Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Гигант»та уҗым игенен уру тәмамланды. Чиратта – сабан ашлыгы

Көн җилсез, кояш кыздыра. Урак өсте. Олы юл читендәге куе арыш теземнәрен бер-бер артлы йөреп, биш комбайн суктыра. Бу июль азагы иде.

Араларында иң тәҗрибәле комбайнчылары, ихтимал, Флорис Миннегалиев белән Алексей Ширчиковлардыр. Аларны чәчү вакытында да, уттай урак өстендә дә әлеге басуда очратканыбыз бар. Сыйфатлы эшләре өчен «Гигант» җәмгыяте җитәкчесе Риф Имамов аларны үрнәк итеп куя, мактау сүзләре ирештерә. Быелгы район Сабан туенда Флорис кыр батыры исеменә лаек булды. Уракка ул өр-яңа «Акрос» комбайнына утырып чыккан. Бункерыннан көн саен 60 тонна чамасы арыш озата. Без хуҗалыкта булган көннән элек, 28 июльдә, ындыр табагына 596,2 центнер ашлык озаткан инде. Алексей Ширчиков, гадәттәгечә, үзенең яраткан «Дон» комбайны белән дистә еллар уңышлы идарә итә, быелгы урып-җыюга да яхшы әзерлек белән чыккан. Ул бер көндә - 770 центнер, «Акрос» комбайнчысы Таһир Тангатаров - 919,7, «ДОН»да Сергей Черпаков - 512, «Енисей» комбайнчысы Марат Закиров 311,7 центнер ашлык суктырып алганнар. Бер көндә ындыр табагына 3102,9 центнер ашлык кайтты. Аларны «КамАЗ» шоферлары ташый. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басу - ындыр табагы юлы тынып тормый. Юлларда - муллык, яңа уңыш ашлыгы!

Үлчәүче бүлмәсендә Альбина Янгирова белән сөйләшеп торган арада, 10 минут уздымы-юкмы, басудан бер-бер артлы ашлык төягән өч-дүрт «КамАЗ» машинасы кайтты. Арышның уңышы яхшы булган, авыл хуҗалыгы идарәсендә әйтүләренчә, кайбер кишәрлекләрдә гектарыннан 40 центнер чыга икән, машина әрҗәләре тиз тула, басу белән ындыр табагы арасы бик ерак түгел. 28 июльдә, мәсәлән, шоферлар Заһир Садыйков 15 рейс ясап, 1282 центнер, Флорит Җиһангиров 10 тапкыр барып, 1169 центнер ашлык алып кайтканнар. Аларга ярдәмгә, төп эшләреннән тыш, башка машиналар да кушыла. Шоферлар Рафаэл Минһаҗев, Әләм Садретдинов 339-311 центнер ашлык кайтарганнар. Ә 29 июльдә ашлык ташырга өстәмә Равис Шәйхетдинов «КамАЗ»ы килгән иде, чөнки уракчыларга арыш урагын тиз көндә тәмамлап, башка культураларга күчү бурычы куелган. Нәзберек борчакның бөртеген югалтмыйча җыеп аласы бар.

Ындыр табагында мул көшелләр

- Күңелебез көр. Быелгы уңыш искиткеч әйбәт, - дип каршылады безне күптәнге танышыбыз, ындыр табагы мөдире Рифат Зарипов таудай арыш көшелләренә күрсәтеп. - Артык дымлы түгел, 14 процент. Келтерәп тора, - диде һәм көшелдән бер уч арышны уч төбендә биетеп алды.

- Бу кадәр ашлыкны чистартып, амбарга урнаштыру һәм чәчүлек орлык әзерләү сезнең өстәдер инде? - дип кызыксынам.

Мөдир бу эшләрнең җаен белә. Шушы вазыйфада 20 еллык стажы бар. Хезмәт ветераны. Элеккеге елларда совхозда яшелчәчелектә эшләгән һәм соңгы елларда ындыр табагында төп эшче саналган Розалия Закирова Яңа поселогы мәктәбенең 7 сыйныф укучыларыннан торган бригаданы җитәкләп, ашлык чистарту белән шөгыльләнәләр.

- Егетләребез булдыклы. Узган сезонда эшләгән Нияз Садретдинов янына быел Динар Сәлахов, Азат Әлмөхәммәтов кушылдылар. Бер звено булып эшлиләр. Беренче көннән үк алга куелган норманы үтәү өчен зур тырышлык куялар. Шундый ук икенче звенода - игезәк малайлар Әмир, Алмаз Әлмөхәммәтовлар, Илсөяр Зарипова.

Эш ике сменада оештырылган. Беренче смена иртән сәгать 7дән 13кә кадәр, икенчесе 13тән кичке 7гә кадәр. Сменага 25 тонна ашлык чистартып, амбарга озату норма итеп куела. Ындыр табагына быел кайтартылган өр-яңа «ОВС - 25» чистарту машинасы эшне шактый җиңеләйтә. Аны карап-хәстәрләп эшләтүгә электрчы Айрат Сафин җаваплы. Ул үз эшенең белгече дип мактап алды аны ындыр табагы мөдире.

Хуҗалыкта һәркем үз бурычын аңлап, иген уңышы муллыгына сөенеп, шатланып эшли. Амбарчы Сания Мәхмүтованы да ындырчылар янында очратасың. «Урыныбыз җитәрлек, бөтен ашлыкны үзебездә сакларга куячакбыз», - диде ул.

Ындырда эшләүчеләргә тулы эш һәм ял шартлары тудырылган. Ындыр табагы хуҗасы Рифат әфәнде эшче егетләрен - мәктәп укучыларын «улларым» дип исемнәре белән атый. Аларны эшкә дәртләндерә белә, тәмле итеп эндәшә, үз итеп киңәшә.

- Укучылар биредә хезмәт чыныгуы алалар, үзләренең гаилә кесәсенә уку кирәк-яраклары алырга акчасы да ярап куячак, - дип аңлатты мөдир яшь эшчеләре белән горурланып.

Мин Рифат Зариповның матурлыкка, табигать күренешләренә гашыйк кеше икәнен күптәннән белә идем. Ул аз гына эштән бушадымы, бу бигрәк тә кыш көне була, кулына пумала, буяу алып авыл күренешләренә, аның матур табигатенә сокланып буяулы рәсемнәр, картиналар иҗат итә.

- Кулымнан пумаланы ташлаганым юк. Иҗат итәм. Тирә-ягыбыз искиткеч матур бит, - дип ындыр табагыннан янәшәдәге урманга күрсәтә ул.

Әйе, һәр эштән тәм табучы, мул уңышка сокланып, аны вакытында җыеп алуга, урнаштыруга өлеш кертүче олы җанлы Рифат Зарипов кебек оештыручылар көче белән ашлык үз вакытында амбарларга урнаштырыла. Халык әйтмешли, кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык. Урып-җыю конвейерының төгәл эшләвендә ындыр табагының, анда эшләүче ветераннарның һәм мәктәп укучыларының өлеше искиткеч зур. Моның шулай булуын «Гигант» хуҗалыгы ындыр табагы эшчәнлеге раслый.

P.S. Язма газетада басылган көнгә хуҗалыкта арыш, көзге бодай һәм борчак җыеп алуның төгәлләнүен хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак