29 апрель 2015 яңалыклары
-
Район игенчеләре язгы кыр эшләренә ныклап алыну мөмкинлеген сәгатьләп көтә
Кичә, район башлыгы Васил Хаҗиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә хуҗалыкларга чыгып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Җитәкчеләр «Камский» җитештерү кооперативы, «Ярыш», «Гигант», «Алмаз», «Кама-Бекон», «Вилданов» һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларын карадылар. Бүгенге көндә әйтеп үтелгән хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне...
-
Билгеләнүләр
«Тукай җылылык һәм газ» оешмасын җитәкләгән Вахит Насыйбуллин лаеклы ялга китү сәбәпле, аның урынына моңа кадәр «Тукай азык-төлек корпорация»сендә директор булып эшләгән Мөсәнниф Ханов билгеләнде. Атналык киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова Вахит Шәриф улына күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, район башлыгының Мактау кәгазен тапшырды. «Тукай азык-төлек корпорация»сендә директор...
-
“Иң матур пар” бәйгесе дәвам итә!
«Якты юл» газетасының сайтында "Иң матур пар" бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә анда 5 пар катнаша. Алар төрле авыллардан, төрле яшьтә, әмма барысы да бик сөйкемле һәм игътибарга лаек, өстәвенә, яхшы мәгънәдә бик тынгысыз кешеләр. Берничә атна дәвамында аларның исемлектәге тоткан урыны шактый үзгәрде. Әйтик, Әбүзәр һәм Айсылу Габдрахмановлар, бәйгедә...
-
Минсәгыйть Шакиров: «Җирле хакимият кем белән идарә итүе турында белеп торырга тиеш»
Зәй шәһәрендә узган җирле үзидарә органнарының зона семинарында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров канун булдыру тәкъдиме белән чыкты. (Җирле үзидарәләрнең мондый вәкаләтләре бар). Бүгенге көндә җир, милекне сату кебек гамәлләр җирле хакимият органнарының бернинди кагылышыннан башка уза.
-
Районда яңа дуңгызчылык комплексы төзү планлаштырыла. Тик халык моңа каршы
Районның Казиле, Иске Абдул, Иректаң, Сәет, Сәмәкәй, Күгәш, Оргыды, Мерәс авылларыннан һәм «Ягодка», «Дубравушка» бакчачылык ширкәтләреннән ерак булмаган урында дуңгызчылык комплексы төзергә җыеналар. Төзелешнең заказчысы - бүгенге көндә Комсомолец җирлегендә эшләп килүче «Феникс» ит комбинаты. Югарыда саналган авылларда яшәүчеләр һәм бакчачылык ширкәтләрендә участок тотучылар биредә яңа дуңгызчылык комплексы төзелүгә кискен...
-
Шигырь бәйрәмендә балалар сәхнә тотты
Һәр ел саен апрель ахырында татар халкының үлмәс шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Быелгы кичә Боерган авылының яңа төзелгән мәдәният йортында үтте. Бина ул көнне шигырь яратучыларны үзенә шактый җыйган иде. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар арасыннан аеруча балаларның таланты сокландырды.
-
«Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы»нда бар Тукай районы катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыру максатыннан оешкан «Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары 20 апрельдән 27сенә кадәр «Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы» атналыгы уздырды. «Әлеге акциядән райондашлар да читтә калмады. Авыл җирлекләрендә бу атнада бик күп игелекле эшләр кылынды», - ди район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова.
-
Тукайлыларга чүп-чар яндыру тыела, хәтта үз ишегалдында да
Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру катгый тыела. Моны хәтта үз ишегалдыңда башкарырга да ярамый. Кагыйдә бозучыларны шактый зур күләмдә штрафлар көтә. Билгеле булганча, агымдагы ел янгыннарга шактый бай булды. Хакасиядәге янгын белән бәйле куркыныч вакыйгалар кемне генә битараф калдырды икән? Көннәр...