Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Ураза гаете вәгазе

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.  Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи  раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә  расүүлинә Мүхәммәдин саллаллаһу галйһи  вассәләм үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгиин.

Җир-күкләрне яралтып, яңгырлар яудырып, шуның белән безгә барлык җимешләрен дә ризык итеп тәкъдим кылган, безне төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә хәмед һәм сәнәләр, барча мактауларыбыз, олугълауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак илчесе, бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догалары булса иде. 
Тәннәребезне арулап, пакъ киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Гает фитыр намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! 
Хөрмәтле мөселманнар! Гает фитыр, ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.
Ураза бәйрәме – бик шатлыклы, сөенечле көн. Ни өчен Ураза Гаете сөенечле көн соң? Дөреслектә, Гает көнендә бер Аллаһы Тәгаләгә генә шөкер кылабыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызга, укыган намазларыбызга, кылган изгелекләребезгә шатланабыз һәм кабул булуына өметләнәбез. 
Әлхәмдүлилләһ, ай буенча ураза тоттык, тәравих намазларын үтәдек, шуның белән бергә дуслык һәм шатлык мәҗлесләре – ифтарда катнашып авыз ачтык, хәләл ризыклардан авыз иттек. Ул мәҗлесләребездә һәр көн Коръән Кәрим аятьләрен тыңлап, тәэсирле вәгазьләр ишетеп күңелләребезне тынычландырдык, иманнарыбызны ныгыттык. 
Гает бәйрәменең әһәмияте турында тагын бер тукталып үтәсем килә. Рамазан гаете – Ислам динендә булган 3 бәйрәмнең берсе. Беренче бәйрәм – Ураза бәйрәме, икенчесе – Корбан бәйрәме, өченчесе исә – атна саен килә торган җомга көне.
Бәйрәм – шатлык, сөенеч мәгънәсе белән килә. Тагын сорау туа: без бу мөбарәк бәйрәмебезне шатлык һәм сөенеч белән үткәрәбезме соң? Без ул бәйрәмнәрне чын бәйрәм итеп уздырабызмы икән?
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең хәдисендә болай ди: «Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, бер-берегезне сөярсез», – ди. Бүләк бирешү өчен изге ураза гаете көне иң яхшы форсат түгелмени? Бәйрәм көннәрендә, бигрәк тә балаларыбызны шатландырырга тырышырга тиешбез, чөнки шул бәйрәмнәр яшүсмерләрнең күңелләрендә күркәм тәэсир калдырачак, алар динебезне сөеп, яратып, хөрмәт итеп үсәчәкләр һәм шушы бәйрәмнәрдә булган матур мизгелләр алар күңелендә мәңгегә калачак.
Газиз туганнар! Мөбарәк Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. 
Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһы Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде, җәмәгать! 
 Яшь чагында кеше дөньядагы булган байлыклар артыннан куып, намаз укырга вакытым юк ди, ә картлык көнендә исә хәтерем дә начар, буыннарым да авырта, дигән акланулар табарга тырыша. Адәм баласының гомере кыска бит, күп эшләрне башкарып бетереп тә булмый...
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Бу дөньяда вакытлыча яшәп барыбыз да сыналабыз, үлем җитү белән киләсе дөньяга күчәбез. Ни кызганыч, адәм баласы күп вакытта үз Раббысын онытып, Аллаһка шөкрана кылуны кичектерә, дөнья һәм ахирәт бәхетеннән үзен мәхрүм итә. 
Нигъмәтләребез күп булсын, үзебез дөньяда һәм Ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, иң элек барына да канәгать булырга һәм шөкерана кылырга кирәк. Бу игелекле гамәлләребезгә Аллаһы Тәгалә мохтаҗ түгел. Иң әүвәл үзебез өчен, камиллегебез өчен шөкерана кылырга тиешбез. 
Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләрнең калебләре чиста, йөзләрендә иман нуры балкып тора. Алар үз тормышларыннан канәгать була беләләр, шул сәбәпле, Аллаһы Тәгалә аларның күңелләренә тынычлык бирә. Андый кешеләр мөлаем йөзле, күркәм сүзле булалар һәм беркайчан да зарланмыйлар. 
Газиз мөселманнар! Кадерле ата-аналарыбыз безнең дөньяга килүебезгә сәбәпче булганнар. Безне үстергәндә төрле авырлыкларга түзеп, күркәм тәрбия биргәннәр. Ата-аналарыбызның тырышлыкларын истә тотып, аларга карата һәрдаим игелекле, миһербанлы булырга тиешбез. 
Исән булсалар, ата-аналарыбызның хәлләрен белеп, ризалыгын, бәхиллеген алыйк. Әгәр үлгән булсалар, аларның каберләренә барып, кулларыбызны күтәреп: «Йә Раббым, ата-анамның гөнаһларын ярлыкап, аларга рәхмәтеңне ирештерсәң иде», – дип догалар кылыйк. 
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Һәрберебезнең дә янәшәбездә күршеләребез бар. Күршеләр белән тыныч-тату тору, аларга яхшылык, игелек кылу – мөселманнарның изге вазыйфасы. 
Динебезне бизәүче гадәтләребезнең берсе – пакълык. Хөрмәтле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Ислам пакълык өстендә төзелгән, шуңа күрә пакъланыгыз», – дигән. 
Әй мөселманнар! Бөтен эшләрегездә дә пакъ булыгыз. Тәннәрегез, киемнәрегез пакъ булган кебек ишегалларыгыз, урамнарыгыз, ашый-эчә торган савыт-сабаларыгыз һәркайсы пакъ булсын. Пакълек – сәламәтлекнең башы.
Мөхтәрәм җәмәгать! Тәне, киемнәре пакъ булган кебек чын мөселманның күңеле дә пакъ булырга тиеш. Кешеләрнең иң хәерлесе булырга тырышырга кирәк. Халкыбызның: «Таш атканга да аш ат», – сүзләрен истән чыгармыйк. 
Мөхтәрәм мөселманнар! Әгәр туган-тумачаларыбыз, дусларыбыз, күрше-күләннәребез арасында шундый бәлагә юлыкканнарны күрсәгез, булдыра алганча, аларга ярдәм итәргә тырышыгыз, чөнки, шәригатебез кушканча, мөселманнар үзара тату, ярдәмләшеп яшәргә тиешләр. Аллаһы Раббыбыз әйткән: 
«Игелек итүдә, яман эш кылудан саклануда бер-берегезгә ярдәмләшегез. Гөнаһ кылуда, дошманлык эшләрендә ярдәмләшмәгез. Гөнаһлы булып, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аллаһның җәзасы бик тә хәтәр булыр» («Маидә» сүрәсе, 2нче аять).
Газиз дин кардәшләрем! Вәгаземне тәмамлап шуны әйтәм: Җәнабел Хак барчаларыбызга да тәүфикъ, һидаять бирсә иде. Дөнья һәм ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булган шушы начар гадәтләрдән ерак булып, аек булып, Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә, камил иман белән дөньядан үтәргә насыйп булса иде.

Фото Җәүдәт хәзрәт Харрас тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев