Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Габдулла Тукайның тууына 140 ел

Тукайдан хатлар

Габдулла Тукай иҗатын без күбрәк шигырьләре аша белсәк тә, аның хатлары да шагыйрьнең күңел дөньясын, фикерләрен һәм заманга карашын ача торган кыйммәтле мирас булып тора. Бу юлларда безгә таныш булмаган Тукай – уйланучы, борчылучы, якыннарына җылы сүзләрен җиткерүче кеше булып ачыла.

Габдулла Тукайның шигырьләре, истәлекләре, мәкаләләре, юлъязмалары белән беррәттән, хатлары да укучыларда зур кызыксыну уята.

1902-1913 еллар аралыгында шагыйрь күпме хат язгандыр, ә менә 2006 елда чыгарылган китабына 34 хаты урнаштырылган (1977 елгы басмада – 27 хат). Без Тукай иҗатыннан цитаталар китерергә яратабыз, ә ул фикерләрнең кайчан, нинди вакыйга белән бәйле рәвештә әйтелүен, кемгә атап язылуын Һәрчак беләбезме соң?

 

Әйдәгез (кеше хатларын укырга ярамаса да), 16 яшьлек Габдулланың апасы Саҗидәгә Уральскидан язган хатын бергәләп укыйк. Хат Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең сеңлесенә (башка анадан туган) атап язылган. Габдулла җылы, чиксез күп сәламнәрен җибәреп, үзенең мәдрәсәдә укуын, акча ягының такырлыгын яза. «Быел укырга акчабыз юк иде… Гурьевтагы бай туганнарым унбиш тәнкә акча бирде, Һәм үзебезнең ахун җизни биш кадак чәй бирде… һәм дә үзегезгә ярты кадак чәй белән бер яулык җибәрдем. һәм бер исле сабын. Аз булса да, күп күреп алыгыз». Нинди юмарт син, булачак шагыйрь! Өчилегә юлланган икенче хатында да Габдулла апасының үзе өчен бик кадерле кеше булуын яза.

 

Уральскидан Казанга кайткач, Габдулла Тукай апасы Газизә Госманова белән дә хатлар аша аралашуын дәвам итә. «Монда кечкенә вакытымда тәрбия иткән әнкәемне дә тапым», – дип хәбәр итә ул хатында (Казанда Тукайны кечкенә чагында тәрбиягә алган Мөхәммәтвәли хатыны Газизә турында сүз бара).

 

Хатларның иң күбе шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган. Хатларда да милләт, әдәбият өчен борчылу ачык күренә. «Мин Казанны тәхте пай Һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим», – дип үз фикерен белдерә Тукай.

 

Икенче бер хатында гаилә кору мәсьәләсенә карашын белдереп: «Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр кече яшьтән… син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял (гаиләне оятка калдыру) булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, Һәркемгә өйләнү тиеш!» – дип яза шагыйрь. «Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен, диләр… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам… Минем Һәр минутым бөтен дөнья бәҺасенә тора», – ди ул С.Сүнчәләйгә 1911 елда язган хатларында.

 

Җыентыкта Габдулла Тукайның «Ялт-йолт» журналы мөхәррире Әхмәт Урманчиевка атап язылган биш хаты урын алган. Өчиледән, Уфадан Казанга җибәрелгән хатларында шагыйрьнең авыруы көчәюе сизелә.

 

1911 елның 30 гыйнварында жандармнар Иж-Бубый мәдрәсәсендә тентү оештыралар. Нәтиҗәдә бертөркем укытучы кулга алына, мәдрәсә ябыла. Тукай бу вакыйгага үз карашын белдереп, Сәгыйть Рәмиевка хат яза: «Бөтен көтепханәләрне, матбугатларны Һәм газеталарны ябып бетерсәләр, бу көннән яңа киемнәремне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен… Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә». Шагыйрь бу фикере белән әдипнең нинди булырга тиешлеген күрсәтеп, бүгенге язучыларыбызны битараф булмаска чакыра кебек.

 

1913 елның февраль аеннан хатлар Казанның Клячкин хастаханәсеннән килә. Ике хат Фатих Әмирханга, бер хат «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәнигә, соңгы хаты Әхмәтгәрәйнең хатыны, журналның техник сәркатибе Зәйнәп Хәсәнигә адресланган. Шагыйрь фани дөньядан аерылмаска тырыша. Фатих Әмирханнан газеталар җибәрүен үтенә. Үзенең шигырьләре өчен борчыла. «Толстой сүзләре»нең «беренче корректурын» үзенә күрсәтүләрен сорый. «Буш вакыт», «Мәктәп» Габдулла Тукайның хастаханәдә язган иң соңгы шигырьләре була.

 

Хөрмәтле укучы! Менә без Тукай хатларын «яшертен генә, үзеннән рөхсәт сорамый гына» укып чыктык. Никадәр тирән фикерләр Һәм дөнья гаме аларда. Хатларның язылуына бер гасырдан артык вакыт үткән. Әмма алар Һаман да шагыйрь шәхесен аңлауда мөҺим чыганак булып тора, «үткәннәргә хатлар бармаса да, киләчәккә хатлар баралар».

Бүген хат язышу бетеп бара. Кесә телефоны, интернет аша аралашу хисләр тулы хатларны кысрыклый, «хатлар яздым утырып» дигән сүзләребез тарих төпкеленә күмелә бара. Тик кулдан язылган хатларның киләчәк өчен никадәр әҺәмиятле икәнен онытмыйсы иде. «Еллар сезгә зур бер легенданы саклап алып барган шикелле, алып барыр шушы хатымны», – дигән сүзләрнең (Һ.Такташ) хаклыгын яши-яши аңларбыз әле.

Гөлзәлифә Әхмәтгалиева («Талпынабыз кошлар булмасак та...» китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев