Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Горурланыр эшләребез бар

Утырыш алдыннан, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Депутаты Айдар Метшин мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карап чыкты. Иң элек алар махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәдә булдылар.

Биредә хәрбиләргә хезмәтләрендә кирәкле җиһазлар, кирәк-яраклар күрсәтелде, заманча технологияләр турында сөйләнде. Аннары, делигация икенче күргәзмә залына күчте. Сөт, ит, бал, ипи, камыр эшләнмәләре, төрледәнтөрле ризык һәм район осталары куллары белән эшләнгән үзенчәлекле әйберләрне үз эченә җыйган сәүдә рәтләре муллыгы, бизәлеше белән үзенә җәлеп итеп торды. Район җитәкчелеге һәм килгән кунаклар тәкъдим ителүче продукциядән авыз итеп, аның төрлелеге белән таныша алды. Шулай ук алар бирегә килгән фермерлар, эшмәкәрләр белән дә аралашты.

Халык саны үсә, мөмкинлекләр киңәя

Утырыш исә төгәл сәгать иртәнге тугызда башланды. Көн кадагындагы сорау буенча тавыш бирелеп, чыгышлар буенча регламент әйтелеп узгач, сүз район башлыгы Фаил Камаевка бирелде.

– Һәр елдагы традиция буенча, ел башында очрашып без үткән елда эшләнгән эшләргә бәя бирәбез, нәтиҗәләр ясап, ачыкланган кимчелекләрне карап үтәбез һәм әлбәттә, якын киләчәккә планнар корып, районның социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгелибез. Исап-хисап елында җитәкчелекнең эшчәнлеге районның икътисадын ныгытуга, салымнарның һәм җыемнарның бюджет - ка өзлексез кереп баруын, җирле мәсьәләләрне чишүгә, инвестицияләр җәлеп итеп, халык өчен районда уңайлы яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелде. Төп бурычлар шул булды, – дип башлады чыгышын Фаил Мисбах улы. Иң элек район хакиме районда яшәүче халык саны, аның милли составы, үлүчеләр, туучыларга кагылышлы саннарны әйтеп үтте. Бүгенге көндә Тукай районында теркәлеп яшәүчеләр саны 50 537 кешегә җиткән. Халык саны башлыча шәһәрдән авылга күчеп кайтучылар хисабына арта. Аннары, районның территориаль урнашуы халык саны арту өчен генә түгел, аграр һәм сәнәгать комплексында инвестиция мөмкинлекләрен тормышка ашыруга да уңай шартлар тудыра. Бу исә үз чиратында яңа эш урыннарын булдыруга юллар ача. Сүз уңаеннан, исәпхисап елы буенча районда теркәлгән эшсезләр саны 0,21 процент кына тәшкил иткән. Мәшгульлек үзәгендә исәптә 41 кеше тора. Шуларның 25е – пенсия алды яшендәге кешеләр, 8е – мәктәпкәчә яшьтә балалары булган хатын-кызлар.

– Бәтке авыл җирлеге территориясендә «Әнәк» агрофирмасы «Ворошиловский» совхозы авыл хуҗалыгы комплексы филиалын актив үстерү эшчәнлеге алып барыла. Бүгенге көндә биредә «Ясалма сугару» мелиорация системасы төзелеше бара. Проект буенча инвестиция күләме 1 млрд 488 мең сум тәшкил итә, 51 эш урыны булдырылу күздә тотыла, – дип Фаил Камаев инвестицияләр темасына күчте.

Аның чыгышында «Пак Престус» – электр лампалары, яктырту җиһазлары, пластик тартмалар җитештерү комплексы, Дэн Сяопин исемендәге Логистик комплекс, Калмаш җирлеге территориясендә төзелергә ниятләнүче агросәнәгать паркы, «Тексол» индустриаль паркы җирлегендә башкарылучы эш, киләчәктә булдырылачак хезмәт урыннары, мөмкинлекләр турында әйтеп үтелде.

– Үткән 2023 ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 36,9 млрд сум тәшкил итте. 2022 ел белән чагыштырганда үсеш 47 процентка артты, – диде Фаил Камаев.

Эшмәкәрлек, авыл хуҗалыгы һәм башкасы

Районның социаль-икътисади тормышында кече һәм урта эшмәкәрлекнең дә өлеше кечкенә түгел. Әлеге вакытта Тукай районында 2970 кече һәм урта бизнес субьекты бар. Шул исәптән 2025 шәхси эшмәкәр. Әлеге оешмаларда һәм предприятиеләрдә 15 меңнән артык кеше, ягъни эшләүче халыкның 70 проценттан артыгы хезмәт итә. Кече һәм урта эшмәкәрлекнең акчалата әйләнеше исә 2023 елда 63 млрд сумннан артык сумманы тәшкил итте.

– Район икътисадында мөһим юнәлешләрнең берсе ул авыл хуҗалыгы. Ел ахырына җитештерелгән продукциянең күләме 31 млрд сумга бәяләнде. Бүгенге көндә агросәнәгать комплексында эшләүчеләрнең хезмәт хакы район буенча 60 мең 699 сум, – дип билгеләп үтте Фаил Мисбах улы.

Район башлыгы район аграрийлары, грантлар, һөнәр ияләре, мөһим мәсьәләләр хакында озак сөйләде. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы юнәлешендә махсус һөнәри белем алу, мәгариф, социальмәдәни, юл төзелеше һәм башка күптөрле темаларга тукталып үтте. Шунысы да кызыклы, узган ел 140 мең квадрат метр планны уздырып, районда 176,2 мең квадрат метр, ягъни 1000 шәхси йорт кулланылышка кертелгән. Агымдагы елга исә 150 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу башка тирә-юньдәге 7 район һәм шәһәрнең гомуми планы кадәрле башкарылган һәм башкарылачак эш күләме дигән сүз.

2024 елда районда алда әйтеп үтелгән тармакларда, шулай ук газлаштыру, су кертүгә кагылышлы эшләрне планга салынганча башкарырга, күләмнәрне киметмәскә тырышачаклар. Җитәкчелекнең бу елга карата бурычлары шул.

Тукай районы сынатмый

Аннары, көн кадагындагы сорау буенча Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Адель Даутов, Тукай районының фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов чыгыш ясады. Алар үз тармакларындагы, социаль-икътисадый үсешкә бәйле сораулар белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгатъ итте.

Утырышта сүз шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченкога һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Депутаты Айдар Метшинга да бирелде.

– Татарстан Республикасы күп тармакларда ил күләмендә алдынгылар рәтендә. Монда Тукай районының да өлеше зур. Агымдагы 2024 ел безнең барыбыз өчен дә югары күрсәткечләр һәм уңышлар елы булып килсен, – диде Олег Владимирович, республика җитәкчелеге башкарган һәм киләчәктә башкарачак эш планнары турында сөйләгәннән соң.

Аның сүзләренә Айдар Рәис улы да кушылды:

– Ирешкән уңышларыгыз сөендерерлек һәм үткән ел барыбыз өчен җиңел булмады. Ләкин барлык районыбыз тырышлыгы белән республикабыз икътисадый яктан да, башка өлкәләрдә дә үзен сынатмады. Тукай районы да үсешен ныклы рәвештә дәвам итә һәм моңа районда яшәүче һәркемнең, һәрберегезнең хезмәте кергән. Көндә башкарган фидакарь хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә, исән-сау булыгыз. Бергә без республикабыз белән ил күләмендә тагын да зуррак үрләргә ирешербез, – диде ул.

Тукай муниципаль районы Советының 42нче утырышы әнә шулай якты теләкләр, өмет һәм ышаныч тулы сүзләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев