30 декабрь 2015 яңалыклары
-
Президент чыршысында 22 укучы катнашты
Быел башкалада үткән республика Яңа ел бәйрәменә район мәктәпләреннән 22 укучы барды. Алар уку алдынгылары, җәмәгать тормышында актив катнашучылар, спорт ярышларында җиңүчеләр, ятим балалар арасыннан сайланды. «Татнефть-Арена»ның Боз сараенда үткән әлеге чарада укучылар Яңа ел тамашасы карадылар, бәйрәм белән аларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, соңыннан балаларга Кыш бабай бүләкләре...
-
Яңа елга бүләк – яңа фатир
Бүген «Татарстан» совхозы поселогында 29 фатирлы яңа йорт куллануга тапшырылды. 9 фатир гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы кысаларында бирелде. Болар - «Татарстан» совхозы поселогының үзендә баракларда яшәүчеләр. 13 фатир районның торак шартларын яхшыртуга чиратта торган ятимнәргә бүленде. 7 фатир исә социаль ипотека программасында торучыларга бирелде. Хуҗалар ачкычларны бүген үк...
-
Кыш бабай белән Кар кызы бик рәхәтләнеп сабыйларга күчтәнәчләр таратты
Яңа ел - яңа өметләр, үзгәрешләр, яңа максатлар, хыяллар, могҗизалар вакыты. Кечкенә сабыйлар өчен әлеге чор бүләкләр, тәм-томнарга бай вакыт та әле. Моның шулай булуына мин «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан уздырылган «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясе вакытында тагын бер кат инандым.
-
Нәрсә генә юк?! Болан, шиншилла, мисыр тавыгы бар... маймыл гына асрамыйлар
Район терлекчеләре тәмамланып килүче 2015 елга нәтиҗәләр ясады. Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар катнашындагы очрашу семинар рәвешендә «Гигант» җәмгыятендә узды.
-
Төкле аягың белән, Яңа ел!
Яңа елга санаулы сәгатьләр, минутлар гына калып бара. Аны һәркем зур түземсезлек белән көтәдер, чөнки тоташ яллар, мул табыннар, туганнар белән очрашу - үзе бер куаныч. Яңа елны кем ничек каршылый? Шук Маймыл елыннан ниләр көтәләр? Бу сорауларга җавап эзләп, без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.