Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Нәрсә ул гошер?

Аллаһы Тәгалә җирләрне-күкләрне бар итте һәм әйтте: «Җир-күкләрне һәм алар арасында булган бөтен нәрсәләрне адәм баласы өчен, аңа хезмәт итәр өчен яралттым». Аллаһ Раббыбыз Адәм баласын яралтканнан соң: «Мин Адәм балаларын бу дөньяга сынар өчен яралттым, акыл бирелгән икән, акылның зәкәтен намаз белән түләгез», - диде.

Акыллы кеше өстенә намаз йөкләтелгән, ул аңа фарыз. Сәламәтлек бирелгән икән, сәламәт кешегә, намазга өстәп, ураза да фарыз. Тагын байлыгыбыз да бар икән, зәкәт тә безгә фарыз була. Адәм баласы дөньяда яши, сынала. Төрле авырлыклар да күрәбез, авырып та китәбез, кайгы-хәсрәтләр дә килә. Әмма Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы бар. Ул нигъмәтен байлык белән бирә һәм шуның белән сыный. Кыямәт көнендә байлык турында ике төрле сорау булачак: «Байлыгыңны нинди юллар белән таптың?» һәм «Аны нинди урыннарга сарыф иттең?».

Без Аллаһ тәкъдире белән авылда яшибез, һәрберебезнең җирләре һәм бакчалары бар, бәрәңге утыртабыз, яшелчә үстерәбез. Бу яктан да Аллаһы Тәгалә безгә бер гыйбадәтен, зәкәтен биргән, ул «гошер» дип атала. Гошер (гошир - гарәпчә) - уннан бере дигән сүз, ягъни су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен без ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирергә тиеш булабыз. Күбебезнең 25-30 сотый бакчасы бар, аннан, елына карап, 300, 600 яки 1000 чиләк бәрәңге җыеп алабыз. 300 чиләк уңыш булган елны быел әзрәк булды, кысып тотасы инде, дибез. Мең чиләк чамасы булганда, 100 чиләген гошер итеп бирәсе була бит, нишләргә кирәк, дибез. Әле теге 900 чиләге кала бит, дип, уңышка сөенү юк, калган ягын исәпкә алу юк, инде бирәсе ягын уйлап башны авырттырабыз һәм Аллаһы Тәгаләнең байлык белән сынавын үтә алмыйбыз.

Аллаһы Тәгалә «Ибраһим» сүрәсенең 7 аятендә: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», - дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр әйтә: «Урлаганым юк, хәрам ашамыйм». Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе - хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит.

Бүген без бабаларыбыз кайчандыр үтәгән биш вакыт намаз шикелле җиренә җиткереп кылган гыйбадәтебезне - гошерне искә төшердек. Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга бирсәк, калган малларыбызга, иншә Аллаһ бәрәкәт иңәр. Пәйгамбәребез (с.г.вәс.) әйтте: «Хәрам ризык ашатып үстергән балаларыгызның көчләре, үскәч, үзегезгә каршы булыр». Мондый мисаллар бармы бездә? Әти-әнисенә кул күтәргән, каршы сүз әйткән тәртипсез кешеләр бик күп бездә. Без мондый очракларда балаларга тәрбия бирмәгәннәре өчен күбрәк балалар бакчасын, мәктәпне, хөкүмәтне гаепләргә, яманларга яратабыз. Ә үзебез нәрсә карыйбыз соң, нинди ризыклар ашатабыз? Бакчаларыбыздан алган уңышның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен без ятимнәргә, мескеннәргә, гомумән, мохтаҗларга бирик.

Бүген бездә сугыш афәте булмаса да, ятимнәр, инвалидлар, картлар йортлары бик күп. Бу күренеш үзе дә безнең дөрес яшәмәүне, фикерләмәүне, тиешле гыйбадәтләрне үтәмәүне күрсәтә түгелме? Ләкин җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгалә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз.

Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас.

И, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез! Әмма начар нәрсәләр аралаштырып бирмәгез. Шундый малны сезгә бирсәләр, әлбәттә, ул начар нәрсәне күзегезне йомып, йөзегезне сытып кына алыр идегез. Белегез: Аллаһ чиксез бай һәм мактаулы.

267нче аять, «Сыер» сүрәсе.

Аллаһы Тәгалә, бөек вә түбән агачлы җимеш бакчаларын вә хөрмә агачларын һәм игеннәрне, төсләрен, тәмнәрен төрлечә итеп, дәхи зәйтүн, гранат агачларын бер-берсенә охшаган вә охшамаган хәлләрендә халык кылды, өлгергәч, һәрберсенең җимешләрен ашагыз һәм уңышларын алганда тиешле өлешен сәдака итеп бирегез! Аллаһ биргән ризыкларны бернинди юл белән исраф итмәгез! Бит Аллаһ әрәм итүчеләрне һич сөйми.

141нче аять, «Әнгам» сүрәсе.

Әгәр сәдакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул күркәм эш. Әгәр яшертен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Бу яхшылыкларыгызны Аллаһ гөнаһларыгызга кәффәрәт кылыр. Бит Аллаһ сезнең кылган яхшы эшләрегездән хәбәрдар.

271нче аять, «Сыер» сүрәсе.

Җәбир ибн Габдуллаһтан риваять ителә. Ул пәйгәмбәребездән ишеткән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйткән: «Авыл хуҗалыгы культураларыннан җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерелгәннең егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш».

981нче аять, «Сахих мөслим».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев