Рамазан-2026
ТР МДН сайты изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
- Рамазан-шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә.
- Уразаның беренче көне – 2026 елның 19 февралендә.
- Ураза быел 29 көн тотыла.
- Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла.
- Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла.
- Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә.
- Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча).
- Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 000 сум (алтын буенча).
- Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының иң азы – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев