Рамазан ае – изге ай
Рамазанның бөтен хикмәте Аллаһы Тәгаләгә якынаю, рәхмәтенә ирешү. Рамазан ае – зур бер мәдрәсә. Шушы мәдрәсәгә кергәч без нәрсәгә өйрәнәбез соң? Шул хакта Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт СӘҮБАНОВ белән сөйләшәбез.
Ураза тоту кайчан фарыз булды?
Рамазан аенда ураза тоту Һиҗрәтнең икенче елыннан башлап фарыз булган. Һиҗрәт – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килү елы. Нәкъ шушы вакытта Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә Коръәннең “Бәкара” сүрәсе аятьләрен иңдерә.
“Әй иман китергәннәр! Ураза элеккеләргә фарыз ителгән кебек, фарыз булды сезгә дә. Бәлки куркырсыз инде!” (Бәкара, 2:183)
“Хактыр, Рамазан аенда иңдерелгәндер Коръән, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр белән. Бу айга ирешкән һәркем ураза тотсын”. (Бәкара, 2:185)
Рамазан ае – изге ай. Шушы айда Мөхәммәд (с.г.в.)гә пәйгамбәрлек иңдерелгән, Коръәннең иңә башлаган вакыты да Рамазан ае. Кадер кичәсен дә дә шушы айдан эзлибез.
Рамазанның бөтен хикмәте Аллаһы Тәгаләгә якынаю, рәхмәтенә ирешү. Рамазан ае – зур бер мәдрәсә. Шушы мәдрәсәгә кергәч без нәрсәгә өйрәнәбез соң?
- Үзебезнең нәфесебезне буйсындыру.
- Аллаһу Сөбханә вә Тәгаләнең әмерен үтәү.
Таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелу - ураза тотуның беренче дәрәҗәсе. Әмма хакыйкый ураза – телне, уй-фикерләрне, күңелеңне яман уйлардан арындыру, саклау. Шуның өчен дә Аллаһы Тәгалә: “Бәлки сез тәкъва булырсыз”, ди. Рамазан уразасы күңелләрне пакълар, чистартыр өчен фарыз булды. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): “Рамазан ае кергәч, бөтен җәннәт капкалары ачыла, бөтен җәһәннәм капкалары ябыла һәм бөтен шайтаннар богаулана”, дигән. Рамазан аенда изгелекләр кылыр өчен, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешер өчен, Аңа тагын да якынаер өчен бөтен шартлар да тудырыла. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән әҗер-савабына өмет итеп, иман белән ураза тоткан кешенең гөнаһлары гафу ителер.
Уразага ничек әзерләнергә?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең сәхәбәләре, Рамазан ае беткәч, ярты ел буена: “Йә Раббым, тоткан уразаларыбызны кабул ит”, дип дога кыла торган булалар. Рамазанга ярты ел калгач, “Йә Раббым, Рамазанга исән-имин, мөэмин-мөселман халәтендә ирешергә насыйп ит”, дип дога кылганнар.
Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә Рамазан аена әзерлекне алдан башларга кирәклеген ачык күрсәтә. Башта рәҗәб ае килә. Рәҗәб – хәрам айларның берсе. Бу айда игелекле эшләрне күбрәк эшләргә, гөнаһлардан ерак торырга кирәк. Рәҗәб аеның фазыйләтләре күп:
-
Рәҗәб аеның беренче җомга киче – Рәгаиб кичәсе.
-
26 нчы көненнән 27 нче көнгә каршы киче – Мигъраҗ кичәсе.
Рәҗәб аеннан соң шәгъбән ае килә. Шәгъбән аеның 14 нче көненнән 15 нче көнгә каршы киче – Бәраәт кичәсе. Бу айларны гыйбадәттә уздырып, ураза тотып, яхшы гамәлләр кылып уздырырга кирәк.
Хөрмәтле кешене без зур әзерлек белән каршы алабыз. Нәкъ шулай ук, Рамазан уразасына без әзер булырга тиешбез. Шуның өчен дә рәҗәб һәм шәгъбән айлары килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу айлар турында менә ничек әйткән: “Рәҗәб – Аллаһның ае, шәгъбән ае минем аем, Рамазан ае өммәтемнең ае”. Бу айларның мөбәрәк кичәләре безне чистарта, пакълый, айларның солтаны булган Рамазанга әзерли. Мөэмин-мөселман Рамазан аен сагынып көтеп ала. Рамазан ае да безне сагына – һәр елны 11 көнгә иртәрәк килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев