Догалар
Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога Иртән-иртүк тору яки кирәк булган сәгатьләрдә уяну өчен өч мәртәбә «Аятел-Көрси» укыганнан соң, өч мәртәбә «Кәүсәр» сүрәсе укылыр. Аның артыннан түбәндәге доганы укырга кирәк: «Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим. Лә тәэхузуһу синәтун үәлә нәум әллаһүммә сәһһир гайни үә нәввир кальби вәдфәгъ ганни кәсрәтән-нәүми үә гыйльзатәл-кальби». (Рәхмән һәм...
Иртән иртүк тору өчен укыла торган дога
Иртән-иртүк тору яки кирәк булган сәгатьләрдә уяну өчен өч мәртәбә «Аятел-Көрси» укыганнан соң, өч мәртәбә «Кәүсәр» сүрәсе укылыр. Аның артыннан түбәндәге доганы укырга кирәк:
«Бисмилләһир-рәхмәнир-рәхим. Лә тәэхузуһу синәтун үәлә нәум әллаһүммә сәһһир гайни үә нәввир кальби вәдфәгъ ганни кәсрәтән-нәүми үә гыйльзатәл-кальби».
(Рәхмән һәм Рәхим булган Аллаһының исеме белән. Аны йокы да, йокымсырау да алмый. Аллаһым! Күзләремне уят, йөрәгемне, күңелемне яктырт, миңа йокыны күп бирмә, гафләттән коткар. Аллаһым!)
Өйгә кергәндә укыла торган дога
«Әллаһүммә инни әс әлүкә хайраль-мәуләҗи үә хайраль-махраҗ. Бисмилләһи үә ләҗнә үә бисмиллә-һи хараҗна үә галәллаһи раббәна тәвәккәлнә».
Түрәләр янына барганда укыла торган догалар
Мөрәҗәгать яки гариза белән түрә каршына барганда биш я җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» укылганнан соң шушы дога укылыр:
«Лә иләһә илләллаһуль-халимуль-хаким. Сөбхәнә раббис-сәмаватис сәбгый үә раббиль-гаршил-газыйм. Лә иләһә иллә әнтә газзә жарукә үә җәллә сәнәук».
(Хәлим үә Хәким иясе булган Аллаһыдан башка тәңре юктыр. Җиде күкнең һәм бөек тәхетнең иясе - Раббымны тәсбих итәмен. Синнән башка тәңре юктыр. Ялварулар һәм мактаулар Сиңадыр) («әл-Әз-кәр» сүрәсе, 114нче аять).
Башка бер дога:
«Лә иләһә илләллаһуль-халимуль-кәрим. Сөбхәнәллаһи раббие сәмаватис-сәбгый үә раббиль-гаршил газыйм, үәл-хамду лилләһи раббил-галәмин.
Инни әгузү бикә мин шәрри гыйбадик».
(Хәлим үә Кәрим булган Аллаһыдан башка тәңре юктыр. Җиде күкнең һәм бөек тәхетнең хуҗасы булган Аллаһыны пакьлим. Мактау - галәмнәрнең Рабыбысы булган Аллаһыга. Шөбһәсез, колларыңның начарлыгыннан Сиңа сыенамын).
Мунчадан чыкканда укыла торган дога
«Әлхәмдүлилләһил-ләзи әзһәбә ганнил-әзә үә гафани».
(Миннән җәфаны алып, саулык һәм сәламәтлек биргән Аллаһыга мактау булсын!)
Күз тиюгә каршы укыла торган догалар
Күз тиюдән «Фатыйха» һәм «Аятел-Көрси» аятьләреннән соң шушы аятьләр укылыр:
«Үә ин йәкәдуль-ләзинә кәфәру ләйузликунәкә биәбсариһим ләмма сәмигуз-зикра үә йәкулунә ин-нәһү ләмәҗнун. Үә ма һүвә иллә зикрул лилгаләмин».
(Дөрестән дә, көферләр, сиңа булган дошманлыкларыннан Коръәнне ишеткәндә сиңа киләләр, начар карашлары белән сиңа зарар китерергә телиләр. «Ул бер мәҗнүн», - дип әйтәләр. Хәлбуки, Коръән - галәмнәр өчен бер үгет-нәсыйхәттер) («әл-Кәләм» сүрәсе, 51-52нче аятьләр).
Ошбу аятьләрне укыганнан соң:
«Әгузү бикәлимәтил-ләһит-таммәти мин күлли шәйтанин үә һаммәтин үә мин күлли гайнин ламмәтин
(Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын)», - дип әйтелә.
Сәдака биргәч укыла торган дога
«Раббәна тәкаббәл миннә иннәкә әнтәс-сәмигуль-галим».
(Әй Раббыбыз! Бездән кабул ит, чөнки Син Ишетүче һәм Белүчесең.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев