Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Айрат Хәбибуллин: «Безнең ишегалды» программасы районыбыз йөзен үзгәртте»

– Республикабызның мөһим программаларының берсе «Безнең ишегалды» программасы безнең районыбызда да старт алды.

Декабрь аеның икенче яртысында һәм гыйнвар башында проект буенча төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып барылачак Яңа Бүләк, Теләнче Тамак, Түбән Суыксу, Иске Дөреш һәм башка авылларда көн итүче кешеләр белән очраштык. Алар белән бергә ишегалларын төзекләндерү схемаларына кагылышлы сөйләшү алып бардык, халыкны кызыксындырган һәм борчыган сорауларга җавап бирдек. Әйтик, программа кысаларында күпфатирлы йорт янәшәсендәге территорияләрнең: балалар мәйданчыкларының, ял итү зоналарының, машина кую урыннарының файдаланудагы уңайлыгына бәйле сораулар шактый булды. Программа кысаларында башкарылачак эшләргә килгәндә, быел да юлларга, тротуарларга асфальт җәю, яктырту эшләре, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзү, яшелләндерү эшләре башкарылачак.

– Айрат Рафакович, гомумән алганда быел ничә ишегалды төзекләндерелер дип күздә тотыла? Шулай ук программаның республикада эшли башлау чорыннан районда күпме ишек алды тәртипкә китерелде?

– Быел программа буенча Тукай районында 16 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла. Бу Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Яңа Бүләк, Теләнче Тамак, Куады, Иске Дөреш, Иштирәк авыллары, Кама, Нефтебаза, Круглое Поле, Татарстан совхозы поселогындагы ишегаллары. Икенче сорауга килгәндә, үткән хезмәт нәтиҗәләрен дә телгә алу дөрес.

«Безнең ишегалды» ТРсы Рәисе программасының дүрт ел гамәлдә булу дәверендә Тукай районында бихисап эшләр үтәлде. Райондагы 86 ишегалдының 70се төзекләндерелде. Беренче ике елда төзекләндерү эшләре Круглое Поле, Татарстан совхозы поселогы, Бәтке авылы кебек эре торак пунктларында башкарылды. Әлеге максатларга 120 млн сумнан артык дәүләт акчалары бүлеп бирелде. 2022 елда биш авыл җирлекләрендәге 29 ишек алды территорияләрендә 78,8 млн сумлык эш үтәлде. Үткән 2023 елда исә 21 ишегалдын тәртипкә китерү өчен республика бюджетыннан 118,8 млн сум акча бүлеп бирелде. Әлеге ишегалларының икесе «ТРсы дәүләт хезмәтләре» сайтында узган электрон тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшылар исемлегенә керде.

– Программа буенча эшләнәчәк эшләр буенча сорауларны, тәкъдимнәрен район халкы очрашулар вакытында гына биреп, җавабын ишетә аламы? Яисә алар җитәкчелек белән башка ысуллар, юллар белән дә элемтәгә керәме?

– Безнең белән элемтәгә керү өчен халык тәкъдимнәрне, ризасызлыкларны кабул итү өчен оешкан «Бипиум» программасының электрон ресурсларыннан да файдалана. Сүз уңаеннан, шунысын да әйтеп узарга кирәк, әлеге программа аркылы мөрәҗәгать итүчеләр саны кимүгә китте. Әйтик, 2020 елда без 62, 2021 елда – 35, 2022 елда – 25 мөрәҗәгать кабул иттек. Минемчә бу безнең халык белән очрашып тыгыз эшләү, кызыксындырган сорауларга тулы, канәгатьләндерерлек җаваплар бирүебез нәтиҗәсе.

– «Безнең ишегалды» программасы буенча өй яны территорияләрендә эш тәмамланганнан соң, күпфатирлы йортларда яшәү челәр үзләре дә төзекләндерү эшләрен дәвам итәләр икән...

– Дөрес. Үзара салым акчаларына өстәп акча бирү республика программасы ярдәмендә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү юнәлешендә эшне дәвам итәләр. Мәсәлән өстәмә машина кую урыннары, балалар мәйданчыклары, спорт җиһазлары урнаштырыла. Шулай ук кипкән агачлар урынына яңалары утыртыла. Күпфатирлы йорт яны территорияләре янында булган җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләсенә дә тукталып үтәсем килә. Авыл районнары өчен бу үтә дә мөһим сорауларның берсе. Чөнки торак пунктларында оешкан төстәге гараж кооперативлары һәм җәмәгать мунчалары юк. Әгәр дә шәхси йортларда яшәүчеләр гаражларын һәм мунчаларны рәсмиләштерелгән, үз милкендә булган җир участокларында урнаштырсалар, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр әлеге хокуктан мәхрүм. Бүгенге көндә район җитәкчелеге белән чистартылган җир участокларын файдалануга бирелүнең ике юлы карала. Беренче юл – бакчачылык ширкәтләре оештыру, икенчесе – аренданы аукцион аркылы рәсмиләштерү. Әлеге максаттан, авыл җирлекләренең җир белән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Әйтеп узган территорияләр өчен «бакчакчылык белән шөгыльләнү өчен» дигән шартлы файдалану өстәлә. Шул ук вакытта без җир участокларын бакчачылык белән шөгыльләнү максатларына тапшыруны бакчачылык ширкәтләрен оештырмыйча, аукционнарсыз – җиңеләйтелгән юлын да карыйбыз.

– Айрат Рафакович, шәхсән үзегез әлеге республика программасы турында нәрсә уйлыйсыз, фикерегез нинди?

– Әлбәттә, фикерем уңай. «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә районыбыз торак пунктларының йөзе үзгәрде. Күпфатирлы йортларның ишегаллары матурланды, төзекләндерелде, шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Мондый йортларда яшәүчеләр өчен дә, безнең өчен дә бу зур куаныч. Республика җитәкчелеге килгәндә дә, кунаклар килгән чакта да төзек, чиста, матур ишегаллы булу үзе бер горурлык бит ул. Шуңа күрә дә ТРсы Рәисе программасы күп еллар шулай эшләсен, республика районнарының йөзен яхшы якка үзгәртеп, купшырак итсен дигән теләкләрдә генә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев