Яшел урак өсте дәвам итә
Татарстан агросәнәгать комплексында сөт терлекчелеген үстерү – өстенлекле юнәлеш. Безнең район авыл хуҗалыгы тармагының бу юнәлеше буенча да республикабызда алдынгылар сафында – тәүлеклек савым 105 тонна тәшкил итә. Бу, билгеле, уртак хезмәт – игенчелек һәм орлыкчылык, үсемлекчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларның ел әйләнәсенә кулгакул тотынып, үзара киңәшләшеп-фикерләшеп эшләүләре һәм җитәкчелекнең, ел фасылының ни рәвешле килүенә карамастан, эш фронтын оештыра белүе белән бәйле.
Уртак сөенечкә, район җирлегендә, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын эзли һәм таба белүче, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тиешле урында мактап, тиешле урында тәнкыйди күзлек аша бәя бирә белгән җитәкчеләребез бар. «Ярыш» җитештерү кооперативы директоры Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров шундый сыйфатларга ия аграрий.
Мал азыгы хәзерләүнең кызган мәлендә җитәкче белән басу-кырларда һәм сенаж салучылар янында булып кыска әңгәмә кордык. Шунысы игътибарга лаек – тәҗрибәле җитәкче быелгысы елның үзенчәлекле килүенә һич тә зарланмады.
«Менә бу баз – тулысынча тыгызланып бетеп килә. Сенаж – мал-туар яратып ашый торган, консервланган яшел масса. Бозыла, искерә дип тә борчыласы юк, чөнки аны бөтен технологияләрен үтәп салабыз. Елның-елында мал азыгын күпмедер күләмдә запас белән салып калырга тырышабыз. Малны, аеруча савым сыерларны бөтен кагыйдәләренә туры китереп асрау, яхшы итеп ашату өчен азык рационын дөрес итеп төзергә һәм аны гамәлгә куярга кирәк. Мисал өчен, хәзерге вакытта бер баш шартлы малга тәүлегенә 11 центнер азык берәмлеге әзерләнә. Үткән елгы азык запасын да кушкач ул 21 центнер була», – ди «Ярыш» җитештерү кооперативы ҖЧҖе директоры.
Сыерлар асрала торган терлек биналары бушап калган. Савым сыерлар, коры һәм чиста-пөхтә утарларда иркенләп йөриләр. Үзләре минутка да күшәүдән туктамыйлар, бу – яхшы күренеш. Малкайларның көр, тук булулары әллә каян күренеп тора. Күзләр генә тимәсен, сөтлебикәләрнең янбашлары елкылдап тора. Биредә тәҗрибәле һәм, иң мөһиме, үз эшен яратып, булсынга дип башкаручы мал җанлы кешеләр хезмәт куя. Мөгезле эре терлек – хуҗалыкның визит карточкасы сыман. Аларга карап җитәкчегә дә, терлекчеләргә дә бәя бирергә була. Бу яктан да Рәсим Шәйхаттаровның йөзе кызарырлык түгел. Ул үзе һәрвакыт уңышның нигезен булдыклы хезмәткәрләренә «сылтарга» ярата.
– Әйтәләр бит, запас кесәне тишмәс дип, үткән елгы 2 мең тонна сенаж, 2500 тонна силос базы ачылмаган, печән һәм салам төргәкләре дә байтак. Келәтләрдә «җил уйнаса» – амбарларда ашлыгың булмаса, мал азыгы базлары буш булса, ай-һай, сөт савуны арттыру турында сүз дә булмас иде. Шуңа да, елның ни рәвешле килүенә карамастан, запасың булганда, җаның тыныч була. Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, сөт саву күләме тәүлегенә 3300 литрга артып, 5500 килограмм тәшкил итә. Нәселле, токымлы сыер сөтне күп бирә. Ләкин, яхшы токымлы малны асрауның үзенчәлекләре бар. Соңгы алты-җиде елда савым сыерлар бәйләүдә түгел. Тәүлеккә ике тапкыр савылганнан соң утарда иркенләп йөриләр. Тукланулары – кышкы рацион буенча. Сыер савучылар: Дания Шәйхенурова – 1600, Нәфисә Шәехова – 1500, Гөлүсә Бәйрәмова белән Гүзәлия Шәфыйковалар икесенә бергә тәүлегенә 2000 литр сөт савалар. Кызлар – сыер савучылар, үз эшләрен күңел биреп эшлиләр. Аларның хезмәтен тиешенчә бәһаләргә тырышабыз, – ди җитештерү кооперативы директоры.
Маллар тук, сәламәт булсын һәм күп сөт бирсен өчен басу-кырларда игеннәрнең, мал азыгының шаулап-гөрләп үсүләре кирәк. Быел яңгырлар бик көтеп алынган, сирәк кунак. Ә инде районыбызның Минзәлә ягында урнашкан авыллары тирәсен ул еш кына читләтеп үтүчән. Шулай булса да, Аллаһка шөкер дип әйтик, «Ярыш» җитештерү кооперативы басу-кырлары өметле күренә. Берьеллык үлән басуларын урганнан соң ук, август аенда көзге культуралар чәчү өчен сөрүлек җирләрне эшкәртеп баралар. Бу инде, басу кораблары – комбайннар басудан чыгуга ук механизаторларның «корыч ат»ларын иярләп җирне эшкәртергә керүләрен аңлата. Авыл хуҗалыгы тармагындагы чылбырларда бер буын икенчесе белән бик нык бәйләнгән.
«Ярыш» җитештерү кооперативының мал азыгы чәчелгән басуларында яшел урак өсте – берьеллык үләннәрне чабу кызу темплар белән бара. Шулай булмыйча, эссе һава торышында үләннең тиз арада кибеп печәнгә әйләнүенә юл куймаска кирәк! Мал азыгы әзерләү тулы куәтенә баруын сенаж базы белән басу арасында чапкан йөк машиналары һәм басуларда үлән урып ваклаучы комбаиннар гөрелтесе раслап тора.
– 250 гектар җирдә чәчелгән берьеллык үләннәрне чабып һәм тураклап сенажга салу атна ахырына тәмамланачак. Елына карата зарланырлык түгел дип әйтәсем килә – гектарыннан 37 центнер чыга. Тәҗрибәле механизаторларыбыз булганда бу эшне тиз арада тәмамлауның бер авырлыгы да юк. Берьеллык үлән чабучы Фәнис Шәмсиев КСУ-1 комбайнында көненә 40-50 гектар җирдә үлән чаба. Күләмле эшне башкару өчен куәтле техниканы яңартып тору да кирәк. Быел алган яңа техниканы – яшел массаны турый, төйи торган КСК-600 комбайнын Фаил Шакиров иярләде. Басу белән силос базы арасында тыз да быз чабучы йөк ташучылар Марат Мәрдәнов КамАЗга (прицеп) тагылма тагып икеләтә эш башкара. Шулай ук Рәфыйкъ Сәләхов һәм Батыр Атаҗановлар да җитез, өлгерләр. Базга салына торган яшел массаны тыгызлап торучы (тромбовать итүче) Геннадий Федоров үз эшен белеп башкара – тракторы белән мал азыгын һава кермәслек итеп таптый. Механизаторлар, йөк ташучылар, силос базында эшләүчеләр берберсен тоткарламыйча, өзеклек кертмичә, ягъни бер йодрык булганда гына эш уңай нәтиҗә бирә. Хезмәтчәннәр моны яхшы аңлый, – ди җитештерү кооперативы директоры. Биредә хезмәт кешесе хөрмәтле. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең сәламәтлеген кайгырту, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү максатыннан аграрийларны кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган. Сыйфатлы ризык белән хушланган хезмәт кешесенең күңеле күтәренке булуы һәркемгә билгеле. Хуҗалыкта эшләүчеләргә хезмәт хаклары үз вакытында, тиешле күләмдә түләнә. Рәхәтләнеп эшләргә дә эшләргә генә кирәк. Быел сатып алынган «YТО – Х 1304» тракторы, КСК-600 комбайны – хезмәт шартларын яхшыртуның матур мисалы. Әнә шулай, «Өч тиен чыкмыйча биш тиен керми» дигән халык мәкален истә тотып, техник базаны яңартып, яшәү һәм хезмәт шартларын уңайлы итәргә тырышып эшли һәм яши ярышлылар.
– Бездә – 300 гектар пай җире бар. Халыкка карата гадел булырга тырышабыз, аларга пай җире өчен үз өлешләрен биреп барабыз. Сер түгел, хәзер авылларда күпчелек кеше мөгезле эре терлек асрамый. Шуңа да пай җирләре өчен түләүнең ике төрен булдырдык. Кемдер акчалата, кемдер икмәкләтә ала. Ә салам төргәкләрен без бушлай өләшәбез. Тагын шунысын әйтәсем килә – авылда эш бар! Бары тик теләк һәм аек булу кирәк. Шәһәрдә дә күктән төшми акча. Шушы хозурлыкларны ташлап калага китмичә калган яшьләрдән үкенү сүзләрен ишеткәнем юк әле. Авылда да суы, газы кергән – барлык шартлар тудырылган. Муеннан бурычка батып калада фатир алганчы авылда, газиз җиреңдә яшәү, минемчә, дөрес, – ди җитәкче авылның киләчәге өчен борчылып.
Хезмәттә үрләр яулау – уңган-булганнар, иҗтиһад итүчеләр өлешенә тигән көмеш. «Ярыш» җитештерү кооперативында андый кадрлар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев