Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чәчү алдыннан зур семинар үтте

Семинар ике өлештә үтте. Аның бер өлеше техника паркында, икенче өлеше Иске Абдул авылының мәдәният йортында узды.

Иң элек, иртәнге унынчы яртыда семинарда катнашучылар Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның Иске Абдул авылындагы техника паркында җыелды. Биредә хуҗалыкның төзекләндерелеп, тиздән башланачак язгы кыр эш ләренә дип әзерләп куелган техни каны күрергә була иде. Монда элек тән үк булган тракторлар да, был тыр гына алынган, үз илебездә җи тештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы да булды.

Басуда тимер атың сынатмасын...

– Ел саен менә шушылай җыелып очрашабыз һәм шундый очрашу вакытындагы укулар һәрвакыт үзенчәлекле үтә. Чөнки ел саен препаратлар үзгәрә, технологияләрдә үзгәрешләр күзәтелә, законнарда да яңалыклар килеп чыга. Семинарыбызның икенче – теоре тик өлешендә фән ияләре, шул ук вакытта практикада эшләүче шә хесләр чыгыш ясый. Алар орлыкчылык, биопрепаратлар белән эшләү юнә лешендә безгә белемнәр бирә чәк, яңалыклар белән танышты рачак. Хәзер исә без Марат Тәл га товичның хуҗалыгындагы тех никаны карап чыкканнан соң, кур кынычсызлык техникасы турында да сөйләшәчәкбез, – дип сүз баш лады районның авыл хуҗалыгы һәм азык­төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.

Аннары сүз Сәйдәшев исе мендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга бирелде. Ул әзерлек эшләре, яңа техника, ашламага, ягулык мәсьәләсенә тукталып узды.

– Көздән үк әзерләнә башлаган идек инде. «Кама» агрофирмасыннан җир йомшарткыч агрегат алып кайт тык. Аннары, җиде гидравлик тырма агрегаты, дүрт чәчкеч комплексы һәм ике гадәти «СЗ» чәчү агрегаты, биш каток агрегаты һәм башкасы бар. Күреп торасыз, көннәр дә җылынды. Димәк, орлыклар ны да агулый башлыйбыз. Арпаны дүрт компомнентлы препарат белән эшкәртәчәкбез. Бу кыйммәт булса да, күпкә уңайлы, – диде ул.

Механизаторларга килгәндә, хуҗалык алар белән тулысынча тәэмин ителгән. Аларның хезмәт хаклары, эш шартлары хакында да җитәкчелек һәрвакыт уйлап, кайгыртып тора. Техниканы да яңартып торырга тырышалар. Әйтик, үткән елда гына сәйдәшлеләр яңа К­700 тракторы сатып алган.

– Чит ил техникасыннан әк ренләп китәргә туры килә. Бүгенге шарт ларда үзебездә чыга торганына күчеп барабыз. Аллага шөкер, тракторларга запас частьләр алып, көздән үк ремонтлап куйдык, ягулык­майлау материалларына килгәндә, алары да кайта башлады, – дип билгеләп үтте Марат Сафин.

Аның чыгышыннан соң ра йонның авыл хуҗалыгы идарәсенең ме ханизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин кыр эшләре вакытында хезмәт һәм тормыш куркынычсызлыгы турында сөйләп, техникага, механизаторларга булган таләпләр, кагыйдәләр турында искәртеп үтте. Шул ук вакытта семинарга килүчеләр белән бергә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта күрсәтелгән техниканы куркынычсызлык таләпләренә туры килүкилмәвен дә тикшереп уздылар.

Белемнәрен яңарттылар

Техника паркыннан соң һәммәсе дә мәдәният йортына юл алды. Биредә, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләр, фермерлар һәм умартачылар өчен укытуга, яңа мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән, авыл хуҗалагы тармагындагы фәнни хезмәткәрләр, белгечләр белән очрашу оештырылды.

Иң элек, семинарда катнашучылар мәдәният йорты фойесында урнашытырлган күргәзмә белән танышып чыкты. Биредә, район хуҗалыкларында булган орлык үрнәкләре, аларның шытым нәтиҗәләре күрсәтелгән иде. «Россельхозцентр» хезмәте белгечләре район хуҗалыкларында чәчүгә дигән орлык материалларының сыйфаты, сортлары, булган авырулар турында сөйләп хисап тотты, орлыкны агулау буенча киңәшләрен бирде.

Аннары һәммәсе дә тамаша залында урын алды.

– Бүген биредә биреләчәк мәгълүмат безнең эштә кирәк булачак дип ышанам. Чөнки алдыбызда фән ияләре чыгыш ясаячак, бик күп файдалы яңалыклар, әйберләр ишетәчәкбез. Белемнәребезне яңартып, авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы законнардагы үзгәрешләр белән дә танышып, дөрес һәм нәтиҗәле эшләргә өйрәнәчәкбез, – дип ачып җибәрде семинарның теория өлешен район башлыгы Фаил Камаев.

Рәшит Хәбетдиновның язгы кыр эшләренә кагылышлы чыгышыннан соң, тамашачылар алдында «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоцияциясенең генераль директоры Юрий Еров чыгыш ясады. Ул республикада булган югары сыйфатлы, элиталы орлыклар турында, кайсы районнарда аларның нинди төрләре күбрәккимрәк чәчелүе, ничә төрләре үстерелүе турында сөйләде. Шулай ук башка өлкәләрдән Татарстанга керүче орлыкны теркәү, һәр сортның өстенлеге һәм кимчелекле яклары турында да әйтеп узарга онытмады.

– Тулысынча камил булган бер генә сорт та юк. Һәр сорттагы орлыкның уңайлы яклары белән бергә, аның йомшак яклары да бар. Моны аңларга, һәм орлык материалларының үзенчәлекләре, күрсәтелгән сыйфатыннан чыгып, аны ничек эшкәртергә, кимчелекле якларын күздә тотып, нинди авырулардан саклау, нинди препаратлар белән тукландыру зарурлыгы турында да өйрәнергә, белергә кирәк, – дип билгеләп үтте Юрий Васильевич.

Сәхнәдән орлыкларны агулау, үсентеләрне тукландыруга юнәлдерелгән препаратлар турында да озак һәм җентекле итеп сөйләделәр. Семинар ахырында исә район умартачылары өчен файдалы мәгълүмат бирелде. Хуҗалыклар белән уздырылучы агулау эшләре вакытында умарталардагы бал кортларына зыян китермәү максатыннан, белгечләр тарафыннан җентекле инструктаж үткәрелде.

Практика һәм теория белән үрелеп барган әлеге семинар әнә шулай кызыклы һәм җанлы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев