ШӨКЕР ИТҮ
Раббыбыз Аллаһы Тәгалә адәм баласына исәпсез-хисапсыз нигъмәтләр бүләк итә. Әмма кеше еш кына аларның кадерен югалткач кына аңлый. Ришат хәзрәт Курамшин үзенең ВК битендә Аллаһның нигъмәтләре һәм алар өчен шөкер итүнең әһәмияте турында яза.
- Н.Туганов фотосы
Раббыбыз Аллаһы Тәгалә кешеләргә бик күп нигъмәтләрен бүләк итә. Нинди нигъмәтләр соң ул? Аллаһ безне юктан бар итеп, тәнебезне генә түгел, акыл, җан, тәнгә көч биреп, төрле эшләр башкарырга мөмкинлек тә бирә. Сәламәтлек, күз күрү, колак ишетү, аяк йөрү, кул эшләү, сулыш алу мөмкинлеге, ризык, ризыкның тәмен тою, аның тамактан үтеп, организмда эшкәртелүе, шулай ук җылы йорт, гаилә, әти-әни, яхшы дуслар һәм күршеләр, тиешле һава шартлары да – Аллаһның нигъмәтләре. Безнең өчен һаваны, суны, җимешләрне, шулай ук хайваннарны, кошларны, үсемлекләрне һәм табигатьтәге башка нәрсәләрне бар итүче − Аллаһтыр. Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә безгә бүләк итеп биргән нигъмәтләр бик күп... Коръәндә “Ибраһим” сүрәсенең 34нче аятендә болай диелә: “Аллаһның нигъмәтләрен санарга тотынсагыз, санап бетерә алмассыз”. Ә “Бәкара” сүрәсенең 243нче аятендә: “Аллаһ кешеләргә карата рәхимле, ләкин аларның күпчелеге Аңа шөкер итми”, – дип әйтелә.
Дөрестән дә, күп кешеләр Аллаһ бүләк итеп биргән нигъмәтләрнең кадерен аңлап бетермичә, шулар өчен шөкер итми. Раббыбызга рәхмәтле булу кирәклеге турында “Бәкара” сүрәсенең 172нче аятендә дә әйтелә: “Йә, иман китерүчеләр! Аллаһ биргән нигъмәтләрдән ашагыз (файдаланыгыз) һәм Аңа шөкер итегез!”. Ә нәрсә соң ул шөкер итү? Шөкер итү ул – безгә бирелгән нигъмәтләр өчен Аллаһка рәхмәт белдерү. Ә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтебезне ничек белдерергә соң? Шөкер итү, ягъни Аллаһка рәхмәт белдерү өч төрле була:
КҮҢЕЛ БЕЛӘН ШӨКЕР ИТҮ
Безгә бирелә торган төрле нигъмәтләрне нәкъ менә Аллаһ биргәненә ихлас ышанырга кирәк. Моңа ышанган мөселман үз Раббысына рәхмәтле булып, күңеленнән Аңа гел шөкер итәр. Ә шөкер итү нигъмәтне арттырыр гына. Моның турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Әгәр сез биргән нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин ул нигъмәтләрне арттырырмын”. (“Ибраһим” сүрәсе, 7 аять). Һәм киресенчә: Аллаһ биргәннәренә шөкер итмәү нигъмәтләрне киметә, аларның бәрәкәтен, ягъни файдасын юк итә.
ТЕЛ БЕЛӘН ШӨКЕР ИТҮ
Һәр нигъмәтне Аллаһ биргәнен аңлап, тел белән шөкер әйтү тиешледер. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бер хәдисендә болай дип әйтә: “Аллаһы Тәгалә кешегә бер нигъмәт бирсә һәм ул кеше “Әлхәмдү лилләһ!” (“Аллаһка мактау булсын!”) дисә, шул нигъмәтнең шөкерен үтәгән булыр”.
Кеше шөкер кылса, Аллаһ аның күңеленә канәгатьлек, ягъни үз хәленнән риза булу хисен, тормышына рәхәтлек һәм тынычлык бирер. Шөкер кылмаучылар күпме баесалар да, күңелләре борчылудан, ә телләре зарланудан котылмас. Чөнки шөкерсез малның һәм шөкерсез гомернең бәрәкәте булмас.
ТӘН БЕЛӘН ШӨКЕР ИТҮ
Тән белән шөкер итү ул – Аллаһка гыйбадәт кылу (мәсәлән, намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу кебек гамәлләр). Тән белән шөкер итүчеләрне Аллаһы Тәгалә ярата. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөргән һәм тән белән башкарыла торган башка гамәл-гыйбадәтләрне үтәгән кеше Аллаһка ихлас шөкер итүче була.
Кызганычка, хәзер бик күп кеше үзеңдә булган нинди дә булса нигъмәтнең кадерен аны югалткач кына аңлый. Мәсәлән, авырып китсә, күзе күрми яки колагы ишетми башласа, ашый алмаса, давыл чыгып еллар буе яшәгән йортына зыян килсә яисә янында яшәгән якын кешесе вафат булса һ.б. Аллаһ безгә бүләк итеп биргән бик күп нигъмәтләр файдалы, бәрәкәтле булсын өчен без аларны югалтканчы Аллаһка күңел белән дә, тел һәм тән белән дә рәхмәт белдерергә тиеш. Булганның кадерен белеп, уйларыбыз, сүзләребез һәм гамәлләребез аркылы Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев