1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм...
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.
Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә - сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызга ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч, тәннәрегез сау-сәламәт булсын. Авыр сугыш елларын кичеп, хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, янып-көеп яшисез. Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән, авырлыкларга чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз бүген дә ил язмышына битараф түгел. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез - безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы, «әбиләр чуагы» белән бизәлеп килсен.
Муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев