Татарстанда 14 нче Республикакүләм ифтар узачак
2026 елның 13 мартында Казандагы “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Рамазан аеның иң көтеп алынган чараларының берсе — 14 нче Республикакүләм ифтар узачак.
Әлеге зур дини мәҗлес Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристик комплексы һәм “Казан Экспо” үзәге тарафыннан оештырыла. Республикакүләм ифтар Россиядә үткәрелә торган иң зур авыз ачу җыеннарының берсе булып санала.
Быел чарага 10 меңгә якын кеше килүе көтелә. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән мөселманнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр һәм хөрмәтле кунаклар булачак.
Ифтар кунаклары өчен бай программа әзерләнгән. Чара 15:00 сәгатьтә намаз һәм ифтар павильоннары каршындагы фойеда башлана. Биредә «Абыстайлар хәзинәсе» исемле милли күргәзмә-ярминкә ачылачак. Анда республика осталары кулдан эшләнгән милли стильдәге күн, текстиль, мех һәм мамык эшләнмәләрен, кием-салым һәм бизәнү әйберләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук Татарстан җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе дә эшләячәк.
Рәсми программа 16:30 сәгатьтә 2 нче павильонда — намаз залында башлана. Биредә Коръән аятьләре укылачак, дога кылыначак, кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк. Махсус кунак буларак, Дагыстаннан килгән «Нәшидүл ислам» төркеме чыгыш ясаячак. Алар башкарган нәшидләр һәм мөнәҗәтләр татар дин әһелләренең вәгазьләре белән чиратлашып барачак.
17:43 сәгатьтә ахшам намазына азан яңгыраячак һәм авыз ачу вакыты җитәчәк. Кунакларга алдан ук су таратылачак. Ахшам намазын Камил хәзрәт җитәкчелегендә укыганнан соң, 3 нче павильонда ифтар башланачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен керү юллары һәм авыз ачу урыннары аерым каралган.
Республикакүләм ифтарга билетлар бушлай, алар бары тик басма форматта гына таратыла. Аларны мәчетләрдә, мөхтәсибәтләрдә яки Нәзарәттән алырга мөмкин.
Оештыручылар берничә кагыйдәне үтәргә чакыра: ифтарга керү бары тик билет белән генә мөмкин, шул исәптән 6 яшьтән өлкән балалар өчен дә; “Казан Экспо” бинасына 17:30 сәгатькә кадәр генә керергә була; билетларны чарага чынлап та барырга җыенган очракта гына алырга кирәк, ә планнар үзгәрсә — аларны кире тапшыру яки башка кешегә бирү сорала. Бер кешегә бер порция ризык һәм бер шешә су каралган. Чарада шулай ук ислам әдәпләренә туры килгән кием таләп ителә.
Кунаклар өчен уңайлыклар да каралган: автомобиль йөртүчеләргә машина кую урыннары әзерләнәчәк, ә җәяүлеләр өчен махсус график буенча бушлай поездлар йөриячәк. Иминлек ике баскычлы тикшерү аша тәэмин ителәчәк, бина эчендә халык агымын көйләү өчен навигация һәм чикләү тасмалары куелачак.
Ифтарны оештыруда 14 яшьтән өлкәнрәк 720 волонтер катнашачак. Алар кунакларны каршы алачак, намаз һәм авыз ачу урыннарына юнәлеш күрсәтәчәк, шулай ук табыннар әзерләү һәм павильоннарны тәртипкә китерү эшләрендә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, чара барышында медицина хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә дежур торачак.
Фото һәм мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев