Ифтар үткәрү – саваплы гамәл
Рамазанның беренче ункөнлеге тәмамланганда Боерган авылы мәчетендә авыз ачу мәҗлесе – ифтар оештырылды.
Ифтарны оештыручы Боерган авылы абыстае Нурсинә Локман кызы Нуруллина изге гамәлне башкару хакында болай дип сөйләде:
«Мәчеттә уку елы башлануга үземдә гыйлем алучы шәкертләрем белән Рамазан аен хөрмәтләп авыз ачтыру ниятемне әйттем. Сабакка йөрүче мөслимәләр фикеремне хупладылар. Аллаһу Тәгаләнең рәхмәте белән Рамазанга ирештек һәм изге ниятебезне тормышка ашырабыз, әлхәмдүлиЛләһ. Миннән белем алучы бертуган апам Гөлсинә һәм авылдашларым Бибинур, Алмазия, Гөлүсә, Рәшидә күмәкләшеп ифтарны уздырабыз. Аллаһ изге ниятебезне тормышка ашырырга ярдәм итте. Бу гамәлебезне Үзе кабул итсен!» – диде.
Бу ифтар – чын-чынлап гыйлем алу мәктәбе булды.
Ифтарны Нурсинә абыстай Аллаһу Тәгаләгә хәмед-сәнә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават-шәрифәләр әйтеп, БисмиЛләһ белән башлады. Аннары Коръәннең анасы булган «Фатиха»ны, мөселманның биш сыйфатын сыйфатлаучы «Әлим-ләм-мим»не (Бәкара сүрәсенең беренче 5 аяте) укып мәгънәләрен аңлатты. Аннары Нурсинә абыстайдан сабак алучы мөслимәләр: Коръәни Кәримнең иң олугъ аяте «Аять әл-Көрси»не – Гөлүсә, «Шәһру Рамәдан» аятен («Бәкара» сүрәсенең 183-186 аятьләре), «Нәбә» сүрәсен – Рәшидә, «Кадер» сүрәсен – Бибинур, «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен – Алмазия ханымнар укыдылар. Коръәннән укылган барлык аяти-кәримә, сүрәләрнең тәфсирләре (мәгънәләре) аңлаешлы итеп хатын-кыз таифәсенә ирештерелде. Аллаһу Тәгалә Сүзе белән хушлангач абыстай «Саффат» сүрәсенең өч аятен укып дога кылды.
Нурсинә абыстай вәгазь-нәсыйхәтендә тәүхид, Рамазан шәрифтә ураза тотуның фарызлыгы, аның фазыйләтләре хакында сөйләде.
«Ураза тоту – Ислам диненең биш баганасының берсе. Аллаһу «Бәкара» сүрәсенең 183 нче аятендә: «Әй иман китерүчеләр, сезгә кадәр булган өммәтләргә фарыз ителгәне кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз ителде... », – диде. Һәм Үзе аның төп сәбәбен әйтте: «Тәхкыйк, сез сакланырсыз...» – диде.
Ураза кешене нәрсәләрдән саклый? Ураза кешене Җәһәннәм утыннан саклый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм әйтте: «Аллаһу юлында кем бер көн ураза тотса, Раббыбыз аны 70 ел Җәһәннәм утыннан ераклатты» (Бохари).
Ураза кешене бозыклыктан саклый. Ураза кешене чирләрдән саклый (тәннән кирәкмәгән матдәләр, шлаклар, тозлар чыга). Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Ураза тотыгыз! Терелерсез!» – диде.
Ураза – кешенең Аллаһка якынаюы өчен Раббыбыз тарафыннан кылынган, безгә фарыз кылынган зур гыйбадәт. Уразаның матди һәм мәгънәви яктан файдалары бик күп. Уразаны файдасы булган өчен генә түгел, ә Аллаһ Тәгалә кушканга күрә һәм Аның ризалыгы өчен тотабыз.
Рамазан аенда ураза тоту, Коръән уку, тәравих намазлары уку, нәфел гыйбадәтләр һәм сөннәтләрне үтәүдә даимилек, сәдака бирү һәм булган байлыгыбыздан нисабы буенча зәкят чыгару, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кылу, мөселман кардәшләребезгә дога кылу тиешле.
Ләкин, кылган изге гамәлләребез кабул ителми, әгәр дә Аллаһу Тәгаләнең бердәнберлегенә иман китермәсәк (тәүхид).
Тәүхид ул:
- Аллаһу Тәгаләне Раббылыкта берләү. Аллаһу Тәгаләне галәмнәрнең бердәнбер Раббысы дип йөрәгең белән тану, кальбең белән инану.
- Аллаһу Тәгаләне Иләһе итүдә берләү. Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат юклыгына инану. Барлык гыйбадәтләр дә Аңа гына кылынырга тиеш дип йөрәгең белән тану. Бөтен гамәлләребезне Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен башкарырга тиешбез. Шул вакытта гына безнең гамәл-гыйбадәтләребез кабул була.
- Аллаһның исем-сыйфатларын йөрәгең белән тану, аларны аңлау һәм ятлау. Аллаһка Аның исемнәре белән мөрәҗәгать итү.
Тәүхид ул – Исламның төп нигезе. «Ләә иләһә илләЛлаһ» (мәгънәсе: «Аллаһудан башка иләһ юк!») шәһадәт кәлимәсен әйтү. Менә шушы шәһадәт кәлимәсен ихластан, чын күңелдән ышанып әйтү тәүхидне раслау була. Мөселманның барлык гамәле һәм ышануы тәүхидкә нигезләнергә тиеш.
Аллаһ Тәгалә үзебезне, бездән соң киләчәк буыннарыбызны – Кыямәт көненә кадәр киләчәк нәселебезне тәүхид әһелләре, намаз әһелләре, Коръәни Кәримне укырга өйрәнеп, аның мәгънәләрен аңлап, аның буенча гамәл кылучылардан насыйп итсен һәм яхшы кешеләрдән мияссәр кылсын», – дип Нурсинә абыстай эчтәлекле вәгазен тәмамлагач Аллаһу Тәгаләдән гөнаһларыбызны кичерүен сорап, иман байлыгы теләп, Аллаһу биргән барлык нигъмәтләргә шөкер итеп дога кылдык.
Ике шатлыкның беренчесен тою – авыз ачу башланды. Ризыклар – бик тәмле иде. Ифтар табыны зәвыкълы булуы белән дә күңелгә ятышлы булды. Ризык әзерләүче Рәшидә, Кәүсәрия, Сәрия, Әлфия, Флүзә, Венера, Дания ханымнарга ифтарчылар рәхмәтләрен белдерделәр.
Авыз ачу мәҗлесе зур мәгънәләрне эченә алган дәрес, хәерле-файдалы вәгазь-нәсыйхәт, мәчеттә дини гыйлем бирү юнәлешендә башкарылган эш-гамәлгә йомгак ясау, ирешелгән уңышларны билгеләп үтү мәҗлесе булды. Ифтарны мәгънәви һәм матди яктан оештыручылар дәрәҗәле мәҗлеснең барлык нечкәлекләрен күздә тотып, һәр детален уйлап оештырганнар. Шуңа да без – дистәләгән ифтарчылар үзебезне бер гаилә әгъзалары итеп тойдык.
Зәрия Вәлиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев