Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Кешедә бар нәрсә дә матур булсын!

Аллаһка итагать итү – тәкъвалык, эчке матурлык, киң күңеллелек, оялчанлык, мәрхәмәтлелек, гафу итү, ихласлык һәм күңелнең пакь булуы – зур байлык. Бу күркәм сыйфатлар инсанның үзенә һәм аның тирәсендәге кешеләргә яхшы тәэсир ясый. Шундый олы нигъмәт белән нигъмәтләнгән, рухи байлыкка ия булган инсанның йөзеннән нур сирпелә тора.

Нурлы йөзле мөэмин-мөэминә белән аралашу, аның белән мөгамәлә кылу җиңел һәм андый кеше белән аралашу бик  рәхәт. Бай, матур рухлы, тәкъва кеше башкаларга хәерле-файдалы үгет-нәсыйхәт, яхшы киңәш бирә белә. Тәкъваларны тышкы билгеләренә карап чамаларга була. Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Фәтех» сүрәсенең 29 нчы аятендә: «Аларның билгеләре булып йөзләрендә сәҗдә эзләре тора», дип мөслим-мөслимәнең маңгаендагы сәҗдә эзләренең Үзе каршында матурлык, күркәмлек билгесе булуын аңлаткан. Кыямәт көнендә ошбу матурлыкка ия булучылар хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм мөбарәк хәдисендә: «Дөреслектә, Кыямәт көнендә минем өммәтем әһелләренә тәһарәт эзләре сәбәпле, “Гуррән мүхәҗҗәлинә” (ягъни маңгайларында ак йолдызлар белән тамгаланган һәм аяк-кулларында ак боҗралар булганнар) дип атап мөрәҗәгать итәрләр», – дигән. Хәдистән аңлашылганча, мөслим-мөслимәләрнең маңгай һәм аяк-куллары нур белән зиннәтләнәчәк, субхәәнАллаһ. Бу фани дөньяда рухи һәм бәдәни чисталыкка, матурлыкка омтылучыларны Аллаһ Кыямәт көнендә Үзе матурлый.

Хикмәт иясеннән кешеләр: «Төннәрен намазда үткәргән кешенең йөзе нигә башкаларныкына караганда матуррак?» – дип сораганнар. Хикмәт иясе: «Алар Мәрхәмәтле белән бергә калып, Ул – Аллаһ, аларны Үзенең нуры белән каплаганга күрә», – дип җавап биргән.

Кешегә күркәм әхлак сыйфатлары, рухи матурлык, акыл һәм матур кыяфәт биреп Аллаһ инсанны хөрмәтли. Бу нигъмәтләр өчен без Аллаһка һәрдаим шөкер итеп яшәргә бурычлы. Инсан Аллаһка итагать итеп, шөкерана кылып яшәсә Раббыбыз аңа гүзәллекне өсти.

Рухи матурлык тышкы яктан бик үк матур булмаган кешене дә бик күркәм итеп күрсәтә. Рухы бай булмаган, кара җанлы кешенең йөз-кыяфәте матур булса да, ул кеше күркәм, мөләем булып күренми. Мисал өчен, кешеләргә ике кешенең берсен сайларга тәкъдим ясадык, ди. Берсе матур йөзле, әмма тискәре сыйфатлар белән сыйфатланган кеше, ә икенчесе бик үк матур кыяфәтле түгел, әмма асыл сыйфатларга ия булган, ягъни әдәпле-әхлаклы, күркәм холыклы, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел. Шушы ике кешенең кайсысын сайларсыз? Акылы тулы һәм сәламәт булган кеше күңеле матур һәм бай рухлы кешене һичшиксез үз итәр.

Аллаһ Тәгалә Үзенең Сүзе булган Коръәнендә «Рахман» сүрәсенең 52 нче аятендә: «Үә ул Җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми торган хур кызлары бар»,  дип Җәннәт әһелләре ия булган асыл сыйфатка омтылырга чакыра. Җәннәтле булу өчен инсан ошбу фани дөньяда яшәгәндә әзерләнергә тиеш. Күркәм сыйфатларга ия булырга омтылу, холкыбыз, кыяфәтебез, эш гамәлләребезнең яхшы булуына ирешергә тырышу эчке һәм тышкы матурлыкка омтылу ул. Аллаһу Тәгалә фарыз кылган гыйбадәтне кылганда, мисал өчен җәйләрен иртәнге намазга тору һәм эссе вакытларда руза тоту, олы яшьтәге ата-аналарның көйсезлегенә сабырлык күрсәтү – зур савап һәм  шул ук вакытта үзебезне күркәмлек белән сыйфатлау ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдис-шәрифендә: «Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә гүзәл һәм гүзәллекне сөя», – дигән. Мөслим-мөслимә эчке һәм тышкы матурлыкка,  күркәмлеккә ия булу өчен иҗтиһад итәргә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Дөреслектә, Аллаһ Аның колында Аллаһ аңа биргән нигъмәте эзләре күренүен ярата», дип байлыкны урынлы куллана белергә тиешлегебезне аңлаткан.

Пәйгамбәр галәйһиссәлләм янына иске генә һәм арзан кием кигән бер кеше килә. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм фәкыйрьләрчә киенгән ул кешедән: «Синең малың бармы?» – дип сорый. Теге кеше: «Әйе», – дип җавап бирә. Рәсүлебез аңардан: «Синдә нәрсә бар соң?»  – дип сорый. Теге кеше: «Аллаһ миңа дөяләр, атлар, сарыклар һәм коллар бирде», – дип җавап бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм аңа: «Әгәр Аллаһ сиңа мал бирсә, Аллаһның сиңа биргән рәхмәте һәм Аның сиңа юмартлыгы эзләре күренеп торсын», – дип нәсыйхәтен әйтә. Чама белеп, матур итеп киенү Исламда хуплана. Ислам галимнәре әйтерләр ки: «Хөрмәтле мөслимә! Син ирең өчен гүзәл һәм иң хуш исле чәчәк кебек бул! Сиңа карап аның күңеле шатлансын», – дип. Үмәмәһ бинт әл-Хәрис кызын кияүгә бирер алдыннан: «Кызым, иреңнең күзенә беркайчан да ямьсез, бизәнмәгән хәлдә күренмә һәм ул беркайчан да синнән начар ис килгәнен сизмәсен!» – дип нәсыйхәт иткән. Бу киңәшләр хатын-кызны эчке һәм тышкы матурлыкка өнди торган торган бәһаләп бетергесез үгет-нәсыйхәтләр.

Елмаю, көләч йөзле булу кешене күркәмләндерә. Елмаю ул үзара өлфәт һәм мәхәббәт салынуга да сәбәп була.

Канәгать була белү хисе, ягъни нәфесне кулда тота алу – эчке матурлыкка ия булуны күрсәтүче сыйфат. Риваять ителә ки, изге сәләфләрдән булган бер ир гаиләсенә бернәрсә дә калдыра алмыйча изге сугышка киткәч аның хатыныннан: «Ничек инде ирең сезгә бернәрсә дә калдырмыйча, син аңа чыгып китәргә рөхсәт иттең?» – дип сораганнар. Ошбу ханым: «Мин иремне ризыкландыручы дип белмим, ул – ашаучы гына. Ашаучы китсә дә, аңа карап Ризыкландыручы беркемне дә ризыксыз калдырмый», – дип Аллаһка тәвәккәл булуын, күңел матурлыгын күрсәткән.

Хикмәт иясе Локман Хәким улына нәсыйхәт кылып болай дигән: «Әй, улым! Начар холыклы хатыннардан саклан, чөнки алар синең чәчеңне вакытыннан алда агартачаклар һәм явыз хатыннардан саклан, чөнки алар изгелеккә өндәмиләр». Ошбу нәсыйхәтләр һәммәбезне дә күркәм холыклы һәм бай рухлы булырга өндиләр. Начар холык, явызлык беркайчан да, беркемне дә матурламый һәм бәхетле итми. Рухи яктан ярлы кешене асыл киемнәр дә бизәми.

***

Ислам һәрчак алтын урталыкны кайгырта. Күңел матурлыгына,  рухи дөньябызның бай булуына һәм тышкы яктан да күркәм булырга тырышып яшик. Аллаһ Тәгалә йөз-кыяфәтләребезне матур иткән кебек, җаныбызны, рухыбызны да матурлык белән нигъмәтләсен. Тәнебезне ризыкландырган кебек, җаныбызны да рухи азык белән нигъмәтләсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев