Яклый илне ике дус
Гомергомергә илебез батырларга, кыю кешеләргә бай булган. Тарихны барласаң, иң авыр чакларда сынмаскасыгылмаска, бар кыенлыкларны җиңәргә илебез халкына аның корычтай нык холкы, төпле фикердә булуы ярдәм иткән.
Хәзерге көндә дә андый кешеләребез җитәрлек. Патриотизм, үз бурычыңа тугры калып намус кушканча эшләү – алар өчен буш сүз түгел. Круглое Поле поселогыннан булган ике дус: Алексей Решетников белән Михаил Ананьев та шундыйлардан.
«Мәктәптән үк таныш без»
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган ир-егетләр белән турыдан-туры сөйләшә алмагач, без аларның тормыш иптәшләре, хатыннары белән күрешеп, Алексей һәм Михаил турында сораштырып алырга булдык. Ике ханым да эштә, йорттагы мәшәкатьләре шактый булуга да карамастан, ханымнарның берсе белән очрашып, кызыклы әңгәмә кордык.
– Без барыбыз да: мин, Алексей, Михаил – Круглое Поле поселогында яшәп үстек. Берберебезне кечкенәдән үк белә идек, бер мәктәпкә укырга йөрдек. Әле дә хәтеремдә: тәнәфес вакытында мәктәп коридорына чыкканда, Алексей тәрәзә төбенә менеп утыра иде дә мине күзәтә торган булды. Мин исә аңардан бер-ике яшькә олырак. Ябык кына, кечкенә гәүдәле малайга исем дә китмәде. Күрәсең , кайсыдыр ягым белән аны үземә каратканмындыр иде: гел шул тәрәзә төбендә утырыр иде тәнәфестә. Ә мин озын толымымны җилфердәтеп, сыйныфташ кызлар белән уйный торган идем, – дип елмаеп сөйли Алексей Решетниковның җәмәгате Әлфия Фәрит кызы.
Әлфия ханым сүзенә караганда, ире Алексей Михаилны күптән белгән, ләкин баштарак ул аның абыйсы Игорь белән күбрәк аралаша торган булган.
– Безнең Бикләндә ана капиталына сатып алынган йортыбыз бар. Шуны күтәртергә, кирәк җирен ныгытасы бар иде. Алексейның үзенә генә авыр иде ул эш. Менә шул вакыт Михаил аңа ярдәм тәкъдим итеп, аларның дуслыклары ныгып китте, – дип искә ала Әлфия Фәритовна. – Илдәге, дөньядагы хәлләрне уртага салып сөйләшү, сәясәт темасына гәп корусыз гына узмагандыр ул очрашулар. Чөнки тиздән ул миңа: «Мин хәрби операция зонасына китәм!» – дип игълан итте.
Бер көнне киттеләр
Иренең бу сүзләрен Әлфия Фәритовна башта шаярту дип кенә кабул итә. «Нинди хәрби хезмәт ди ул сиңа? Синең бит эштә булган чакта ике үкчәң дә сынып, янчелеп беткән иде. Армиягә китәр алдыннан аягың да янды бит, шуның өчен сине алмадылар», – дип көлеп кенә куя. Ләкин, Алексейның нияте төпле булып чыга. Берничә көннән ул үзенең медкомиссия тикшерүен уңышлы узуын әйтә. Шул чакта гына җәмәгате эшнең җитди икәнен аңлап ала.
– Алексей контракт төзеп, хәрби хезмәткә җыена башлады. Михаил белән алар бергә, бер көнне киттеләр. Контракт төзесәләр дә, түләүләр өчен түгел, йөрәк, намус кушуы буенча хезмәт итәргә булдылар. «Кем белә алда нәрсә буласын. Көтеп, фарыз итеп ятар чак түгел. Хәзер китәргә, илебезне якларга кирәк», – диде алар. Аннары, яшьли армия хезмәтенә бармый калуы да Алексейга зур йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Аның энесе Андрей армиядә су асты көймәсендә хезмәт иткән иде. Хәзер дә шунда диңгезче булып, ил чикләрен саклый. Аңардан бераз көнләшә иде ирем. Контракт буенча хезмәткә дә ул хәрби бурычны кайтару мөмкинлеге итеп карады, – дип беразга уйга чума Әлфия ханым. Аннары тагын телгә килә. – Китәсе көннәре билгеле булгач, миңа Михаилның хатыны Наталья шалтыратты. «Кара әле, Михайлны махсус хәрби операциягә китәргә Алексей котырттымы ул?» – дип сорады. Мин исә аңа: «Бергә хәл иткәннәр алар. Михаил беренче булып бу хакта сүз башлаган, Алексей ияреп, бу фикерне күтәреп алган», – дип җавап бирдем. Утызынчы гыйнвар көнне алар бергә Казанга, бераздан хәрби операция зонасына киттеләр…
«Соңгы күлмәкләренә кадәр салачаклар», – дип сөйлиләр якыннары ике дус турында. Алар чыннан да үз сүзендә торып, куелган бурычны актык канына кадәр үти торганнардан. Гаиләләре, якын кешеләре Алексей һәм Михаил турында гел борчылып, алардан хәбәр килгәнне көтеп кенә торалар. Язсалар, шалтыратып: «Бар да яхшы, борчылмагыз», – дисәләр, шуңа сөенеп, тынычланып алалар.
– Алексей белән Михаил әлеге вакытта бер отрядта булмасалар да, бер-берсенең хәлен белеп торалар. Алексей санитар. Хәрби операция зонасындагы яралы егетләребезгә медицина ярдәм күрсәтә, аларны госпитальгә җибәрә. Хезмәтләре авыр булса да, шаяртуга да вакытын табып, алар үз күңелләрен үзләре күтәрә. Ә болай, ирем миңа артыгын сөйләми. Мин бит елак. Матур нәфис фильм карасам, күңелне тибрәтүче җыр ишетсәм – күзләремнән яшьләр тәгәри. Әле менә язылышкан көнебез искә төшә дә, күңелләр йомшарып китә. Борчылам инде мин аның хакта, ничек борчылмыйсың, – дип йомшак кына елмаеп куя Әлфия Обухова.
Кайтуларын көтәбез!
Шул урыннан әңгәмәбез гаилә, балалар темасына да кереп китә. Михаил Ананьевның тормыш иптәше Наталья Хәкимовна белән элемтәгә керә алмагач, без әлбәттә, Әлфия ханым белән Алексей Леонидовичның гаиләсе турында сөйләштек.
– Наталья соңгы араларда күп эшли, шалтыратучыларга җавап бирергә вакыты да калмый, – дип әйтеп куя Әлфия Фәритовна. Аннары, минем үтенечемне кире какмый гына бераз үз гаиләсе турында сөйләп ала.
– Алексей белән берберебезне кечкенәдән үк белсәк тә, урау юллардан соң гына янә очрашып, кавыштык. Минем беренче иремнең дә исеме Алексей иде. Ул, кызганычка каршы, улыбыз Илья туганнан соң дүрт ай узгач вафат булды. Алексей да беренче никахыннан уңмады. Бер тапкыр очраклы гына очракштык та, балачактагы хәлләрне искә төшереп утырдык. Ул: «Син миңа бик ошый идең мәктәптә чакта. Син бит беренче мәхәббәтем идең», – диде. Шуннан соң бераз очрашып, аралашып алдык та, Алексей мине үзенең йортына алып кайтты. Икебезнең дә йөрәк яралы булгач, язылышу турында уйламый идек. Еллар узу белән, уртак кызыбыз Виктория дә тугач, әкеренләп мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерү мәсьәләсенә әйләнеп кайттык. Һәм менә, бу елның 29 гыйнварында Тукай ЗАГСында язылыштык. Ә икенче көнне мин Алексейны хәрби хезмәткә озаттым, – диде ул.
Туйда парның иң якын кешеләре генә булган. Якыннары, балалары белән бергә якын дуслары Михаил да. Сөйләшүебез вакытында язылышу көнен Әлфия Обухова еш искә алды, телефоныннан гаилә фотоларын күрсәтте, елмайды, көлеп алды.
– Унөч ел бергә тормыш иткәннән соң матур гына туйны да бәйрәм итәсе килгән иде. Ләкин вакыты да, мөмкинлеге дә булмады. Минем яшь кызлар кебек ак күлмәк киясе киләде. Һәр хатын-кызның хыялы бит инде ул. Алексей хәрби операция зонасында булганда, аңа да бу хакта шаярып әйттем. Ул шунда ук: «Ярар, бәйрәмен дә ясарбыз. Мин кайткач», – дип йөрәгемә май салды. Менә шундый хыяллар белән аны түземсезләнеп көтәм. Эшкә йөрим, йорт эшләре, балаларым, башка төр мәшәкатьләр белән онытылам. Ләкин ничек кенә булмасын «Ленин»ым (Алексей Решетниковның позывное) гел күз алдымда, уйларымда яши. Үзе дә, Михаил да исән-имин генә йөрсеннәр, – диде Әлфия ханым хушлашканда.
Без дә батыр райондашларыбыз белән горурланабыз, аларга исәнлексаулык теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев