Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Балкыш» – икенче өебез кебек!

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры ре но ва ция дән соң бөтенләй яңа төсмер ал ды – ул республикада иң яхшы со циаль объектларның берсе.

ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков чәршәмбе көнне «Балкыш»та булып объектны тулысынча карап чыкты һәм эшлекле тәкъдимнәрен әйтте. Ә инде балалар белән очрашу – тантаналы бәйрәм төсен алды.

Төзекләндерелгән һәм яңа биналары белән тулы бер комплексны тәшкил итүче «Балкыш» ерактан ук үзенә җәлеп итеп, балкып тора. Бу комплекс – район горурлыгы. Шунысы сөенечле, балалар бирегә бик теләп киләләр. Министрның: «Сезгә монда ошыймы?» дигән соравына беравыздан: «Без монда бик теләп киләбез. “Балкыш” – икенче өебез кебек», – дип җавап бирделәр. Лагерьда педагогларның, әйдәманнарның үз хезмәтләрен бөтен нечкәлекләрен белеп, яратып башкаруларын әйттеләр. Балалар эчкерсез, киң күңелле әйдаманнарга якын итеп “Апа!” дип дәшәләр. Бу үзе үк гаилә атмосферасын тудыра. Әйтергә кирәк, үзара ышаныч уята, җылы мөгамәлә хакында сөйли. “Балкыш”та яшүсмерләрдән оештырылган өч отрядның да тормышчан мизгелләрне чагылдырган чыгышлары – сюжетлы кыска спектакльне оста итеп башкарулары кунакларны таң калдырды. Җыр-биюгә сәләтле балаларның күп булуы сөендерде. Шунысы игътибарны җәлеп итте – балалар – барысы да! сораштыру булсынмы, диспут булсынмы – бик теләп катнаштылар.

Балалар – кызыксынучан. Алар министрга кызыклы һәм шул ук вакытта бик мәгънәле сорауларын яудырдылар. «Сез безнең шикелле яшүсмер дип хис итик, ди. Сез бу лагерьга килер идегезме?» дигән сорауга министр: «Элек авыл белән шәһәр арасында аерма зур иде. Хәзер бернинди дә аерма калмады. Моны “Балкыш” та раслап тора. Республикадагы иң күркәм лагерларьларның берсе бу. Һичшиксез мин монда килер идем!» – дип җавап бирде.

Иң кызыклы сорауны Әмир исемле яшүсмер бирде. «Сез эшегезне яратасызмы, ул сезгә ошыймы?» дип сорады ул. Җавап – бик зур мәгънәләрне үз эченә алган дәрес булды. «Мин – эшләмим. Мин – миссиямне үтим. Гади итеп әйтсәк, хезмәт итәм. Без – халык хадимнәре. Бу – сүз уйнату түгел. Республика Рәисеннән алып район хакимиятендәге бүлек башлыкларына кадәр – һәр хезмәткәр – халык өчен эшли. Ул шулай булырга тиеш! Мин тәүлекнең күп өлешен, кайвакыт аның өчтән ике өлешен хезмәтемне үтәүгә багышлыйм һәм аны ихластан башкарам. Башкарган эшемнән тәм табам. Димәк, эшемне яратам. Моның өчен балачактан хезмәткә карата дөрес караш тәрбияләргә кирәк. Мин татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (ТГГПУ) физика һәм информатика факультетын тәмамладым. Сайлаган һөнәремне яратып башкардым. Студент елларымда Кара диңгез буенда урнашкан балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында берничә тапкыр әйдаман (вожатый) булдым. Хәзер дә ул чорларны сагынып искә алам», – диде һәм балалар белән диспут уздырды. Министр янә әйдәман булган чорларына “кайтып” килде – балалар белән сораштыру уздыру тамашачыларга да, кунакларга да файдалы булды. «Балалар, сез миңа иң яман, иң тискәре сыйфатны әйтегез!» Министр биргән сорауның иң уйландырганы, мөгаен шушы булгандыр. Балалар дәррәү кул күтәрде: ялкаулык, үз-үзеңне генә ярату, икейөзлелек, сатлыкҗанлык, көнләшү, явызлык, ялганлау, битарафлык, куркаклык, максатсыз яшәү, авырлыклар алдында җебеп төшү... Ул арада министр әйдәманнарга карап: «Мин хәзерге вакытта сезнең эшне башкарам», – дип шаяртып та алды. Ахырдан Данияр бу сорауга җавапны төп-төгәл итеп әйтеп бирде – җавапсызлык. Ринат Наилевич: «Иң яман сыйфат – җавапсызлык. Бу начар сыйфат кешенең үзенә, гаиләсенә, якыннарына һәм җәмгыятькә зур зыян сала. Әгәр дә ки сездә үзегез санап киткән тискәре сыйфатлар бар икән, алардан арынырга тырышыгыз. Кеше гомере буе үз-үзен тәрбияләп яшәргә тиеш. Җавапсыз кеше: алдаша, башкаларга яманлык эшли, әйткән сүзендә тормый... Чөнки ул кылган гамәлләре, әйткән сүзләре, башкарган яман эшләре өчен җавап тотмый. Үзегездә җаваплылык тәрбияләгез. “Сез безгә нинди киңәш бирер идегез?” дигән сорауга үзегез үк җавап бирдегез. Җаваплылык тою, әйткән сүздә тору – әхлаклылык билгесе. Һәрвакыт, һәркайда җаваплылык тойгысы белән яшәгез: уй-фикерләрегез, сөйләмегез, кылган эш-гамәлләрегез өчен җавап бирегез. Заман белән бергә атлагыз. Моның өчен конкурентлылыкка сәләтле булу кирәк. Тирән белемгә ия булырга тырышыгыз. Телләр өйрәнегез», – дип яхшы киңәшләрен әйтте, әхлак дәресе бирде.

Сорау-җаваптан торган диспут тәмамлангач Ринат Садыйков: «Балалар, сезнең белән аралашу бик ошады. Сез – интеллектуаль яктан үскән, аралашучан, позитив балалар булуыгызны күрсәттегез. Яшь буынның зиһенле, тәрбияле булуы мине сокландырды. Рәхмәт сезгә», – дип балаларга хөрмәтен белдерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин: «Ринат Наилевич, эшлекле визит белән җирлегебезгә килүегезгә без бик шат. “Балкыш” ял һәм сәламәтләндерү лагерының социаль объект буларак сезгә ошавы, балалар тәрбияләүче әйдәманнарның хезмәтеннән канәгать булуыгыз, балаларның активлыгы һәм сәләтле булуларын бик ошаттыгыз. Бу безнең күңелне күтәрде, эшкә дәрт уятты. Барыбыз да бу очрашудан канәгать. “Балкыш”та йөз балага иркенләп хезмәт күрсәтә алырлык шартлар тудырылды. Душ һәм кер юуу комплексы, клуб, медпункт, ашханә – замана таләпләренә җавап бирерлек. “Ашаган белми, тураган – белә” дип халык бик дөрес әйткән. Республика программасына кереп чыгымы буенча 161,47 млн. сумга төшкән, гомуми күләме 1240 кв.м.дан артык мәйдан тәшкил итүче ял һәм сәламәтләндерү комплексын төзүне уңышлы башкарып чыктык. Безнең районга республика бюджетырннан саллы өлеш чыгарулары өчен Республика Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миннехановка һәм турыдан-туры шушы эшкә катнашыгыз буларак сезгә – Ринат Наилевич, объектны төзүгә өлеше кергән барлык хезмәткәрләргә рәхмәт. Көз, кыш, яз һәм җәйге каникуллардан тыш та “Балкыш” төрле юнәлештә эшчәнлеген дәвам итә. Биредә укытучылар өчен курслар, мастер-класслар, укучыларны имтиханнарга әзерләү буенча өстәмә шөгыльләр үткәрелә. Менә шушы иркен клубта мәдәни чаралар оештырыла. “Балкыш”ның ишекләре җирлегебездә яшәүче балалар, педагоглар өчен һәрвакыт ачык. Район җирлегендә яшәүче балалар биредә ял иткәндә, сәламәтлекләрен ныгытканда ата-аналарның күңеле тыныч булсын, хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен биредә саклык чаралары тиешле югарылыкта оештырылган», – диде.

«Балкыш» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры директоры Ильяр Рәдис улы Әбделмәновка, Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары –әйдәманнарга, район мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә балаларның язгы каникул чорында яллары күңелле һәм файдалы үткәрүдә зур тырышлык куюлары өчен министр рәхмәтен белдерде.

***

Реновациядән соң ачылган «Балкыш» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерында: КПП (контроль үткәрү пункты) – 29,8 кв.м, ашханә – 458,9 кв.м., медицина пункты – 128,5 кв.м., клуб – 342,7 кв.м., душ комплексы – 142,7 кв.м., склад – 140,2 кв.м. мәйданны тәшкил итә.

***

Шунысын да әйтергә кирәк, 2018 нче елда башкарылган капиталь ремонттан соң гамәлдәге – эшләп килүче «Балкыш»та балалар бакчасы, башлангыч мәктәп һәм ял һәм сәламәтлендерү лагере эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев