Тукай районы яу кырына чираттагы ярдәмне җибәрде
Тукай районы махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең 47нче партиясен озатты. Район халкы һәм администрациясенең ярдәмендә җыелган бу составта төзелеш материаллары, җылы киемнәр һәм яклаучыларыбыз зарыгып көткән исемле посылкалар бар.
Тукай районы махсус хәрби операция зонасына чираттагы — 47нче гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Махсус хәрби операция башланганнан бирле, район халкы һәм администрациясе фронт белән өзлексез элемтәдә тора, хәрбиләрне иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итә.
Бу юлы алгы сызыктагы егетләргә төзелеш материаллары, җылы киемнәр һәм маскировка челтәрләре җибәрелде. Ә инде исемле посылкаларны яклаучыларыбыз бигрәк тә зарыгып көтә, чөнки алар туган йорт җылысын алып килә. Хәрбиләр өчен бу аеруча зур кыйммәткә ия.
«Ярдәм иткән һәм игелек күрсәткән һәр район кешесенә рәхмәт белдерәбез. Бергә булганда без — сугышчыларга үз бурычларын үтәү өчен көч бирүче ышанычлы тыл», — дип билгеләп үтте оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев