Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Алар – район горурлыгы!

Казан федераль университетының «IT-лицей» базасында белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы яшь педагоглар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелә торган «Педагогик олимпиада» дип исемләнгән регионара конкурсының III туры үткәрелде.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу бәйге белем бирү учреждениеләрендә биш елдан артмаган эш тәҗрибәсе булган яшь педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү, үзара тәҗрибә алмашу максатында оештырыла. Республика күләмендә уздырылган конкурста безнең район педагоглары - «4 young teachers» командасы җиңү яулады.

Республика мәктәпләреннән килгән 46 команданың сигезе генә «җизиләк»тән үтеп икенче турга чыга. Бу, безнең җирлектә педагогларның иңиңнәре балаларга белем һәм тәрбия бирә дип әйтерә тулы нигез бирә.

- Новотроицкое гомумбелем бирү мәктәбе педагоглары: инглиз теле укытучысы Регина Альберт кызы Казакова, башлангыч сыйныф укытучысы Дарья Сергеевна Пронина, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмис Рәис улы Хәсәнов, математика һәм информатика фәнен укытучы Гөлназ Газинур кызы Хуҗина үзләре хезмәт куйган мәктәпнең, район мәгарифидарәсенен данын якладылар. Алар өч турда үткән олимпиадада барлык таләпләрне төгәл итеп башкарулары, һәр бәйгегә иҗади якын килүләре белән мәртәбәле жюри күңелен яуладылар. Жюри әгъзалары безнең район командасының һөнәри осталыгын югары бәяләде. Безнең команда иң күп балл җыеп Республика күләмендә уздырылган конкурста I урын яулады. Алар - район горурлыгы. Яшь педагогларыбызның потенциалы югары - алар һәр яклап өметле: белемнәрен күтәрү, тәҗрибә туплау юнәлешендә максатчан эш алып баралар. Новотроицкое гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рәдис Раил улы Әбделмәнов педагогларга олимпиадага әзерләнү өчен шартлар тудырды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Анна Алексеевна Зверева, тәҗрибәле педагог буларак, яшь укытучыларга һәрьяклап ярдәм итте. Команданың җиңү яулавында аларның да өлеше бар. Гомумән, район җирлегендәге мәктәпләрдә эшләүче педагогларыбызбелем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлык куялар, - ди район мәгариф идарәсе педагогларның һөнәри үсешен күтәрүметодисты Эльмира Гарифҗан кызы Вәгыйзова.

Бөек педагог К.Д.Ушинский: «Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала», дигән. Бәйге, конкурсларда катнашу һөнәри яктан үсү, тәҗрибә туплауда ул. Беренче тур - видеороликны социаль челтәр-ләргә куеп, ягъни читтән торып бирем башкарурә-вешендә узды. Бу иҗади эш һәр заманда һәм һәр халыкта мәңгелек кыйммәтләр булып саналган әдәп-әхлак темасына иде. Командабыз белән педагогның югары әхлаклы буын тәрбияләргә тиешлеген, укытучы һөнәренең кешелеккә зур йогынты ясавын иҗади эшебез аша дәлилли алдык һәм II турга уздык. Анысында дәрес проектын онлайн якладык. Замана таләбенә җавап бирергә тиешле дәреснең таләпләре югары - аерым предмет мисалында 4 К - тәнкыйть күзлеге аша фикерләү (критическое мышление) креативлык, кооперация һәм коммуникативлыкны формалаштырудан гыйбарәт иде. II турда да югары балл җыйдык. III тур Казанда - КФУның «IT - лицей» базасында үтте. Бусы - 2 этапта узды. Беренче этапта педагогик кейсны чиштек. Ул - лицей укучылары катнашында проблемалы ситуацияне барлау һәм аны уңай хәл итү юлын табуга корылган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, килеп туган катлаулы вәзгыятьтәге берничә мөһим мәсьәләне барларга һәм аларны булдырмый калу юлларын күрсәтергә тиеш идек. Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә, укучылар арасында, педагоглар эшчәнлегендә очрый торган төрле вакыйгаларны - тискәре мөгамәләләрне уңай хәл итү яисә аларны бөтенләй булдырмыйча калу буенча биремне дә уңышлы башкарып чыктык. III турның икенче этабында - форум-театр мастер классында катнаштык. Башта социаль конфликтка корылган спектакль карадык. Тормыштаналынган хәл-вакыйгада катнашучы төп геройның хаталарын таптык һәм аларны булдырмый калуюлларын күрсәттек, - дип кыскача аңлаттылар яшь педагоглар зур тырышлык куелган хезмәтләре хакында.

Абруйлы педагог-гуманист, язучы, педагогия фәне кандидаты Василий Александрович Сухомлинский: «Йөрәгемне балаларга бирәм» дип һәр педагогның балалар белән мөгамәләдә ихлас булуларын, балага шәхес итеп карауларын, сабый күңеленә сак кагылырга кирәклегенә басым ясаган. Һәм: «Бала - ижат дөньясында яшәргә тиеш» дип һәр педагогның, ата-ананың балага белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килергә тиешлеген ассызыклаган. «Педагогиколимпиада» дип аталган конкурс нәкъ шушы таләпләрне күздә тотып оештырылган да инде. Олимпиаданың һәр биреме нәкъ шушы мәсьәләне - көнүзәк проблеманы уңышлы чишүгә корылган булуы белән яшь педагогларның дөньяга карашын киңәйтә һәм эш барышында, тормышта очрап торган хәлвакый-галардан чыгу юлларын күрсәтә.

Бу җиңү - яшь педагогларның үз һөнәрләрен яратулары, аны «шартлап» торган «5»легә белүләре һәм укучыларына белемне иҗади алым һәм ысуллар кулланып җиткерә алулары аша килгән. Үр артында үрләр бар - яшь педагогларга хезмәт үрләрен яулауда уңышлар гына юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев