Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ашың тәмлеме, укучы?

Гадәттә, балаларның мәктәптәге туклануы турында без яңа уку елы башлангач та яза торган идек. Быел исә, әлеге темага яңа елга кергәч кенә алындык. Ник дигәндә, уку елының яртысыннан артык вакыты узып киткән һәм бу вакыт эчендә укучылар мәктәп ашханәләрдә бирелүче барлык төр ризыктан авыз итеп, аның сыйфаты, кимчелекләре турында өлгер фикердә булып, тулырак мәгълүмат бирә ала. Менә шул хакта уйлап, без дүшәмбе көнне Түбән Суыксу авылы мәктәбенә юл алдык.

Менюда барысы да бар

– Бүгенге көндә безнең мәктәптә 384 бала укый. Шуларның 200е – башлангыч сыйныф укучылары. РФсе законы буенча башлангыч сыйныфлар бушка туклана. Дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдән булган укучылар һәм инвалид балалар исә ташлама буенча ашый. Безнең мәктәптә андыйлар 21 кеше. Аннары, әтиләре хәрби операциядә булган тагын ике бала шулай ук льготалы туклануда, – дип каршы алды безне мәктәп директоры Венера Сафиуллина.

Аның сүзләренә караганда, мәктәп укучыларына бер тапкыр кайнар аш бирелә, льготалы туклануда булучы балаларны исә ике тапкыр ашаталар. Кайнар ризык белән мәктәпне «Грант» оешмасы тәэмин итеп тора. Аларның эше белән мәктәп җитәкчелеге канәгать: «Башкарган эшләренә, ризыкның сыйфатына тел-теш тидереп булмый. Ашау тәмле», – диләр.

Менюга килгәндә, Венера Валерьевна бу хакта да җентекләп сөйләде:

– Мәктәп ашханәсендә балаларга ит ризыклары, боткалар, җиләкҗимеш җитәрлек бирелә. Ит ризыкларына килгәндә, бу күбесенчә тавык ите, сыер итеннән тефтели да бирәбез, әти-әниләрнең һәм балаларның теләген истә тотып, балык кәтлите урынына, балыкның үзен әзерлибез. Аннары, ашханәдәге итнең барысы да хәләл икәне турында да әйтеп узарга кирәктер. Диндәге гаиләләр өчен монысы да бик мөһим. Җиләк-җимешкә килгәндә, укучыларга алма, әфлисун өләшәбез, яшелчәдән: кишер, кәбестә, кызыл чөгендер, башка салатлар ясала, эчемлекләрдән җимеш компоты, чәй бирелә. Ипи турында әйтеп тә торасы юк – ансыз тамак тук була алмый, – диде мәктәп директоры.

Әлбәттә, сүз уңае белән бер тапкыр ашатуның ничә сумга төшүе белән дә кызыксындык. Шулай итеп, башлангыч сыйныфларда бер тапкыр бушлау туклану 66 сум 76 тиенгә төшә, урта һәм өлкән сыйныфларда укучы балаларның туклануы 74 сум 19 тиен тәшкил итә. Аның 9 сум 20 тиене – республика субсидиясе, 64 сум 99 тиенне ата-аналар түли. Льготалы категориягә керүче балаларның икенче ашы исә 9 сум 20 тиен.

Хәләл ризык

Тукланудагы үзгәрешләргә килгәндә, алар хәләл ризыкка, башлыча хәләл иткә барып тоташа. Башка елларда хәләл ашатуны заявкалар аша үтәп, индивидуаль рәвештә эш алып барылса, яңа 2023-2024нче уку елында районның бар мәктәпләрендә дә хәләл ашату контракт нигезендә башкарыла башлады.

– Элегрәк, әйтик, 2021 елда хәләл ашатуга бәйле сораулар белән һәрдаим мөрәҗәгат итәләр иде. Күзкәй, Сәмәкәй авылларыннан әлеге мәсьәлә буенча еш шалтыраталар иде. Быел исә андый сораулар юк. Чөнки мәктәпләрдә хәләл ашату булачагы турында без алдан хәбәр иткән идек. Бу хакта бар рәсми документларда язылган. Аннары, дин әһелләре дә хәләл ашату белән нык кызыксыналар һәм шул сәбәпле, без аларны туклануны оештыручы оешма җитәкчелеге, вәкилләр белән бергә очрашуга чакырырга ниятләп торабыз. Анда алар туклануга бәйле барлык сертификатлар, рәсми документлар белән үзләре танышып, кызыксындырган сорауларына җавап таба алачаклар, – диде бу хакта район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Ландыш Сафина. Ул да Түбән Суыксу мәктәбендә бу көнне безнең белән бергә булды.

«Макарон белән кәтлит яратам!»

Ниһаять, мәктәп ашханәсенә үтәбез. Үткән җәйдә биредә ремонт ясаганнар: плитәләрне, башка төр җиһазларны яңаларына алышытырганнар. Ашханә барлык эшләрдән соң яктырып, матурланып калган.

– Бүген без балаларга томалап пешерелгән соуслы тавык ите, карабодай боткасы, кишер салаты, ак май, ипи, кипкән җимештән ясалган компот бирәбез, – дип мәктәп пешекчесе Эльза Мөхәммәтханова безне дүшәмбе көн менюсы белән таныштырды.

Без сөйләшкән арада ашханәдә башлангыч сыйныфта укучы балаларның бер ише дежурлык итеп, аш өстәлләрендә кайнар аш, салат салынган тәлинкәләрне, кашыкларны урнаштыру белән мәшгуль иделәр.

Менә ашханәгә бер-бер артлы балалар керә башлады. Җәһәт кенә өстәл артында урыннар алып, алар ашауга да керештеләр. Без аларның кайберләре белән сөйләшеп, мәктәптә бирелүче ашлар турында сөйләшеп, фикерләрен тыңладык.

– Мин мәктәптә макарон белән котлет, балыкны яратып ашыйм. Карабодай боткасын бик өнәп бетермим. Шулайда, мәктәптәге ашатуны ошатам, – дип әйтте беренче сыйныфта укучы Самат Мингалиев.

Икенче сыйныфта укучы Аделия Мәрдәнова исә киресенчә, карабодай боткасына битараф түгел булып чыкты:

– Мин тагын бәрәңге пюресын, кишер салаты ашарга яратам. Биредәге баллы чәйне компотка карганда күбрәк үз итәм. Мәктәптә безгә солянка ашын бирсәләр, сөенеп ашар идем, – дип елмаеп куйды кызчык.

Менә шулай, Түбән Суыксуда бар район мәктәпләрдәге кебек үк укучыларны сыйфатлы һәм тәмле ризык белән ашаталар. Әти-әниләр дә еш кына мәктәпкә килеп, биредәге ашлардан авыз итәләр, балаларының ни рәвешле тукланулары турында хәбәрдар булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев