Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Балкыш» фестивале яңа талантларын барлады

Узган җомга көнне «Энергетик» мәдәният сараенда «Балкыш» иҗат фестиваленең 15 еллык юбилеена багышланган зур гала-концерт булды. Анда район балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлардан алып мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр яшьтәге 1000нән артык катнашучы арасындагы киеренке бәйгедә җиңү яулаган, жюри тарафыннан иң лаеклы дип табылган 118 яшь талант чыгыш ясады. Чираттагы йомгаклау...

Районның барлык иҗат коллективларын, педагогларны «Балкыш»ның күркәм юбилее белән котлап чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев тә бу хакта ассызыклап әйтте. "Авылларда яшәүче сәләтле балаларны барлап, табигать биргән талантларын үстерүдә, тәүге талпынышларына канат куюда, зур сәнгатькә, музыкага мәхәббәт тәрбияләүдә фестивальнең роле, балалар белән даими шөгыльләнүче педагогларның хезмәте бәяләп бетергесез", - диде һәм аларга ихлас рәхмәтен җиткерде, остазларының горурлыгы булырлык талантлар тәрбияләүдә иҗат уңышлары теләде.

Алдан ук әйтеп куям: бәйрәм бик матур итеп оештырылган иде. Юбилей концертының аллы-гөлле шарлар һәм 15 саны белән бизәлгән сәхнә "табынына" иң беренче булып бәйрәм торты куелуы да, "Балкыш" фестиваленең чишмә башында торган җитәкчеләрнең, педагогларның исемнәрен атап, бүләкләр тапшыру да отышлы булды. Элеккеге хакимият башлыгы урынбасары Фәимә Гыйниятулинаны, "Балкыш"ның оештыручысы һәм җитәкчесе Галия Гәрәеваны, ТР атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәфыйк Дәминовны, Надежда Подъячеваны, Евгения Щелконогованы, Татьяна Солдатованы, Рәшит Мәүләвиевны, Раиф Хәбибуллинны, Мәҗит Зәйнуллинны, Розалия Гәрәеваны, Марина Орлованы һ.б. тамашачы көчле алкышларга күмде. 15 ел эчендә "Балкыш" сәхнәсендә 9000нән артык бала чыгыш ясаган. Кемнәргәдер әлеге иҗат бәйгесендә яулаган җиңүе зур сәхнәгә күтәрелү өчен уңышлы этәргеч булган. Шулар арасыннан 6 тапкыр "Алтын барс" сынына ия булган талантлы җырчыбыз, Боерган егете Илдар Әхмәтов, бүгенге бәйрәмнең кунагы буларак, райондашларыбызга иң матур җырларын бүләк итте. IV сыйныфтан башлап бүгенге көнгә кадәр фестивальнең алыштыргысыз алып баручысы, бүген «Татарстан-Яңа гасыр» каналында "Яшьләр тукталышы" тапшыруын алып баручы, Галиәскар Камал исемендәге театрның өметле яшь артисты Мус. Завод егете Алмаз Гәрәев бу юлы да район тамашачысын рәхәтләнеп ял иттерде. Хәер, сүз остасы янәшәсендә югалып калмыйча, 2 сәгатьлек иҗат концертын бернинди өзеклексез бер сулышта алып барган яшь талантлар - Түбән Суыксу урта мәктәбеннән Гүзәл Латыйпова һәм Кече Шилнә урта мәктәбе укучысы Резидә Гариповага да "Афәрин" диясе генә кала. Вакыт тиз үтә, әнә аларга да яңа алмаш үсеп килә. "Балкыш"ның иң кечкенә йолдызчыгы - Круглое Поледан "Зәңгәр вагон" балалар бакчасында тәрбияләнүче Диана Боярова инде бүген бөтен залны авызына гына каратып тора. Җырга да, сүзгә дә оста. Алмаз абыйсы шаклар катты аның кыюлыгына. "Иң яхшы вокал" номинациясендә I урынны яулады Диана (җитәкчесе - Ю. Галишина). Әлеге номинациядә җиңү яулаган җырчылар арасында Шилнәбаш урта мәктәбе укучысы Ильвина Воронова да бар (Т. Калугина). 2011 елда республика "Йолдызлык" фестиваленең лауреаты исеменә лаек булган бу яшь талант башкаруындагы "Мамины глаза" җыры залдагы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Бу гаҗәеп моңлы тавыш иясенең нибары мәктәптә укучы бала икәнлегенә хәтта ышанасы да килми. Сүзләрнең мәгънәсен, көйнең һәр нотасын йөрәге аша үткәреп тамашачыга җиткерү осталыгы әле кайбер өлкән башкаручыларга да җитенкерәми.

Сүз дә юк, сәләтле балалар арасыннан иң лаеклыларын сайлап алу жюри әгъзаларына да җиңел булмагандыр. Һәр баланың чыгышы - үзе бер ачыш, үзе бер иҗат табышы. «Балкыш-14» фестиваленең гран-при иясе - Мәләкәс урта мәктәбе укучысы Эльвина Шагалиева, Борды мәктәбе укучысы Анастасия Карнилова, Мус. Завод урта мәктәбе вокаль ансамбле, Күзкәй урта мәктәбеннән Алия Асылмәрдәнова һәм Алсинә Гайнетдиноваларның дуэты башкаруындагы җырларның һәркайсы фестиваль призына лаек. Ләкин бәйгенең максаты - талантлылар арасында да иң талантлыларны ачыклау. Бу юлы «Балкыш-15» балалар иҗат фестиваленең гран-при бүләгенә Яңа поселогы урта мәктәбе укучысы Миләүшә Фазылҗанова лаек булды. Аның көчле аһәңле матур тавышы тамаша залына сыймады. Туган җиргә, туган нигезгә чиксез мәхәббәт белән сугарылган «Туган илем» җырын тәннең һәр күзәнәгенә үтеп керерлек итеп башкарган бу талантлы баланың нәкышлап чигелгән татар милли киеменнән, сәйләннәр белән бизәлгән нәфис калфактан чыгыш ясавы да йөрәккә ятышлы мизгелләрнең берсе булды.

Шунысы бигрәк тә сөендерә: бәйгегә елдан-ел яхшырак әзерлек белән килә балалар. Сәхнәдә үзеңне матур, иркен итеп тоту осталыгына, зәвык белән тегелгән сәхнә костюмнарына аерым баллар өстәлсә дә, иң югары таләп, әлбәттә, башкару осталыгына куела. Бу барлык номинацияләргә дә кагыла. Инде «Балкыш»ның иң матур бизәкләреннән булган бию ансамбльләренең чыгышына да тукталасы килә. Гомумән, быелгы иҗат балкышында әлеге номинациядә җиңүчеләрнең, башка еллар белән чагыштырганда, бер башка өстен торуы, уртача номерларның юк дәрәҗәсендә булуы, бию ансамбльләренең катлаулырак хореографик композицияләргә өстенлек бирүе, сәхнә утларының дөрес куелышы, музыкаль бизәлеш кебек һөнәри дәрәҗәдәге таләпләрнең үтәлешенә кадәр игътибар бирүе - 15 ел дәвамында «Балкыш» ирешкән уңышларның иң саллысыдыр. Бу нәүбәттән талантлы чыгышлар рәтендә Мәләкәс урта мәктәбе укучыларының «Яшьлек» бию ансамбле башкаруында - «Арабека» (Т. Солдатова), Бәтке урта мәктәбеннән «АЙС» бию төркеменең дәртле ритмнарда - «Американо» (М. Орлова), Иске Абдул урта мәктәбеннән «Сәйлән» бию ансамбленең - мари халык биюе, Боерган урта мәктәбеннән «Яшьлек» бию төркеме башкаруында «Шәл бәйләдем» (И. Шәйхуллина) хореографик композицияләрен атар идем. Мәктәпкәчә яшьтәге нәни биючеләр дә кабатланмас мизгелләр бүләк иттеләр. Яңа поселогыннан «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче берсеннән-берсе сөйкемле сабыйларның «матрешкалар» булып, сәхнә түренә тезелешеп-йөзеп чыгуы (А. Гаязова), «Татарстан» совхозы поселогыннан «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче булачак десантникларның уенчык автоматлар белән бик җитди кыяфәт белән «мөһим заданиегә» китүне шундый оста итеп уйнап-биеп күрсәтүе (Н. Гарасеева) юбилей концертының иң матур мизгелләреннән булды.

«Балкыш-15» юбилей фестивале чыннан да зур сәхнәләрдә күрсәтерлек итеп оештырылган иде. Сценарийның сәхнәгә куелышында да, утлар белән, музыкаль-видео бизәлештә дә бер генә өзеклек тә булмады. Алдагы еллардагы видеоязмаларның кырыйдагы экранда чагылып баруы да матур күренеш. Ләкин… сценарийда кулланылган шигырь юлларына таләпчәнрәк булырга кирәктер, мөгаен. Шундый зур тематиканы - тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, милли җәүһәрләребезне саклап калу, яшь буынны туган илгә, үз халкына мәхәббәт, тугрылык рухында тәрбияләү, талантларыбызны ачып, зур сәхнәләрдә иң матур төсләр булып балкуын максат итеп куйган мәртәбәле фестивальнең алып баручылары укый торган шигырьләр дә рифмага туры китереп «ясалган» купшы сүзләр тезмәсе генә булмасын иде. Рәшит Бәшәр, Фәннүр Сафин, Рәшит Гәрәй, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев кебек алтын каләмле чын шагыйрьләр иҗатына мөрәҗәгать итү «Балкыш»ның эчтәлеген тагын да баетачак, тагын да биегрәк, затлырак баскычка күтәрәчәк бит. Ә «Балкыш» балалар фестиваленең иҗат гомере бәхетле һәм матур дәвамлы булсын, яңадан-яңа талантларга канат куйсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев