УРАЗАНЫ БОЗМЫЙ ТОРГАН ХӘЛЛӘР
Рамазан аенда һәр мөселман үзенең гыйбадәтен камил үтәргә тырыша, әмма көндәлек тормышта сораулар туган очраклар да була. Ураза тоткан кеше ялгыш ашап куйса яки аның тамагына тузан эләксә, нишләргә? Бу язмада без шул сорауларга җавап табарбыз.
Онытканлык белән ашау-эчү. Әгәр кеше үзенең ураза тотканлыгын исенә төшерү белән ашау-эчүне туктатып, авызына капкан ризыкны чайкап чыгарса, уразасы дәвам итә. Әгәр ураза тотканын исенә төшергәннән соң капкан ризыгын йотып җибәрергә өлгерсә, уразасы бозыла. Түбәндәге хәлләр уразаны бозмый:
- Колакка су эләгү.
- Күзгә дару тамызу.
- Ураза тоткан вакытта су коену.
- Үзең махсус косарга теләмәгәндә косып җибәрү.
- Йоклаганда үзлегеннән мәни чыгу.
- Кан бирү.
- Ялгыш кына тамакка тузан яки төтен эләгү.
- Төкерекне йоту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев