга салынган. Моннан дүрт дистә ел элек ничек эшләгән булсак, асылда шул система бара. Шунысын әйтәсем килә – техника камилләшә. Шуңа бәйле рәвештә эш вакыты кыскара. Һава торышы уңай килеп торганда басуда эшләве күңелле. Аеруча техникаң көйле булып, “җырлап” торса», – ди эшеннән тәм табуын сиздереп. «Рафаиз Бариев тәҗрибәлне механизатор булу белән беррәттән терлекчелек тармагында алыштыргысыз кеше. Техникага җаваплы карый. Аны яратып “кулдашым” дип әйтә. Басуда тракторына чәчү агрегатын тага. Сезонлы вазыйфасын төгәл үтәгәннән соң Рафаиз Бариев ел әйләнәсенә фермада малларга азык сала. Бүгенге көндә безнең җитештерү предприятиесендә 700 дән артык савым сыеры асрала.  Һәр сыердан 32,1 литр сөт савып алабыз. Тәүлеклек савым 24 тонна тәшкил итә. Бу уңышларда Рафаиз Бариевның өлеше бихисап. Кукуруз – мал азыгы итеп салына.  Бу очракта, “Ашаган – белми, тураган белә” дигән әйтем урынлы булыр. Рафаиз абый механизатор буларак мал азыгы үстерүнең ни икәнен, аның нинди микъдарда кирәклеген яхшы белә. Хуҗалыкта асралучы терлекләрне кайгыртып: “Кукурузны күп итеп чәчик!” дип, алдан ук “аяк киенеп” тора. Быелгы язда бу эшкә яшь механизатор Илмир Габидуллин да кушылды. Остазы Илдар Гыймазов белән кукуруз чәчүгә кереште. Механизаторлар барысы да шушы яктан – шушы туфрактан. Чәчү агрегатын иярләгән Илдар Әшрәфуллин – тырыш механизатор. Үз эшен белеп, яратып башкара. Ирек Зыятдинов – культивацияли – дым саклау эшен башкара. Илнур Габидуллин МТЗ тракторы белән чәчелгән җирне кәтүкләп бара.

Тәҗрибәле механизаторлар: Юрий Колузаев, Мөнир Насыйров, Илдар Әшрәфуллин, Венер Фәрвәевләр дүрт чәчү агрегатын –“Амазон”ны эшкә җигеп 800 гектар җирдә язгы бодай чәчүне төгәлләү алдында торалар. Чәчү тәмамлануга авыл хуҗалыгы эшләренең башкалары көтеп тора. Һәр хезмәткәр үз вазыйфасын белеп башкара», – ди Тимур Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев