Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Гыйбадәт йорты күңелләргә нур өстәсен, озын гомерле булсын

Кояшлы, җылы якшәмбе иртәсе иде. Авылга ялга кайткан редакторыбыз Инзилә Әхмәтгәрәева килеп керде дә көн буена дип сызган планнарымны үзгәртте дә куйды. «Туера авылында мәчет ачыла, әйдә әле барып, авыл халкының шатлыгын уртаклашып, күңелләргә ял алып, рухи яктылык иңә торган мохитта булып кайтыйк», - диде һәм, тиз генә җыенып, юлга...

Туера Боерган авыл җирлегенә караган кече авыл. Табигатьнең бик матур җиренә - калкулыкка урнашкан. Яшел түбәле, манарасы күккә ашкан мәчет ерактан ук күренеп тора. Авылы кечкенә булса да, халык күп җыелган. Күптәнге танышым Сәрия Миңнегалиеваны күреп, аптырап киттем:

- Мин бит шушы авыл баласы, шәһәрдә эшләсәм дә, әле һаман «Якты юл» газетасына язылам, мәчет ачыласын шуннан укып белдем, шәһәрдә яшәүче башка авылдашларга да әйттем, - диде ул шатлыгын яшерә алмыйча.

Тантана башланганчы авылның имамы Габделхак Нәбиуллин белән сөйләшәбез.

- Район хакиме Васил Хаҗиевка мең рәхмәт. Авылда бергәләп намаз укыр, җыелышыр җир юк бит. Авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов белән уңай җавап ишетеп кайткач, күңел кузгалды. Проектын эшләргә керештем. Аның бит әле күңелләрне тартып торырлык матур да, уңайлы да, шәригать кануннарына туры килүе дә кирәк бит. Бүген, иман йортыбыз ишекләрен ачкач, аны төзүдә риясыз эшләгән кешеләргә ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар: Илназ Зарипов, Зөлфәт Әхмәтгәрәев, Мансур Мифтахов, аларның гаиләләре, авыл кешеләре дә кем күпме булдыра, акчалата ярдәм күрсәтте, - диде ул.

Мәчет ачылу тантанасын район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас алып барды. Сүзен тирән эчтәлекле, уйландыра, күңелләргә кагыла торган вәгазьдән башлады ул. Аны тыңлаган саен эчтән генә үзеңнең яшәү рәвешеңне, гамәлләреңне барлыйсың, уйландыра. Кайчакларда безнең кешеләргә менә шундый тәрбияви сөйләшү җитми.

- Бу - районда 57нче мәчет. Авылы бар икән, аның мәчете дә булырга тиеш. Тик ул буш тормасын, җәмәгать намазларына күбрәк кеше йөрсә, яшьләребез дә тартылса, әхлакый дөньябыз сафланыр, - диде Җәүдәт хәзрәт.

Мансур Мифтахов, мәчет өчен бина юллап алуда булышкан район хакимияте башлыгы Васил Гариф улына, авылны мәчетле итү өчен бөтен күңелен биреп йөргән имам Габделхак Нәбиуллинга, түләүсез, Аллаһы ризалыгы өчен эшләгән төзүчеләргә, матди ярдәм күрсәтүчеләргә авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтте.

- Бинасы матур булды, тирә-ягында гөлләр үстерик, ямьле булсын. Бик куанычлы көн бүген - мәчетле булдык, - диде ул.

- 1929 елда авылда мәчет булып, 1947 елга кадәр биредә намаз укыганнар. Аннары ул бина төрле максатларда файдаланылды, ахырдан сүтеп үк алып киттеләр. Авыл кешеләре җәмәгать намазын я зиратта, я булмаса кеше йортларында укып йөрделәр. Шөкер, менә мәчетле булдык, - дип сөйләде Әсхәт Габдуллин.

Авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов та авыл халкын гыйбадәт йорты ачылу белән тәбрикләде.

Ир-атлар тезелешеп, тәкъбир әйтеп, мәчет эченә уза, бергәләп өйлә намазы укыла.

Мәчет ачылу тантанасына җыелган, ераклардан килгән туералылар белән аралашабыз. Менә мәчетле булдылар, хәзер инде шулай җыелышып, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә шушы яшел түбәле, манаралы гүзәл йортка ешрак кайтырлар.

Мәчет бинасы авылның иң биек җиренә урнашкан, аның янында басып торганда ерактагы иген кырлары, урман полосалары шундый матур күренә. Күңелдә - якты бер канәгатьләнү хисе. Биредәге халыкның сөенече безнең җаннарга да күчте. Я, Раббым, илгә-көнгә иминлек, инсаннарга тәүфыйк-сәгадәт, иманлы гомер бир.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев