Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Безнең балачакны сугыш урлады

Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт иткән ветераннарны, концлагерь әсирләрен һәм сугыш чоры балаларын ел дәвамында төрле бәйрәмнәр, истәлекле көннәр вакытында зурлап торсалар да, нәкъ менә Җиңү көне алдыннан аларга игътибар тагын да арта. Өйләренә хәл белешеп, бәйрәм белән котларга дип килгән мәктәп укучыларын, авыл кешесен, төрле оешма вәкилләрен һәм җитәкчеләрне алар һәрвакыт якты йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Без дә Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш чоры баласы булган, Бәтке авылында көн итүче Галимә Хәмматова белән очраштык.

Фатирда безне иң элек Галимә әбинең төпчек кызы Гүзәлия апа каршы алды. Аннары язмабыз героинясы үзе дә күренде. Яшел бәрхет күлмәк, матур камзулын кигән Галимә әби башындагы чәчәкле ак яулыгын рәтли иде. Исәнләшеп, хәл-әхвәл белешкәч тә, без аның тормыш юлы, күргәннәре, кичергәннәре турында сөйләшә башладык.

– Тумышым белән мин Башкортостан республикасының Миякә районындагы Тәүкәй Гаянә авылыннан. Әтием Сәхәп белән әнием Бадигөлҗамал гади бер авыл кешеләре иде. Гаиләдә без җиде бала идек. Мин уртанчысы булдым. Сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим. Ул мәлләрдә мин унөч яшьлек үсмер кыз идем инде. Әти белән әни машина белән күрше авыл арасында юл салырга дип эшкә чыгып киткәннәр иде. Минем янга иптәш кыз килде дә: «Әнием эштән кайтмады әле, берүзем генә өйдә куркам», – дип, аулакка чакырды. Аның белән шулай өйдә утырган мәлдә авылның бер хатын-кызы килеп керде дә, сугыш башлаганы турында хәбәр итте. Без дустым белән нәрсә дияргә дә белмәдек. Эшнең нәрсәдә булуын аңламый калдык. Аннары, авыл урамында күпләп кеше күренә башлады. Эштән кайсы җәяүләп, кайсы машинада кайткан авыл кешеләре елый, кычкыра иделәр. Ә икенче көнне дүрт-биш авыл ир-егетенә фронтка барырга дип повестка килде, – дип хәтер йомгагын сүтәргә тотынды ветеран. – Аннары, күп тә үтми аларның «һәлак булды» дигән хәбәре дә килеп иреште. Әти исә башта сугышка бармады. Бронь бар иде. Фронтка исә ул 1941 елның ноябрь аенда китте, – диде Галимә Хәмматова.

Галимә әбинең әнисе Бадигөлҗамал исә берүзе җиде бала белән утырып калды. Олырак балалар әниләре белән бергә көне-төне эштә иделәр, ә унөч яшьлек Галимәнең иңнәренә энеләрен-сеңелләрен тәрбияләү эше төште. Сугыш еллары исә авыр иде. Ачлы-туклы яшәүләре, эшләүләре ай-һай кыен булды. Тиешенчә ризыгын күрмәгән, иртә таңнан кояш баеганчы ял белми фронт өчен дип хезмәт куйган халыкның түземлегенә хәйран калырлык. Аннары 1943 елның март аенда Галимә Хәммәтованың апасы хәрби комиссариат аркылы Белорецкийга, сал агызырга китте. 1944 елда абыйсы да армиягә алынды. Ул сугышка кермәсә дә, хәрби хезмәттән җиде ел узгач кына әйләнеп кайтты. Әтисе Сәхәп абый да, сугыштан исәнсау үз йортына 1946 елда кайтып төште. Сугыштан соң, тормыш өряңадан башланып китте.

– Егерме яшем тулгачтын, мин армиядән кайткан авыл егете Кәшәфетдингә кияүгә чыктым. Икебез дә авылда эшләдек. Мин бригадир ярдәмчесе, бригадир вазыйфасында, интернатта да пешекче булып, ә ул авыл рәисе, рәис урынбасары, ферма мөдире булып хезмәт итте. Ирем белән без дүрт бала – өч ул, бер кыз тудырып, аларны башлы-күзле иттек. Балаларыбыз үсеп төрле якларга таралды. Шуларның икесе Тукай районында – Круглое Поле поселогында, Бәтке авылында, берсе Чаллыда яши, бер улым кызганычка каршы гүр иясе инде, – дип сөйләде ветеран.

Галимә әбинең безнең районда гомер итүенә дә унике ел булган икән. Ул кадер-хөрмәттә, балалары тәрбиясендә яши. Әле күптән түгел генә Круглое Поле поселогында гомер итүче улы гаиләсендә кунак булган, хәзер менә кечкенә кызы Гүзәлия тәрбиясендә, аның гаиләсендә көн итә. Галимә Хәммәтованың 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Алар да күпне күргән һәм кичергән дәү әниләрен яраталар, һәрьяклап хөрмәт күрсәтәләр. Кызы ягыннан оныгы Гөлназ әбисен кирәк тарафларга машинада гына кадерләп йөртә икән.

– Аллага шөкер, матур, мул ризыклы тормышта яшибез. Кечкенә, яшь чакларда безгә мондый мул табынлы өстәлләр артында утырырга, тәмләп чәйләр эчәргә тәтемәде. Шушындый гади нәрсәләрнең кадерен белеп, тыныч тормышта яшәргә язсын иде барчабызга да. Яшьләребезгә менә шуны телисем килә. Үземә килгәндә, Аллаһының рәхмәте, сәламәтлегемә зарланмыйм. Үз аягымда йөреп торам, урамга һава суларга чыгам, телевизордан татарча тапшырулар карыйм, радио тыңлыйм, дини китапларны да игътибарсыз калдырмыйм. Туксан биш яшемә җитеп, минем әле дә тормышның ямен күреп-тоеп яшисем килә, безнең балачакны сугыш урлады, – ди, Галимә әби.

Аннары ул безгә яшьрәк чакта үз куллары белән ясаган паласларын, җәймәләрен күрсәтә, шәл бәйләгәне турында сөйли. Ризык әзерләүгә дә Галимә Сәхәп кызы бик оста булган. «Мин гел бавырсак пешерергә ярата идем. Хәзер инде күптән аш-су әзерләүгә кул тидергәнем юк», – дип елмаеп куя ул, үткәннәрне искә алып.

Менә шундый мул тормышта, якыннарының җылысын, яхшы мөнәсәбәтен тоеп яши Галимә Хәммәтова. Әңгәмәбез вакытында шаяртып та алган, төпле фикерләре белән безне җитди нәрсәләр хакында уйланырга мәҗбүр иткән бу ак әбигә бары тик исәнлек-саулык, бәхет телисе килә. Алдагысы елларда да аңа шундый көр күңелле, чая холыклы булып яшәргә, озын гомерле булырга язсын.

«Киләсе елда тагын очрашырбыз, Аллаһы боерса», – дип озатып калды ул безне саубуллашканда. Амин, әйткәннәре рас килеп, Галимә Хәммәтова белән дә, Җиңү алып килгән башка ветераннарыбыз белән дә ел саен очрашып, аралашып торырга насыйп итсен.

#МойГеройМояСемья #Тукаевскийрайон #тукаевскийрайон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев