Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ана – гаилә учагын саклаучы

Ярты гасырдан артык бергә яшәүче парлар төскә-биткә дә охшашлана, ахрысы. Күзкәй авылында гомер кичерүче Мәгъфия Имаметдин кызы белән Нәкыйп Мәгънетдин улы Вәлиевләр бер-берсенә охшашканнар. Үзләренә бу хакта әйткәч Нәкыйп ага уенын-чынын кушып: «Хатын белән туганлашып беттек. Чынлап та, йөз-кыяфәтебез дә тәңгәлләште бугай инде. Уй-фикерләребез дә уртак», – ди.

Аларның бер-берсенә карата булган җан җылысын күңел күзе белән күрүләре, телне кытыклап торган кинаяле һәм мәгънәле фикерне шаян сүзгә күчерә белүләре һәм шуңа ихластан елмаюлары – зур нигъмәт. Иң мөһиме – бер- берсен ничек бар, алар шулай кабул итә. Ә бу – үзе олы байлык.

Ятимлек сынавын узганнар

Дәһшәтле сугыш еллары үтеп тыныч тормышта яши генә башлаган елларда якты дөньяга аваз салган Нәкыйп Мәгънетдин улына да, Мәгъфия Имаметдин кызына да балачактан ук тормышның кырыс җилләренә каршы торырга туры килә. Икесе дә, бар яктан да чыныгып, рухларын ныгытып буй җиткерәләр. Нәкыйп ага: «Безнең ятим үсүебез дә охшаш», – ди һәм кәләшле булу тарихын кызык итеп искә ала. – Элек Казан артистлары башкаладан ерак авылларга да, юллар сикәлтәле һәм урау булса да, еш кына концерт белән килә торганнар иде. Безнең авылга Габдулла Рәхимкулов концерт белән килде. Клубта алма төшәр урын юк. Шунда күз төште бит менә шушы сылуга. Мәгъфиянең янәшәсендә утырган кыздан матур гына итеп урыннарны алмашуыбызны сорадым. Шуннан озаттым бу чибәркәйне. Армиядә ике ел ярым хезмәт итеп кайткан идем – Ватан алдында бурычым үтәлгән. Җир җимертеп тракторда эшлим. Инде гаилә корсам да була, дип уйладым. Тимерне кызуында сук, дигәндәй, 1970 нче елның мартында никах укытып гаилә кордык. Бер уйласаң, ярты гасырдан артык гомер узган, ә ул сизелмичә дә үтеп киткән, – ди еракта калган яшьлек елларын искә алып.

Эшле дә, ашлы да булып яшәүләре – бәхет

«Мине әтинең әнисе – Мәгъшукьҗинан әбекәем тәрбияләп үстерде. Бала җанлы, миһербанлы кеше булмаса үз балалары янына ятимнәрне дә сыйдырыр идемени?! Гомере буе бала карап яшәде ул. Иске Байлардан безнең янга килеп биш ел торды, кызыбыз Земфираны карап үстерде, – дип әбисен сагынып искә ала Мәгъфия ханым. – Сигез класс тәмамлагач үз авылымда – Иске Байларда сарык фермасында эшләдем, сыер саудым. Егерме яшемдә Күзкәйгә килен булып төшкәч басуда борчак чабарга йөрдем. Басу-кырларда эш тәмамлангач фермада сыер савучы булып эшли башладым һәм пенсиягә чыкканчы шул хезмәтемне яратып башкардым. Нәкыйп белән икәүләшеп колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Ул чорларда колхоздагы бөтен эшне кул белән башкардык. Чатлама суыкларда казан астына ягып чиләкләп кайнар су алып чыгып Нәкыйпнең тракторын кабыза идек. Тормыш булгач, яшерен-батырын түгел, төрлесе була, авыл җирендәге күпчелек ир-атлар анда-санда “чәен-мәен” кабыштырды. Шулай булса да, безнең чор кешеләре колхоз эшен сыпырып эшләделәр. Кая ди ул эчеп-исереп эшкә бармыйча калулар?! Ни өчен дисәң: беренчедән, балачактан ук авыр эшләрне башкарып үскән буын кешеләре; икенчедән, гаилә тоткасы эшләп кенә тормыш тәгәрмәчен алга тәгәрәтүен яхшы б елә; өченчедән, ата-ана йөзенә кызыллык китермәү, гаиләң алдында җаваплылык хисен тою булган. Шунысын да әйтмичә булмый, ул чактагы колхоз рәисләренең “талканы коры” иде. Җитәкчегә хөрмәт белән карау да булган инде», – диләр гомер буе колхозның авыр физик эшен башкарган Вәлиевләр.

« К-700 дип аталган биниһая олы тракторда да, Т-150 К, ДТ-75, МТЗ- “Беларусь” та да эшләдем. Колхозда нинди техника бар – барысында да хезмәт куйдым. Техниканы яратканга күрә берсен дә аерып тормадым, – ди «Почет билгесе» ордены кавалеры, тугызынчы, унынчы, унберенче, уникенче бишьеллыклар чорында тырыш хезмәте өчен «Коммунистик хезмәт ударнигы» значоклары белән бүләкләнгән Нәкыйп Вәлиев. Алдынгы тракторчы ватан алдындагы, халык каршындагы бурычын намус белән үтәгән. Ватан алдындагы бурыч дигәннән, Чернобыль АЭСында катастрофа булгач, Нәкыйп ага беренчеләр сафында афәт булган урынга җибәрелә. Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр изәрлек кырык яшьлек ир-егет радиацияләнгән урында әһәмиятле эш башкара. «Утыз җиде тапкыр станциягә кердем. Анда зур төгәллек белән эшләү сорала иде. Чернобыльгә киткәнче Оренбург өлкәсендә, Тоцкийда укыту-өйрәтү курслары уздык. Аллаһ Тәгалә гомерне биргәч яшибез әле. Бал кортлары белән дус булуым сәламәтлек өчен файдага булды. Гаиләмдә – тынычлык-татулык», – ди хезмәт ветераны. «Балалар икесе дә тәртипле б ул д ы л а р. М а т у р и т е п гаиләләр кордылар. Хәзер оныкларның матур тормышына куанып яшибез. Кызыбыз Земфира Иске Байлар авылы егетенә кияүгә чыгып матур итеп яшиләр. Уллары – бик акыллы, зиһенле, эшсөярләр. Киявебез Рафис Хаматов – алдынгы механизатор, Земфира амбарда эшли. Улыбыз Раушан армиядә хезмәт итеп кайткач шушында тракторист булды. Колхозлар таралгач Сосновоборскийга барып эшләп йөрде. Хәзер Яр Чаллыга йөреп эшли. Киленебез Гөлнара да шәһәрдә хезмәт куя. Алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр: оныкларыбыз Адилә белән Азалия үз тормышлары белән яшиләр. Элекке елларда мөгезле эре терлекне күпләп асрадык. Җидешәр баш үгез, ике савым сыеры асраган чаклар булды. Куяннарны да күп итеп асрадык. Хәзерге вакытта сарыклар тотабыз, каз-кош асрыйбыз. Умарталар азайды, шулай да балы гаиләбезгә җитә. Эшле дә, ашлы да булуыбызга сөенеп яшибез», – ди тормышның ямен-тәмен тоеп яшәүче Вәлиевләр.

Әни кеше – корт анасы ул!

 Нәкыйп ага хатын-кызның гаиләдәге роле хакында әнә шулай ди. Байтак еллар умарта тотып, бал кортларының хо л ы к- ф и г ы л е н б е л г ә н кешенең фикере белән кем генә килешмәс икән? «Ана корт умартада башкомандующий ролен дә үти. Ул: гаиләнең сәламәтлеген кайгыртучы да, ул – эшне оештыручы да; ул – гаилә учагын саклаучы да. Аның иң мөһим вазыйфасы – демографик яктан тотрыклылыкны саклау һәм аны һичшиксез уңай хәл итү. Сәламәт токым үрчетү буенча җаваплы булган ана корт үз вазыйфасын дөрес башкара икән, умарта оясында һәрвакыт тәртип була. Эшче кортлар бик тырышып хезмәт куялар, сакчылар үз вазыйфасын яхшы башкаралар. Менә шуның кебек үк, кеше тормышында да гаиләдә балалар арасында эшне оештыра белү, аларга тиешенчә тәрбия бирү – турыдан-туры ана кеше белән бәйле. Безнең гаиләдә бу шулай кабул ителә һәм ул тулысынча үтәлә», – ди илле дүрт елга якын гаилә башлыгы, әти һәм дәү әти буларак үз вазыйфаларын ихластан үтәүче Нәкыйп Мәгънетдин улы Вәлиев.

***

Тормыш-яшәешне бар булганы белән кабул итә белүче, гаилә учагын саклаучы ир хатыны, әни, дәү әни һәм сөйкемле-мөләем хатын-кыз – Мәгъфия Имаметдин кызы җирлегебездә, илебездә, Җир шарында яшәүче чын аналарны гәүдәләндерүче гүзәл зат. Тәрәзә төпләрен тутырып гөлләр үстерүче, телеңне йотарлык бәлеш-кабартмалар пешерүче, күз явын алырлык төсле җепләрдән башмаклар, оекбашлар бәйләүче – бар эшкә дә булган хатынкыз. Нәкъ әнә шундый аналар булганда киләчәгебез бәхетле булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев