Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Язмыш

Сагынып көтүләр, якты өметләр...

Нәрсә ул мәхәббәт? Бу – мәңгелек сорау. Һәм аңа бер генә кеше дә төп-төгәл, «дөп-дөрес» итеп җавап бирә алмас иде. Чөнки, мәхәббәтне һәркем үзенчә аңлый һәм... үзе белгәнчә ярата, яраттыра.

Айгөл Рафикъ кызы Шабакаева туып-үскән гаиләсендә – ата-ана оясында ни күрсә, очканында шуны кабатлаучы, гаилә учагын саклаучы ханым. Ягъни, оясында ни күрсә очканында шул булыр, дигән татар халык мәкален ихластан тормышка ашыручы кеше.

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр

Рафикъ һәм Фәнүзә Минзәлә районы Усай авылында туганнар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итеп кайткач Рафикъ Габдрахим улы Зарипов Круглое Полега килә һәм тимер юл идарәсенә эшкә урнаша. Аннары үзенең сөйгән кызы Фәнүзә Гыйзадулловнаны үз янына алып килә. Аларның бергә гомер итүләренә 49 ел.  1996 елда актив хәйрия эшчәнлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә намуслы хезмәте, үз эшен фидакарь башкарганы өчен Фәнүзә Гыйзадулла кызы Зарипова «Алтын йөрәкле кеше» шәһәр конкурсында җиңү яулый. Аның хезмәте лаеклы бәяләнеп тора, ул алган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саны юк. Айгөл әти-әнисендә булган барлык асыл сыйфатларны үзенә җыйган. Нәкъ менә алар кебек үк Айгөл белән Ильяс Шабакаевлар бәхетле гаилә корганнар.

«Айгөл кызыбыз унсигез яшеннән Тукай районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт куйды. Байтак еллар дүрт авылда – Круглое Поледа, Бакчасарайда, Куаклы һәм Белоуста өлкән яшьтәге кешеләргә социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтеп игелекле эш башкарды. Хәзерге эше дә кешеләргә игелек күрсәтү белән бәйле. Киявебез Ильяс – шәфкатьле, батыр йөрәкле,  тырыш. Ул – чын гаилә башлыгы. Ильяс һөнәре буенча тимер юлда тепловоз машинисты. Менә инде, билгеле сәбәпләр аркасында, өч елдан артык ул яраткан һөнәрен башкара алмый. Үз эшен сагынуын да беләбез. Аның һәм барлык сугышчыларның җиңү яулап, исән-имин туган ягыбызга кайтуын телибез. Кияү ялга кайткан чакларда сөйләшеп-аралашып туймыйбыз. Ул очрашулар гаиләбез өчен зур вакыйга. Бу вакытларда оныкларны күрсәгез!» – дип сөйли Фәнүзә ханым.

Ватан алдындагы изге бурычын үтәүче, вакытлыча ялга кайткан Ильяс Шабакаев: «Гаиләбездә барысы да яхшы. Ил азатлыгы өчен менә инде өч елдан артык гаиләмдә сирәк кунак кына мин. Балаларыбызның тәртипле-инсафлы булып үсүләре, гаиләбезнең гөлбакчадай булуы Айгөлемнең тырышлыгы, сабырлыгы, гаилә җанлы булуы нәтиҗәсе. Дөресен әйтергә кирәк, бу уңышларның сере – мәхәббәттә. Бер-беребезне аңлап, яратып яшәүдә, бер-беребезгә терәк булуда. Кызыбыз Камилә педогогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамлый. Уку белән беррәттән «Болгар» бию театрының вокал студиясенә йөрде. Хәзер «Дом песни Гульнары Шамсутдиновой» студиясендә вокал буенча тәҗрибә туплый. Җырларга, биергә ярата. Дамир һәм Данияр мәктәптә яхшы билгеләренә укыйлар. Балаларыбыз өлкәннәрне хөрмәт итәләр. Минем Ватан алдындагы бурычымны аңлап кабул иттеләр. Тормышта тату, аңлашып яшәү өлкән, урта һәм яшь буыннар бер – берсен аңлаганда гына мөмкин – ә бездә шундый байлык бар», – ди.

Кешене ишетү һәм тыңлый белү, аның җанын аңлау – табигый сыйфат, рухи байлык. Бу асыл сыйфатлар кешенең эчке дөньясына даими мөрәҗәгать итүе, җанын тәрбияләве аша барлыкка килә. Бу үз гаиләсен, үз эшен тулысынча яраткан ихлас кешеләргә хас. Айгөл белән Ильяс Шабакаевлар гаиләсе әнә шундый байлыкка ия.

Без - аларга, алар безгә кирәк!

Хезмәт юлын игелек кылуга багышлаган Айгөл тормыш иптәшеннән уңган. Ире – гомер буе ныклы терәге, ышынычы һәм йөз аклыгы. Гаиләсен, үз халкын, Ватанын ихластан яратучы ир һәм әнә шул иң кадерле һәм газиз байлыгын саклау-яклау хакына МХОгә баруны намус эше дип кабул иткән. Батыр иренә һәрьяклап терәк була алган баһадир ханым менә өч елдан артык инде көтү һәм өмет белән яши. Телефон тавышы аның өчен иң матур һәм иң көтелгән чыңлау ул. «Ирем белән элемтәгә чыгу – иң зур шатлык, тормыш күгемне яктыртучы нур», – дип гаилә учагын саклаучы ханым.  

Ильяс хәрби хәрәкәтләр барган урында иң авыр чакларда гаиләсеннән килгән җылы хисләрне, рухи ярдәмне меңнәрчә чакрымнар аша тоя. Нәкъ менә шушы күпер – мәхәббәт күпере андагы авырлык белән тылдагы тормышны бәйләп тора да.  

Кешеләрнең холкы төрле-төрле. Юк кына нәрсәдән дә кимчелек табып төймәдән дөя ясаучы кешеләр дә очрый. Рәхмәтле булучылар да бихисап. Махсус хәрби операция барган җирдә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары, туганнары белән эшләүче кеше буларак Айгөлгә бик еш кайгы-хәсрәтле кешеләр белән аралашырга туры килә. Кешеләрнең хәл-әхвәлен белеп тору, тормыш-яшәеләршен яхшыртуда зур тәҗрибә туплаган белгеч бу вазыйфасын да бик яратып башкара.

***

Бер-берсен аңлаган, бер-берсе өчен өзелеп торган парлар гына шундый нык, матур өя үрә ала. Йөрәктән йөрәккә күчкән мәхәббәт  «җепләре»ннән үрелгән матур оя – гаилә һәрчак түгәрәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев