30 апрель 2019 яңалыклары
-
Янгынга каршы махсус режим кертелде
Соңгы арада районда янгын очраклары саны ешая бара. Әйтик, 26 апрельдә бер көндә дүрт очрак теркәлде. «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә ике мунча, «Транспортник»та йорт янды. Кырныш авылында үләнгә ут капты, ялкын ихатадагы төзелеш объектына да үрләде. Электр төзексезлеге аркасында Иске Җирекле авылында да мунча янды.
-
Май аена намаз вакытлары
Май аена намаз вакытлары
-
Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак
Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.
-
Өлкәннәргә – «медицина десанты»
«Ветераннарыбызга карыйм да, өлкән буын өчен горурлык һәм соклану хисләре кичерәм. Дәһшәтле сугыш елларын үткәннәр, күпне күргәннәр, шуңа карамастан рухи күтәренкелекне, юмор хисен саклап кала алганнар», – ди сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мәүҗитова.
-
Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк
Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.
-
Биредә урман булачак
Тукайлылар табигатьне саклау буенча республика күләмендәге «Бердәм урман утырту» акциясендә катнаштылар. Шимбә көнне Кече Шилнә авылы янында урнашкан Татарстан участок урманчылыгының 130нчы кварталына барлыгы 70кә якын кеше җыелды. Акциядә Кече Шилнә мәктәбенең 7-8нче сыйныф укучылары, авыл халкы катнашты. Калмаш авылыннан һәм Яр Чаллыдан килүчеләр дә бар иде. Бу көнне барлыгы ярты гектар мәйданда 1000гә якын ылыслы агач утыртылды.
-
Митингка чыгабыз
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан 1 майда бәйрәм митингы оештырыла. Быел әлеге чара Яр Чаллы шәһәре белән берлектә уза.
-
Чәчү темплары бераз кимеде
Ял көннәрендә яуган явым-төшемнәр чәчү темпларын киметте. Көн бераз җилләгәч игенчеләргә кырга чыгу мөмкинлеге туды.
-
Бабайлар әйткән : “Кечегә шәфкать итеп юл бир,олыга хөрмәт итеп кул бир”,- дигәннәр
Һава торышы.