Безнең гомер шундый кыска икән Үткәнен дә сизми каласын
Күзне ачып йомган ара гына яшәү белән үлем арасы.
Әйе, кеше бүген бар, иртәгә юк. Читтән караганда авырып та йөрми кебек, сау-сәламәт кеше, хатын- кыз, ана. Әйе, АНА. Менә шул ана йөрәге ил өстенә килгән афәтне, сугышны, шул кахәр суккан сугышта инде елдан артык хәбәре булмаган, хәбәрсез югалып халәк булган газиз улының гәүдәсен табып алып кайтып җир куенына тапшыра алмыйча ана якты дөнья белән хушлашты. (Бу юлларны язу шул кадәр авыр, хормәтле укучым). Авылыбызда буй җиткән улларын югалткан, яшәп туймаслык гомерләре өзелеп, җир куенына балаларын салган аналар бар. Рәмзия апа аларга, “Сез бәхетле”, дип әйтә торган иде. Уйлап карагыз әле, баласын югалткан ана ничек бәхетле була алсын соң инде. “Улымның гәудәсен алып кайтып күмсәләр, ичмасам аның каберенә барып елар идем, сезнең улларның каберләре бар, сез шуның белән бәхетле,”дип әйтә иде.
Курку белмәс, алдын- артын уйлап тормас “Барада” кушаматлы егет- Руслан Фархутдинов
алга куйган бурычларны үтәгәне өчен 2 тапкыр “Батырлык Ордены”, hәм күрсәткән батырлыклары өчен медаль белән бүләкләнә. Үзе сугыштан чыгып янәдәдән, үз теләге белән, иптәше өчен сугышка кереп киткән җиреннән кире әйләнеп чыга алмый Руслан. Шуннан бирле елдан артык вакыт үтте. Ана йөрәге ничекләр түзсен бу билгесезлеккә. Газиз баласының үлүе турында мәгълүмәт булса да, үле гәүдәсен күрмәгәч, берничек тә ышанасы килми шул ананың.
11 январь көнне иртәнге якта, йоклап яткан җиреннән ана йөрәге тибүдән туктады.
Рәмзия апа Фархутдинова 65 яшен дә тутырмыйча арабыздан китте. Югары белемле рус теле hәм әдәбияты укытучысы булып 40 елга якын Иске Дөреш урта мәктәбендә балаларга белем бирә ул. Бик яраталар аны укучылары. Туры сүзле, үз фикерендә нык торучы, бакча яратучы, төрледән –төрл2е күз явын алырдай матур гөлләр үстерүче Рәмзия апаның бүген безнең арада юк икәненә берничек тә күңел ышанмый. Лаеклы ялда булуга карамастан, Рәмзия апа Теләнче Тамак гомүми белем бирү мәктәбендә эшчәнлеген дәвам итте. Ичмасам кеше арасында булырмын, азрак онытылырмын, дигәндер инде. Бүген дә, моңсу, сагышлы күз карашлары, уйга баткан йөзе белән Рәмзия апа килеп керер шикелле.
Фархутдинова Рәмзия Хади кызы үзе туып үскән Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы зиратына җирләнде. Соңгы юлга, Рәмзия апаның рухын хөрмәт итеп килгән бик күп халык арасында Тукай районы мәгариф бүлегеннән Гүзәлия Фаязовна, Теләнче Тамак гомүми белем бирү мәктәбе директоры Исхакова Лилия Дильбаровна, Рәмзия апаның классташлары, укыткан укучылары, Русланның классташлары да бар иде. Җылы сүзләрегез өчен барыгызга да Аллахының рәхмәтенә ирешергә язсын сезгә. Рәмзия апаның апа-сеңелләренә, энекәшенә, әти-әнисен, абыйсын югалткан төпчек улы- Рушанга бу авыр кайгыны үткәреп җибәрергә Ходай сабырлык, алга таба яшәп китәргә көч бирсен иде.
Рәмзия апаның караңгы гүрләре якты, авыр туфрагы җиңел, ахыргысы урыны Фирдәвес җәннәте түрләрендә булсын!
Ләйсән Миннахметова, Иске Дөреш мәдәния йорты.
Фото/ Гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев