Авылым минем, Куады
Табигате, горефгадәтләре, риваятьләре, күренекле якташлары булсынмы, һәр авыл үзенчә үзенчәлекле.
Куадыда булып кайткач, без авылның кабатланмаслыгы иң беренче чиратта аның бердәмлегенә, авырлыкларга каршы тора белүенә, үз көченә таянып, тормышын матуррак, яктырак, уңайлырак итәргә омтылуына бәйле икәненә инандык.
Авыл белән танышуны истәлекле урыннардан башларга булдык. Алар белән безне таныштыру үтенече белән җирлек депутаты Рөстәм Сәхәбиевка мөрәҗәгать иттек. Ул Куадыда туып-үскән, монда гаилә корган, шушы җирдә аның өч баласы дөньяга килгән. Рөстәм Шияпович озак еллар җирле хуҗалыкта идарәче дә булып эшләгән кеше. Авылның матур урамнарыннан үткәндә, йортларга күрсәтеп, ул һәрбер данлыклы кеше турында кыскача гына сөйләргә тырышты.
Менә монда безнең активист Раил Насыйбуллин яши, барлык авыл эшләрендә алыштыргысыз ярдәмче ул. Алар гаиләсе белән авылыбызга Түбән Суыксудан күчеп килделәр, – диде әңгәмәдәшем.
Аннары, заманча купшы итеп төзелгән йорт капкасы төбендә туктап, без аның хуҗасы – Раил әфәнде белән дә таныштык.
Без хатыным Эльвина белән бирегә улларыбыз тугач күчендек, ә кызыбыз исә шушында, Куадыда туды. Балачакта бөтен каникулларымны Мөшәрәфә әбиемдә үткәрдем. Бу авылны чын күңелемнән үз иттем. Андый авыл бүтән бер җирдә дә юк! Ә табигате нинди матур монда! Сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә бакча булдыру идеясе турында ишеткәч, шундук әлеге эшкә кушылырга, ярдәм итәргә булдым. Башкача ничек соң?! Бабам Шәйхразый хөрмәтенә утыртылган алмагач янына исем тактасы да куйдым. Авылдагы барлык башлангычларда катнашырга тырышам шулай. Минем үз техникам бар бит: манипулятор, төягеч, – диде Раил ихлас күңелдән.
Арзан булмаган материаллардан төзелгән, зиннәтле капкалары һәм коймалары белән сәламләп торучы йортларга сокланып, ирексездән бу, мөгаен, шәһәр халкы, дачниклар эшедер дип уйладым.
Юк, ялгышканмын икән!
Кешеләр яхшы яши бездә. Авыл хуҗалыгында да эшлиләр. Бездә бакчачылар алай юк, бөтенесе дә җирле халык, үзебезнекеләр. Әлбәттә, лаеклы ялга чыгып туган авылына кайтучылар да бар. Еллар узган саен җир үзенә тарта шул, – дип дәвам итте Рөстәм Шияпович.
Куадылылар өчен иң кадерле урыннарның берсе – Ветераннар аллеясына барып җитәбез. Сугыш алдыннан биредә зур, матур гына алма бакчасы булган икән. Кызганычка каршы, вакыт узу белән агачлар картайган, анда америка өрәңгесе хуҗалык итә башлаган.
Бервакыт депутат Рөстәм Сәхәбиев, район эчке эшләр бүлеге ветераны Таһир Әдһәмов һәм туган якны өйрәнүче Гали Мөхәммәтгалиев җирле музейда булып алганнан соң, Ватан өчен сугышкан, тылда Җиңүне якынайткан якташлары истәлегенә алмагач аллеясын утыртып, алмагач бакчасын торгызырга хәл иткәннәр. Шуннан бирле инде өч ел үтте. Алмагачлар яхшы гына үсеп киткәннәр. Аларны бар халык тәрбияли: суын сибә, чүбен утый.
Юлдан барган килешкә ФАПтан дәваланып кайтучы Рәис белән Гүзәл Җиһаншиннарны очраттык.
Хәзер монда тыныч кына җәяү йөрергә мөмкин. Юл тигезләнгән, буа бар, уңда – Ватанны саклаучылар истәлегенә парк, сулда – балалар мәйданчыгы, янәшәдә Сабантуй уздырыла торган мәйдан. Барлык эшләрнең башлап җибәрүчесе безнең депутат Рөстәм, аңа күрше урамнан Петр Аокин да нык ярдәм итә. Безнең халык дус: бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, эшкә дә күмәк чыгабыз, – диләр ир белән хатын.
Буаны ремонтлау өчен җирле халык 175 мең сум акча җыйган икән. Бу акчаларга яр территориясен карт агачлардан һәм куаклыклардан чистартканнар, суүткәргеч торбалар урнаштырганнар. Рөстәм аганың улы Рәмис Менделеевскидан сазан һәм карп маймычларын алып кайтып, аларны шул буага җибәргән. Шул рәвешле, хәзер һәр авыл кешесе кармак белән балык тотып, аны өенә алып кайта алачак. Быелгы яз күп сулы булды, буа җимерелмәсә дә, ярларыннан чыкты, су җир өстеннән агып үтте. Шуңа күрә, җир кипкәннән соң үк, бирегә диаметры бер метр булган тагын бер торба салырга булганнар.
Якынча исәпләүләр буенча, авыл халкы уртак көч белән дүрт миллион сумга якын эш башкарып чыккан икән. Күз алдына китерегез! Ә безгә нибары 175 мең сум җитте, чөнки эшчеләре, тракторы үзебезнеке, соляркага да беркем акча сорамады. Бер кешенең зур торбасы барлыгын белгәч, аны сорап алдык. Сыйныфташым Илдар Шәяхмәтов аны үз тракторы белән урнаштырды. Ул күңеле белән туган авылы өчен гел җан атып тора, дустым шундый зур йөрәкле кеше инде, – дип сөйләде җирле депутат.
Әйе, биредә авыл язмышына, аның тормышына битараф булмаган халык яши. Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Ә бит үз вакытында буа янындагы территорияне шәхси милеккә сатарга теләгәннәр. Моны белеп алган авыл халкы, моннан йөз ел элек кебек үк, алма бакчасы булган җирне яклап, саклап калды.
Җирле депутат белән без озак сөйләштек. Рөстәм Шияпович шушы авылдан чыккан, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов турында горурланып сөйләде, авылда зиратны төзекләндерү өмәсендә бергәләп чыгуларын, ә кыш көне һава торышы начар булганда юлларны кардан чистартуда беренче булып Ильяс Го- самов, Марсель Савельев һәм Марат Хасимовның үз техникаларында ярдәмгә ашыгуларын сөйләде. Алар буа төзегән чакта да ярдәм иткәннәр. Әңгәмәдәшем грант оту хыялы белән януы турында да уртаклашты. Грант ярдәмендә буаны елның теләсә кайсы вакытында нык булуын, янәшәдә төзек яр зонасы төзүне тәэмин итәргә була бит. Үсентеләрне карауны җиңеләйтү өчен, трактор өчен насадка-газон чапкычы алсаң яхшы булыр иде, дип тә өстәде ир.
Куадылылар белән танышканнан соң, авыл халкының барлык өметләре, ниятләре чынга ашачагына шик калмады. Аларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев