Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ак халатыдай актыр күңеле

Сәламәтлек - иң зур байлык. Озак һәм бәхетле яшисең килсә, һәр кеше, иң беренче чиратта, үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Тәне сихәт булганда гына кешенең рухы нык була, эшләре уңай бара. 19 июньдә ил күләмендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Безнең районда да халык рәхмәтен һәм хөрмәтен казанган табиблар, шәфкать...

Рәфкать Нәҗип улы Юмаев - авыл баласы. Киң күңелле, эшен ихлас яратып эшләве, дәва эзләп янына килгән авыл кешеләрен якты йөз белән кабул итүе, үтә ярдәмчеллеге бәлки шул авыл табигатеннән киләдер. Ул - табиб. Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында туып-үскән. Нечкә күңелле, һәркемнең хафасын үзенекедәй кабул итә белгән ул, малай чагыннан ук кешеләрне чирләрдән арындыручы табиб булырга ниятләп үсә.

Урта мәктәптән соң, 1983 елда Казан медицина институтының дәвалау (лечебное дело) бүлеген тәмамлый. Аны уңышлы гына укып бетергән егет Түбән Кама шәһәрендә интернатура уза. Безнең «Татарстан» совхозы поселогы участок больницасына баш врач булып килгәндә Рәфкать Юмаев инде аягында нык басып торучы табиб иде. Авыл аны килү белән бик җылы кабул итте. Чөнки ул үзе үтә гади, игътибарлы, белдекле, кеше күңелен, халәтен күзләреннән-йөзеннән үк аңлый, дөрес диагноз куя белә. Ул хәзер дә, инде 30 ел эшләп, үз өлкәсендә билгеле бер үрләр яуласа да, авыруларга үтә игътибарлы, ачык йөзле, гади. Аның янында булып, аның киңәшләрен тыңлаганнан соң ук үзеңне яхшы хис итәсең, терелеп киткәндәй буласың. Чөнки савыгачагыңа инандыра белә ул, осталыгына да ышанабыз. Ул үзен киң профильле белгеч буларак танытты, Аллаһы аны җиргә кешеләрне коткару, ярдәм итү өчен җибәргәндер.

Рәфкать Нәҗип улы гомумпрактика докторы. Аның карамагына 4000нән артык кеше туры килә. Шуларның сәламәтлеген кайгыртып яшәү, миңа калса, аның үзенә дә канәгатьлек бирә. Һөнәргә тугрылык, ахыргы уңай нәтиҗәгә омтылып эшләү, туктаусыз эзләнү, медицина яңалыклары белән кызыксынып, танышып бару аңа осталык өстидер дә. Рәфкать Юмаевка авырулар ераклардан да эзләп киләләр. Ул һәркемгә ярдәм итәргә әзер.

Рәфкать Нәҗип улы «коеп куйган» доктор гына түгел, авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша - менә ничәнче тапкыр авылдашлары аны депутатлары итеп сайладылар. Буш вакытларында ул - балыкчы, сунарчылык белән дә шөгыльләнә. Менә дигән гаилә башлыгы да ул. Тормыш иптәше - шәфкать туташы Фирдәүсә белән алар ике ул Рөстәм һәм Рәшитне чын кешеләр итеп үстерделәр.

Язмамны мин авыл халкы соравы буенча табибыбыз Рәфкать Юмаевны медицина хезмәткәрләре көне белән котлау өчен яздым. Кыска гына хатымда табибның каты авыручыларны үлемнән алып калу өчен нинди могҗизалар эшләвен тәфсилләп язып тормадым - 30 ел буе җирдә кеше сәламәтлеге сагында торган табибның андый хәлләре күп булды. Бүген бөтен ниятем - оста һөнәрмәндне үзенең якты бәйрәме белән котлау, аның үзенә дә ныклы сәламәтлек, гаиләсенә иминлек, яратып сайлаган һәм ихлас хезмәт итә торган эшендә уңышлар теләү.

Тамара Тузеева,
Кнәз авылының мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев